Һәр эшнең үз вакыты

ЕШ ЯУГАН яңгырлар бераз тоткарлады — район хуҗ алыкларында терлек азыгы әзерләүгә узган атна азагында гына керештеләр. Кичәге көнгә «Новая жизнъ» СПКсында 130, «Триумф «, «Искир», «Мир» ОООларында тиңдәшлечә 45, 42 һәм 12 тонна печән әзерләнде, коры печән прессланып, рулоннарның күпчелеге фермалар янына ташып алынды. «Триумф»та 600 тонна сенаж, «Новая жизнъ»да 750 тонна силос запасы да булдырылды. Ә С.Г. Балтаева һәм И.М. Рәхмәтуллин крестъян-фермер хуҗалыклары 20 һәм 5 тонна печән әзерләделәр.
Әле эшнең башы гына, шуңа күрсәткечләр тыйнаграк. Район буенча кышка 6556 тонна печән, 3300 тонна силос һәм 6300 тонна сенаж запасы әзерләү билгеләнә. Һәм моңа ирешү өчен һәр аяз көнне җитештерүчән файдалану мөһим бурыч булып тора. Кайбер хуҗ алыклар әле хәтта үләннәрне чабуга керешмәделәр, ә бу эш белән соңару сыйфатлы азык әзерләүдә тискәре чагыла. «Яшел урак»ны оешкан төстә башкаруга терлекләрне кышлату дәрәҗәсе бәйле булачак.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *