Милли тормыш һәм дин

19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә VII Бөтенроссня татар дин әһелләре форумы узды. Бу чараны чираттагы мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты оештырды. Оештыру комитетының чакыруы буенча форум эшендә башка делегатлар белән бергә безнең районнан да унбер кеше, мәчетләребезнең имам-хатыйблары — А.С.Ямалетдинов, И.Г.Рангулов, Г.Г.Усаев, Ф.М.Иманаев, М.МЗимасов, Ф.Г.Ижәев, Ш.М.Уртабаев, Р.С.Мостаев, С.Х.Батыров, М.Н.Мозафаров катнашты. Төркемне район администрациясе автомашинасында М.Г.Назаргулов хәвеф-хәтәрсез йөртеп алып кайтты.
Форумның секция утырышлары 19 майда, ә пленар утырышлар 20 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уздырылды. Җомга намазларын делегатлар икегә бүленеп Кол Шәриф һәм Мәрҗәни мәчетләрендә укыдылар. 21 май, шимбә көнендә, «Изге Болгар» җыенында катнаштык.
Быелгы форумның иң истәлекле мизгеле, һичсүзсез, Болгар Ислам академиясенең нигезенә истәлекле капсула урнаштыру булды. Бу чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миң неханов, «Яңарыш» фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россиянең Баш мө фтие Шейх-уль-Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнаштылар һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Татар тарихчылары һәм галимнәренең әйтүенчә, Ислам Болгар җиренә Мөхәммәд (с.г.с.) заманнарында ук килә. Вакытында Болгарның үзенең дини мәктәбе — беренче Болгар университеты, «Белем йорты» булган. Әлеге уку йортына дөньяның төрле төбәкләреннән җыелганнар, ул халыкара дәрәҗәгә ия булган. Иншә Аллах, бу яңадан төзелүче Академия киләчәктә мөселман өммәтен традицион ислам кыйммәтләренә таянып берләшүне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Тагын да бер үзенчәлеге — әлеге Академия Мәскәү, Казан, Уфа кебек мөселманнар тупланып яшәгән үзәкләрдә түгел, ә безнең бабаларыбызның 922 елда Исламны рәсми төстә кабул иткән урынында төзелүе зур мәгънәгә ия һәм киләчәккә якты өметләр уята.
Бу тарихи вакыйгада катнашу бездә динебез, милләтебез өчен горурлык хисләре уятты. Оештыручылар видеороликта булачак Академиянең шәкертләр өчен уку классларын, мөгаллимнәр өчен яшәү урыннарын, ял итү урыннарын күрсәткәч, бу төзелешнең озакка сузылмаячагына ышаныч уянды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, булачак Академия әле яңа эшли башлаган «Ак мәчет» белән янәшәдә генә урнашачак.
VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар пленар утырышта һәм секцияләрдә Россия татарлары яшәешенең милли үсеше һәм дини тормышның актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Шул ук вакытта аерым террористик оешмаларның ислам дине исеменнән тараткан радикаль һәм экстремистик идеяләренең мөселман диненә каршы килүен һәм ислам дөньясына да, бөтен кешелеккә дә хәвеф, куркыныч тудыруын билгеләделәр.
Соңгы елларда яңа мәчетләр төзү, мәдрәсәләр ачылу, хаҗга баруны оештыру, хәләл ризык җ итештерү челтәрен киңәйтү һәм халкыбызның милли ихтыяҗларының канәгатьләндерелүе мө селманнарга һәм, гомумән, татар мәдәни оешмаларына да уңай яктан тәэсир ясавы турында сөенеп сө йләделәр. Бер үк вакытта тормышыбызда булган тискәре күренешләр һәм алардан котылу юлларын тәкъдим иткән чыгыш ясаучылар булды.
Шунысы да сөенечле хәл, елдан-ел форум эшендә катнашучылар саны да арта бара. Быел Россиянең 68 регионыннан 920 делегат катнашты. Шуларның иң өлкәненә 87 яшь булса, иң яшь дин әһеленә 20 генә яшь тулган. Делегатлар арасында дин дәресләре бирүче 52 хатын-кыз да бар иде.
Гомумән әйткәндә, форум татарларның бердәмлегенә, халыклар арасында татулык идеяләренә, ислам диненең традицион кыйммәтләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләребезгә дә тугрылык сакларга кирәклеге фикеренә басым ясады. Халкыбызның узган тарихы озын һәм бик бай. Ул тарихи еллар гыйбрәтле дә, бөек тә, әрнүле дә.
Бөек Болгар татар мөселманнары өчен изге җир. Без Бөек Болгар белән горурланабыз, сакланып калган тарихи һәйкәлләргә сокланабыз. Соңгы елларда башкарылган олы хезмәтләр, төзелеш эшләре ө чен сөенәбез. Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясенең гамәлгә куелуын күрәбез.
Форум делегатлары оештыручылар эшеннән бик канәгать булып, рәхмәт сүзләрен әйтеп, киләсе елда да күрешергә насыйп булсын дип саубуллаштылар.
Марат хаҗи МОЗАФАРОВ, Барда Мөхтәсибәте
имам-мөхтәсибе, имам-ахун.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *