Балаларны туган тел hәм милли мәдәният мохитендә тәрбияләү

Коллектив учителей гимназии 2018
Бала мәктәптә үз тормышының яртысын булмаса да, өчтән берен үткәрә, шуңа күрә hәр мәктәп коллективы уку учреждениесен балалар өчен икенче йортка әверелдерергә омтыла. Бу йортка аерым атмосфера, укучыларның сәләтләрен үстерү өчен уңайлы белем бирү хас. Быел менә шундый йортка – Барда гимназиясенә 25 ел тула.
Районда гимназия булдыру идеясе район мәгариф бүлеге халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү бурычын куйган 90нчы еллар башында барлыкка килә. Бу мәсьәләне хәл итү буенча район администрациясе башлыгының урынбасары С.Н. Назин, мәгариф бүлеге мөдире
Н.Г. Бакунов hәм Барда урта мәктәбе директоры Ю.Ә. Нураев максатчан эш алып бара. Район администрациясе карары нигезендә 1993 елда Барда башлангыч hәм урта мәктәпләре үзгәртеп корыла hәм милли мәктәп-гимназия моделен ясау буенча тәҗрибә-сынау мәйданчыгы статусы белән 1 санлы мәктәп hәм аерым 2 санлы Барда урта мәктәбе барлыкка килә. Яңа мәктәпнең төп бурычы социаль заказны үтәү белән бәйле була: районны үз кадрлары белән тәэмин итү hәм киләчәктә төбәкнең икътисадын үстерә алырлык интеллектуаль элита тәрбияләү. Шушы вакыттан укучыларны югары дәрәҗәдә укыту hәм үстерү өчен шартлар булдыру буенча зур hәм эзлекле эш башлана.
1993 елда яңа ачылган
1 санлы Барда урта мәктәбенең беренче директоры
Ю.Ә. Нураев була. Юрий Әхмәр улы яңа мәктәптә белем бирү заманча булырга тиешлеген аңлый. Шушы максат белән ул махсус белгеч укыта hәм ул вакытка гадәти булмаган “Икътисад” фәнен кертә, Пермьнән гимназиягә рефлексия-проект семинарларын уздыру өчен галимнәр hәм белгечләр чакыра. Аның инициативасы белән бирегә чыгарылыш класс укучыларын әзерләү hәм берләштерелгән керү имтиханнарын уздыру өчен Пермь югары уку йортларыннан преподавательләр килә. Яңа мәктәп “рухын” булдыруда да аның өлеше зур. Юрий Әхмәр улы Татарстан, Башкортостан республикаларының мәгариф, мәдәният учреждениеләре hәм оешмалары белән элемтә урнаштыра. Бу республикаларның милли гимназияләренә тәҗрибә уртаклашу буенча администрациянең, укытучыларның hәм укучыларның сәфәрләре оештырыла. Аның оста hәм зирәк җитәкчелеге астында гимназия үсә hәм ныгый.
1998 елдан гимназия үсеше икенче директор – гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре Н.Г. Исмәгыйлова җитәкчелегендә лаеклы дәвам итә.
Ул елларда белем бирү учреждениесенең миссиясе югары белем дәрәҗәсе белән беррәттән шәхеснең милли-мәдәни үзбилгеләнешен тәэмин итү иде. Гимназия ике теллелек шартларында эшләде: рус hәм татар телләрендә hәм, асылда, милли гимназия иде. Шуңа күрә биредә беренче көннәрдән үк укучының милли үзаңын hәм рухи байлыгын, татар hәм башкорт телләренә шәхси мөhим мөнәсәбәт формалаштыру буенча максатчан эш башлана. 2003 елда “Барда гимназиясендә белем бирү системасының милли-төбәк компоненты” максатчан программасы эшләнә hәм уңышлы тормышка ашырыла. Балаларны милли мәдәнияткә тарту дәресләрдә, факультативларда, махсус курсларда, түгәрәкләрдә hәм тәрбия эшләрендә алып барыла. Гимназистлар халык мәдәниятен татар теле hәм әдәбияты, Кама буе тарихы, татар hәм башкорт халыклары тарихы дәресләрендә өйрәнә. Дистә еллар дәвамында бу эшне татар теле hәм әдәбияты укытучылары Фәимә Нургали кызы Рангулова, Лилия Илсур кызы Мусина hәм Эрвин Вахит улы Әхмәтнуров алып бара.
Эзлекле эш үз нәтиҗәләрен бирә: 2001 елда тәҗрибә-сынау мәйданчыгы статусы белән мәктәп уңышлы аттестация үтеп гимназия статусын ала, ә 2006 hәм 2011 елларда аны раслый. 2008 елда “Рәсәй мәктәбе-2008“ конкурсында гимназия лауреат була hәм аңа “Академик мәктәп” исеме бирелә, ә 2010 елда ул — “Бердәм дәүләт имтиханнарының мәҗбүри предметлары буенча урта балл” күрсәткечләре буенча Пермь краеның беренче өч белем бирү учреждениеләре арасында була.
Балаларның төрле мәдәният тарихын өйрәнүенең дәвамы гимназистларның Пермь краеның күп милләтле мәдәни киңлеген үзләштерү булды. 2006 елда гимназия белем бирүнең этномәдәни компоненты белән белем бирү учреждениеләренең балалар hәм үсмерләр коллективлары өчен I “Дуслык” төбәк фестивале оештыруның hәм уздыруның инициаторы була. Шулай ук үзара мәдәни хезмәттәшлек чикләре 2011, 2012, 2013 hәм 2015 елларда халыкара Рәсәй-Германия проектлары тормышка ашу ярдәмендә киңәя. Алар гимназияне тәмамлаган Айгөл Назина – ул вакытта халыкара яшьләр проектлары координаторы, немец теле укытучылары Н.И. Мухайлова hәм Н.Г. Исмәгыйлова ярдәмендә ниятләнде hәм тормышка ашырылды. Бу проектлар кысаларында гимназистлар hәм Веймар шәhәре мәктәпләре укучылары ике илнең дин hәм мәдәният учреждениеләрендә булды, семинарларда hәм түгәрәк өстәлләрдә милли мәдәниятне саклау проблемалары турында фикер алышты. Проектлар гимназия уку процессына икенче чит тел — немец телен кертүгә ярдәм итте.
Гимназия тормышында яңа бина төзү hәм 2010 елда монда күчү мөhим вакыйга булды. Директор көче белән уңайлы шартлар тудырылды, “Газпром — балаларга” проекты средстволарына спорт мәйданчыгы төзелде, тренажер залы, җәйге класс-беседка, ике теплица җиhазландырылды, алма бакчасы утыртылды hәм гимназия территориясе төзекләндерелде.
Нурия Габдрахман кызы инициативасы ярдәмендә мәктәп тормышында тагын бер истәлекле вакыйга булып узды: 2016 елда гимназиягә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелде.
2014 елда “Рәсәйнең иң яхшы мәктәпләре” рейтингы нәтиҗәләре буенча гимназия чыгарылыш класс укучыларын әзерләүдә югары дәрәҗә тәэмин итүче 200 авыл белем бирү оешмалары рәтенә керде. 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча гимназия Рәсәйнең 300 иң яхшы авыл мәктәпләре арасына керде. Монда гимназия администрациясенең hәм укытучылар командасының зур хезмәте чагыла. Алар — белем бирү процессында иң яңа технологияләр кулланырга омтылучы, hәрчак укытуның нәтиҗәле алымнарын эзләүче үз эшенең осталары.
Гимназиядә 55 укытучы эшли, аларның берсе Атказанган укытучы – Дилә Нәҗмулла кызы Монасыйпова.
“Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында иң яхшы укытучылар арасындагы конкурсның федераль дәрәҗәсендәге 8 җиңүчесе; 3 педагог “РФнең халык мәгарифе отличнигы” билгесе, 12 педагог “РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” медале белән бүләкләнгән, 4 педагог “Ел укытучысы” конкурсының край этабы, 15 педагог муниципаль этабы җиңүчесе hәм призеры.
Шулай ук татар теле hәм әдәбияты укытучысы Л.И. Мусина 2017 елда туган тел укытучыларының “Туган тел” Бөтенрәсәй осталык дәресләрендә икенче урын яулый, 2018 елда “Иң яхшы татар теле hәм әдәбият укытучысы” Бөтенрәсәй конкурсында номинацияләрнең берсендә җиңүче була, рус теле hәм әдәбияты укытучысы А.Ә. Киндяшева 2017 елда укытучыларның край предметара олимпиадасында “Мәгънәле уку“ номинациясендә җиңү яулый. Бу — укытучылар казанышларының тулы булмаган исемлеге.
Гимназияне инновация мәктәбе дип атарга тулы хокук бар: хәзерге вакытта ул укытуның төп баскычында ФГОС кертүне әзерләүне тәэмин итү буенча край апробация мәйданчыгы булып тора. Аның базасында край hәм район дәрәҗәсендә фәнни-гамәли конференцияләр hәм семинарлар уза. Гимназия укытучылары hәрчак инновация эшчәнлеге буенча төрле край фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша hәм чыгыш ясый. Белем бирү учреждениесенең уңыш нәтиҗәсе – фәнни озата бару.
Гимназиядә сәләтле балалар белән төрле юнәлешләрдә максатчан эш алып барыла. Сәнгать-музыкаль сәләтне үстерү өчен “Алтынай” бию ансамбле (җитәкчесе А.Р.Әмирова), ”Көмеш кыңгыраулар” җыр ансамбле (җитәкчесе
Г.Г. Хәлилова), “Чишмә” фольклор ансамбле (җитәкчесе
Г.С. Мәүлитова) эшли. hәр ел балалар бөтенрәсәй hәм региональ конкурсларда hәм фестивальләрдә катнаша, лауреатлар hәм җиңүчеләр була.
Спорт сәләтләрен үстерү өчен спорт секцияләре эшли. Тренерлар Ралис Мөгаллим улы Шәмсетдинов, Әлфия Рифат кызы Черникова, Рамазан Фәйзулла улы Имайкинның hәм аларның тәрбияләнүчеләренең хезмәт нәтиҗәләре баскетбол, волейбол hәм җиңел атлетика ярышларында гимназия спорт командаларының лидер позицияләрендә булу белән күрсәтелә.
Шулай ук кызыксынулар буенча клублар да эшли. Мәсәлән, интеллектуаль уеннар клубы (җитәкчесе А.Ә. Киндяшева). Өлкән класс укучылары командалары ике ел Казан шәhәрендә интеллектуаль уеннар буенча Халыкара кубокта катнашты.
“Гео” клубында география укытучысы Д.Н. Монасыйпова җитәкчелегендә балалар халык йолаларын hәм гореф-гадәтләрен өйрәнә. Шулай ук Дилә Нәҗмулла кызы мәктәптә “Этнос” отряды оештырды, аның әгъзалары укытучылары белән бергә мәгълүмат hәм борынгы әйберләр җыю максаты белән Барда, Октябрь, Березовский, Лысьва районнары авыллары буенча экспедицияләрдә булалар.
“Яшь патриотлар” клубы эшчәнлеге кысаларында (җитәкчеләре Э.В. Әхмәтнуров, Л.И. Мусина, Л.М. Мәүликаева) укучылар Җиңү мәйданы территориясен hәм hәйкәлләрне, район территориясендә каберлекләрне төзекләндерүдә актив катнашты. Ә “Биокомп” клубында (җитәкчесе Р.М. Кучукбаева) балалар туган як табигатен өйрәнә, экологик турслетлар оештыра.
2012 елда мәктәп этнография музее да ишекләрен ачты. Ул Д.Н. Монасыйпова җитәкчелегендә. Ул ярдәмчеләре белән бергә зур күпьяклы җыю, агарту, тикшерү эше алып бара.
Аның укучылары мәктәпкә дан китерә. Бүгенге көндә гимназиядә 718 укучы тәрбияләнә, бу еллар эчендә
мәктәпне 998 гимназист тәмамлады.1993 елдан башлап мәктәпне алтын медаль белән
35 укучы, көмеш белән
30 укучы тәмамлый. 2014 елдан кызыл диплом hәм “Укудагы аерым уңышлар өчен” медаль 16 укучы алды. Бердәм дәүләт имтиханнарында әдәбият буенча 2 укучы, рус теле буенча 1 укучы 100 балл алуга иреште.
hәр ел край hәм бөтенрәсәй дәрәҗәдәге предмет олимпиадалары hәм конкурслар җиңүчеләре hәм призерлары саны арта бара. Мәсәлән, сәләтле яшьләр арасындагы конкурс кысаларында Губернатор премиясенә 2 укучы ия булды, 2015-2017 елларда “Пермь крае горурлыгы” отличие билгесе белән 5 укучы бүләкләнде, соңгы өч елда
5 укучы татар теле hәм әдәбияты буенча халыкара hәм региональ олимпиадасы җиңүчеләре hәм призерлары булды.
Гимназия горурлыгы – аны тәмамлаган укучылар: алар — Барда районы иминлеге өчен эшләүче hәм үз тормышын, эшчәнлеген Пермь крае белән бәйләүче кешеләр.
Барчасына таныш hәм барыбыз да яраткан Татарстан hәм Башкортостан республикаларының атказанган артистлары – Гүзәл Уразова hәм Лилия Биктимерова, популяр актер hәм “Реальные пацаны” сериалы сценаристы – Станислав Тляшев.
Безнең укучыларыбыз чит илләрдә дә яши, икенче югары белем ала hәм фәнни эшләр яза: Венера Илкәева (Адамович) – Лондонда Сандерлленд университетында туризм буенча магистратура студенткасы (1997 елда тәмамлаучы), Альбина Юсуфкулова (Маурер) – Клостер Файльсдорф шәhәрендә (Германия) университет клиникасында акушер-гинеколог-онколог (1997 елда тәмамлаучы) булып эшли, Ләйсән Мәүликаева — Брно шәhәрендә (Чехия) Мендель университеты преподавателе hәм маркетинг кафедрасы докторанты (2006 елда тәмамлаучы), Юлия Байкиева (Ким) Сеул милли университетында (Көньяк Корея) инглиз hәм рус телле студентлар кураторы булып эшли (2008 елда тәмамлаучы).
Гимназия чыннан да укучылары өчен икенче йортка әверелде. hәрвакытта үткәрелүче гимназистларның яраткан чараларында бердәмлек, уңайлылык хисе туа. hәр яңа уку елы ”Гимназия көне“ бәйрәме белән башлана. Ул төрле формаларда: спорт бәйрәме, балалар сабантуе, дөнья халыклары фестивале рәвешендә үткәрелә. Ә инде уку елы ахырында балалар түземсезлек белән гадәттәге ”Минем уңышлар“ мәктәп бәйрәмендә нәтиҗәләр ясауны көтәләр. Биредә алар төрле юнәлешләр буенча ел нәтиҗәләре нигезендә грамоталар hәм призлар ала.
Бүген Барда гимназиясе милли традицияләрне саклый hәм үстерә, заман белән бергә бара. Гимназиянең чирек гасырлык тарихы мәктәп коллективын беркайчан да туктап калмаска, үсешнең яңа офыкларын ачудан курыкмаска hәм үз-үзеңә ышанырга өйрәтә.
Монда авылның киләчәк буыны – энтузиастлар, уйлап табучылар hәм яңалык яратучыларның яңа буыны тәрбияләнә. Безнең горурланырлык эшләребез, омтылырлык максатларыбыз бар.
Альбина КИНДЯШЕВА,
рус теле hәм әдәбияты укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *