Гражданнарны кабул итү

Марголина принимает граждан26 МАЙ, дүшәмбе көнне Пермь краенда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Т.И. Марголина үзәк район китапханәсендә гражданнарны кабул итте. Татьяна Ивановна узган елда да халык белән очрашып, гозерләрен тыңлаган иде.
Мөрәҗәгать итүчеләрне төрле проблемалар борчый: торак һәм ремонт эшләре, инвалидларга социаль ярдәм чаралары, төрле статуслар һәм ташламалар бирелү, пенсияләр белән тәэмин ителү, интернетка тоташу мөмкинлеге булмау, торак-коммуналь хуҗалыгы һ.б.
— Консультациягә килүчеләрне тормышчан сораулар борчый һәм алар чишелеш таләп итә. Халыкның азмөлкәтле катламы ярдәм көтә. Мәсәлән, янгынга таручыларның яшәр урыны юк. Бәлага таручыларга маневрлы фонд аша ярдәм итү оештырырга, аны киңәйтергә кирәк.
Җәйге айларда күпфатирлы йортларда кайнар су булмавы яшәүчеләрдә ризасызлык уята. Бу хәл инде өченче ел рәттән кабатлана икән. Иң кызганычы — кемнеңдер гаебе өчен гади халык иза чигә. Яшәүчеләр арасында яшь балалы аналар да булырга мөмкин. Мәсьәлә игътибар таләп итә. Халык жалоба белән дә килми, аңа консультация алу мөһим, — ди Т.И. Марголина.
Кабул итү барышында район прокуроры, пенсияләр белән тәэмин итү, Барда поселениесе администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы, үзәк район больницасыннан белгеч, җитәкчеләр катнашуы отышлы булды.
Халыкка шунсын да искәртәбез, агымдагы ел башыннан махсус проект буенча зкуре (скайп) аша кабул итү оештырылды. Бу хезмәт район китапханәсе аша тормышка ашырыла. Консультация алырга теләүчеләр видео элемтә чаралары ярдәмендә турыдан-туры кеше хокуклары буенча вәкиллек аппараты белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк китапханәдә торак-коммуналь, пенсия, хезмәт, җир һәм башка социаль-хокукый мәсьәләләр буенча Пермь гражданнар палатасы юристлары тарафыннан түләүсез кабул итү оештырылды.
Сораулары булган кешеләргә 2-23-44, 2-05-45 телефоннары аша мөрәҗәгать итеп, үзен борчыган проблема буенча җавап алу мө мкинлеге бар.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *