Еллар узганын сизмичә

Прошедших лет не замечая
Халыкара өлкәннәр көнендә, ягъни 1 октябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә зур чара уздырылды. Район мәдәният идарәсе, сугыш hәм хезмәт ветераннары советы “Актив буын – яңа мөмкинлекләр“ социаль проекты кысаларында ветераннар арасында үзешчән халык hәм декоратив-кулланма иҗат фестиваль-конкурсы үткәрде.
Мәдәният hәм ял үзәге бу көнне шаулап-гөрләп торды. Районның төрле авылларыннан килгән коллективлар үзләренең осталыкларын тамашачыга тәкъдим итте. Ә без исә чираттагы тапкыр рухи ял алдык hәм җирле талантларыбыз өчен горурлану хисләре тойдык.
Табигатьтә күзәтелгән муллык чорының гадәти бер көнендә без өлкәннәребезне бәйрәм уңаеннан тәбриклибез, изге теләкләр телибез. Юк, гади генә түгелдер ул көн – ихластан яңгыраган мөhим сүзләр, үзеңнең кадереңне hәм кирәклегеңне тою, күңелдә балкыган якты өмет хисләре… Безгә тормыш hәм яшәеш бүләк иткән өлкән буын вәкилләренә олы хөрмәтебезне җиткерәбез икән – бу көн чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә ул.
Барда мәдәният hәм ял үзәгендә чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән муниципаль район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева, район Земство Җыелышы рәисе урынбасары И.Р. Вахитов, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, депутат В.А. Сухихның кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, 23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченконың ярдәмчесе С.О. Казаков, Барда авыл поселениесе Депутатлар советы рәисе Д.М. Юсуфкулов, район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов мөрәҗәгать иттеләр.
— Хөрмәтле өлкәннәребез! Иң җылы, иң изге теләкләребез сезгә адреслана. Сез авырлыкларны кичергән, барысын сабыр гына үткәргән буын. Хезмәттәге уңышларыгыз, акыл hәм тирән тәҗрибәгез безгә үрнәк булып тора. Барысы өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән котлап ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, шатлык-куанычлар, якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез,- диделәр алар. Ихтирамга лаек hәм актив затларга бүләкләр hәм рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Чараның рәсми өлеше тәмамлануга иң беренче сәхнәгә Байавылдан “Асылъяр“ вокаль ансамбле чыкты, ул тамашачыларга “Алларын алга манам“ җырын бүләк итте. Аларны Сүҗде авылыннан “Күгәрчен“ фольклор бию ансамбле алмаштырды. “Табак“ биюен халык кызыксынып күзәтте, үзенчәлекле аяк киемнәре, hәм биюләре белән алар башкалардан аерылып тордылар. Сөҗән авылыннан Сатирә Галиева укыган “Кил син тәүбәгә“ мөнәҗәте безне тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Бу кичтә сәхнәдә гармунчыларыбыз Мәүлит Мөэминов, Әхнәф Булатов, Рамил Батыркаев, Нургали Минкин, Фаиз Максеев, Рәшит Маматов берсен-берсе уздырып уйнады. Төнгүк авылыннан “Тамчы гөл“ бию ансамбле “Җитен биюе“ белән чын фольклор үрнәген күрсәтте. Барда мәдәният hәм ял үзәге вокал номинациясендә ике номер тәкъдим итте: “Өмет“ хор коллективы hәм “Яшьлегем хисләре“ вокаль квартеты чыгышлары. Түбәнавылдан “Тугызак“, Үдиктән “Агым су“ вокаль ансамбльләре, Төнгүктән “Сүнмәс моң“ вокаль-инструменталь квартеты чыгышлары да искиткеч булды.
Ир-атлар арасында халык җырын аерым башкаручылар кемнәр булды соң? Үдиктән Наил Искәндәров Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану“ драмасыннан Хәлил җырын, Байвылдан Шамил Юлаев “Имәннәр шаулый“, Бардадан Мәүлит Мөэминов “Яшьлегем эзләре“, Сараштан Рамил Батыркаев “Авыл көе“, Яңавылдан Әмирҗан Уразманов “Моңлану“ җырларын, Төнгүктән Рәфхәт Кучукбаев hәм Рәшит Маматов “Кама буе туган як“ hәм “Матур яшисе иде“ җырлары белән чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында Бардадан Ралия Балтаева “Җидегән чишмә“, Төнгүктән Сүрия Мөхәммәтова “Гомерләрне үлмәс җыр итәек“, Байавылдан Зөлхәбирә Мансурова “Авыл киче“, Яңавылдан Рәмизә Муллаәхмәтова hәм Таhирә Шарыгина “Сарман буйларында“ hәм “Гөлҗамал“ җырларын башкардылар. Күчтәнтидән апалы-сеңелле Фәйрүзә hәм Дәhия Хисмәтуллиналар үзләрен вокаль дуэт буларак тәкъдим итте.

Халык көйләре, халык җырлары әй үзәкләрне өзәрлек дәрәҗәдә моңлы hәм матур да инде, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора! Залдагы тамашачылар җырчыларыбызны уй-хисләргә бирелеп тыңлады.
Нәфис сүз осталары — Байавылдан Гөлмәрьям Минкина, Төнгүктән Тәрҗимә Кузаева, Әрҗәннән Фәзимә Сәвәләева hәм Үдиктән Гүзәлия Иртуганова тирән мәгънәгә ия юллар укыдылар. Бу көнне сәхнәдә туган якны, илне ярату hәм саклау, яшьлек, хезмәт, тормыш, дуслык, мәхәббәт темалары күтәрелде.
Мәдәният hәм ял үзәге фойесында декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе оештырылган иде. Анда күз явын алырлык хезмәт үрнәкләре булды. Бу бәйгедә 17 кеше катнашып, алар барысы да сәхнә түренә чакырылды.
Район администрациясенең мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Халитова бәйрәм уңаеннан өлкәннәрне тәбрикләде hәм фестиваль-конкурска нәтиҗә ясады. Җиңүчеләргә, катнашучыларның hәркайсына бүләкләр hәм дипломнар тапшырылды.
Жюри әгъзалары фикеренчә, вокаль ансамбльләр арасында Түбәнавылдан “Тугызак“ ансамбле (җитәкчесе Айсылу Аптукова) hәм Барда мәдәният hәм ял үзәгенең “Яшьлегем хисләре“ квартеты (җитәкчесе Әлфия Якупова) җиңүче дип табылды. Ир-атлар арасында халык җырын башкаруда Төнгүктән Рәшит Маматов, хатын-кызлар арасында Байавылдан Зөлхәбирә Мансурова җиңү яуладылар. Күчтәнтидән Фәйрүзә hәм Дәhия Хисмәтуллиналар дуэты махсус призга лаек булды.
Хореография жанрында, ягъни) бию коллективлары арасында Сүҗдедән “Күгәрчен“ (җитәкчесе Гөлчәчәк Зөбәерова) hәм Төнгүктән “Тамчы гөл“ (җитәкчесе Нурания Мукаева) коллективлары җиңүчеләр дип игълан ителде.
Инструменталь көй номинациясендә Сараштан Рамил Батыркаев, Төнгүктән “Сүнмәс моң“ вокаль-инструменталь квартеты (җитәкчесе Фаиз Максеев) чыгышлары билгеләнде.
Нәфис сүз номинациясендә Мәрзия Фәйзуллинаның “Тапшырылмаган хатлар“ поэмасыннан өзек белән Үдиктән Гүзәлия Иртугановага тиңнәр булмады. Зал тулы халык аның тәэсирле hәм сәнгатьле сөйләвен тын да алмыйча күз яшьләре аша тыңлады. Шулай ук Сөҗәннән Сатирә Галиева да махсус призга ия булды.
Декоратив-кулланма сәнгать hәм халык hөнәрләре иҗат бәйгесендә Бөреҗледән Вәгыйз Мәликов, Озын Яланнан Гөлҗиhан Батыркаева, Бардадан Рәсимә Ижбулатова, Бакчавылдан Әнисә Балтаева эшләре иң югары бәя алды. Бардадан Дилбәр Камакаевага махсус приз тапшырылды.
Иҗат фестиваль-конкурсы әнә шулай бәйрәм рухында узды. Киләсе елларда мондый чаралар тагын да үткәрелсен, халык күбрәк катнашсын диясе килә.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *