hөнәри үсеш юлында

 
Инде хәбәр иткәнебезПрошел муниципальный этап конкурса «Учитель года-2017»чә, 2-3 март көннәрендә “Мәктәпкәчә белем бирү педагогы“, “Гомуми белем бирү укытучысы“, “Социаль педагог“ hәм “Яшь педагог“ номинацияләрен эченә алган “Ел укытучысы-2017“ конкурсының муниципаль этабы булып узды.
Бу традицион конкурсның максаты, hәр елдагыча, талантлы педагогларны ачыклау, аларның педагогик эшчәнлеген хуплау, hөнәри үсешләренә ярдәм итүдән гыйбарәт иде. Бәйге барышында максатка тулысынча ирешелде.
Биредә 4 балалар бакчасы тәрбиячесе, 3 укытучы-логопед, 1 педагог-психолог, 1 социаль педагог, 1 класстан тыш эшләрне оештыручы педагог, 4 өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогы, 11 гомуми белем бирү укытучысы hәм
7 яшь педагог катнашты. Алар ике көн дәвамында кызыклы, югары дәрәҗәдәге дәресләр бирделәр, педагогик осталыкларын күрсәттеләр. hәр дәрес шуның белән истә калды: монда hәр укучы эшли, иҗади фикер йөртә, тормыштан конкрет мисаллар китерә. Тормыштагы теге яки бу вакыйгага карата үз күзаллавын дәлилләп бирә белә. Димәк, укытучы hөнәри осталыгы белән укучыны дәрес темасын үзләштерүгә, эшкә җәлеп итә алды. Ул бу эштә видеороликлардан hәм кулланма җиhазлардан урынлы hәм оста файдаланды.
Дәресләрдән соң, конкурс положениесендә каралганча, hәр конкурсант мәртәбәле жюри hәм укытучылар алдында 15 минутлык мастер-класслар да бирде. hәр номинация буенча үз жюри составы булып, конкурс азагында алар конкурсантлар эшенә тирән анализ ясадылар, урыннар билгеләделәр.
Бәйгене ябуның тантаналы церемониясе икенче санлы Барда урта мәктәбенең актлар залында узды. Биредә район администрациясе башлыгының беренче урынбасары
Т.В. Балтаева, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, барлык конкурсантлар, алар эшләгән учреждение җитәкчеләре hәм башкалар катнашты.
Беренче булып сүз алган Татьяна Владимировна:
— Мондый бәйге инде 20 елдан күбрәк үткәрелә. Бу – бик статуслы конкурс, ел саен яңа талантлар ача. Бу юлы да алга таба үсү өчен күпләргә зур этәргеч булачак. hәрбер конкурсантны ихлас күңелдән котлыйм, иҗади хезмәтегездә уңышлар телим, — диде.
Шуннан соң сүз җиңүчеләрне ачыклау, аларны котлау hәм бүләкләү өчен жюри җитәкчеләренә бирелде.
Иң беренче сәхнә түренә “Мәктәпкәчә белем бирү педагогы“ номинациясендә чыгыш ясаган балалар бакчасы тәрбиячеләре күтәрелде. Биредә 4 конкурсант арасыннан икенче санлы Барда урта мәктәбенең структур бүлекчәсе — “Солнышко“ балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Габдрәхим кызы Кариева җиңүче булып танылды.
“Гомуми белем бирү укытучысы“ номинациясендә Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясенең инглиз теле укытучысы Салават Дамир улы Абраков җиңү яулады.
“Социаль педагог“ номинациясендә икенче санлы Барда урта мәктәбе педагог-психологы Любовь Леонидовна Нурсубина җиңеп чыкты.
“Яшь педагог“ номинациясендә катнашкан 7 укытучының hәрберсе шулай ук бик матур дәресләр бирде. Биредә, жюри карар иткәнчә, беренче урын яки лаеклы җиңү
Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясе укытучысы Алина Даян кызы Таhировага елмайды.
Тантанада барлык конкурсантларга сертификатлар, беренче, икенче, өченче урыннар алучыларга грамоталар hәм бүләкләр бирелде. Аларны шулай ук дуслары, коллегалары котлады, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның җәмәгать кабул итү җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева да иң җылы котлауларын җиткерде hәм конкурста катнашкан өченче санлы Барда балалар бакчасы тәрбиячесе Резеда Рафикъ кызы Тляшевага hәм икенче санлы Барда урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Габдрәшит кызы Уразаевага кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.
Мәгариф идарәсе начальнигы Илдар Әсхәт улы Тляшев конкурсантларны котлап:
— Сезнең hәрберегез җиңүче, чөнки сез иң элек үзегезне җиңеп чыктыгыз, куркып тормадыгыз, hәммәгезне ихлас күңелдән котлыйм, — диде.
Илдар Әсхәт улы быелгы бәйгедә жюри составында эшләгән
4 укучыны район мәгариф идарәсенең сертификаты hәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шундый ук рәхмәт хатларына конкурсны оештыруда зур тырышлык куйган hәм ярдәм иткән Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясе, икенче санлы Барда урта мәктәбе директорлары, район үзәгенең өченче hәм дүртенче санлы балалар бакчалары җитәкчеләре, икенче санлы Барда урта мәктәбе коллективының берничә хезмәткәре лаек булды.
Йомгаклау өлешенең иң кульминацион мизгелләре булып конкурсның абсолют җиңүчесен билгеләү торды. Бу исемгә лаек булу өчен 4 номинациянең дә җиңүчеләренә үз программалары белән чыгыш ясарга, үзләрен иң яхшы педагог итеп күрсәтергә туры килде. Барысының да чыгышлары оригиналь иде. Алар “Педагог вчера, сегодня, завтра“ дигән теманы яктыртып үзләре кулланган эш алымнары, яңа фикерләре белән уртаклаштылар, киләчәк планнары белән дә таныштырдылар.
Мәртәбәле жюри, hәрберсен игътибар белән тыңлап hәм үзара киңәшеп, үз билгеләмәсен чыгарды: абсолют җиңүче итеп Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясенең инглиз теле укытучысы Салават Дамир улы Абраковны күрсәтте.
“Ел укытучысы-2017“ тәмам. Биредә бирелгән уникаль дәресләр, заманча укыту алымнары hәр педагог эшендә эзсез калмас, аларның алга таба үсешенә стимул булыр, дип ышанабыз.
Идият ӘШИРОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *