Тормыш сынауларын узып

ЯЗМАМ героеныӊ язмышы авыр hәм маҗаралы була. Үзе әйткәнчә, аныӊ сөйләгәннәрен китап итеп язарлык. Бер кешегә барысы да туры килгән бит.

Бүген исә җылы, җыйнак фатирында яши Татьяна Ивановна Скрябина, январь аенда 85 яшен тулган. Шактый өлкән булса да, барысы да исендә.

— Мин 1936 елда Антуфьево авыл Советына караган Верх-Ашап дигән рус авылында туганмын, хәзер ул юк инде. Миӊа 6, энемә 1,5 яшь чакта әниебез вафат булды. Ул вакытларны бик яхшы хәтерлим. Әни хәлсез килеш авырап урын өстендә ята. Ашарыбызга бернәрсә юк. Энемне җитәкләп алам да йортыбыздан ерак түгел үзәнгә барабыз.

Үзем генә курка идем. Икебез дә күтәрә алганча пикан җыябыз.

Шуны күршеләрдә пешерәбез, кечкенә булганлыктан, үзем учак яга алмый идем әле. Күп кешегә күп тә тими инде, беразын әнигә алып чыгам.

— Әни, пикан ашыйсыӊмы? — дип сорыйм.

— Ашыйм, — дигән була иде ул тыныч кына.

Бик авыр заманнар иде. Әниебезнеӊ үпкәсе авыртты. Әтиебез урманчы булып еракта эшләде, шулай да сирәк кенә кайткалап торды.

Берсендә караӊгылагач кына өйгә килеп керде әти. Үзе белән чүпрәк кисәгенә төреп коры паек алып кайткан.

— Катя, ашыйсыӊ киләме? — Әйе.

— Иртәнгә кадәр түз инде. Хәзер бик соӊ, мичкә иртә белән ягармын, — диде ул. Үзе дә арыган булгандыр инде.

Төнлә уянып китәм дә әнинеӊ хәлен беләм. “Әни тын аламы?“ дип әтидән сорыйм. “Тын ала“, — ди әти. Шулай берничә тапкыр уянып белештем. Тик әниебез иртәнгә кадәр яши алмады, без уянганда ул үлгән иде инде… Ачлык, дарулар юк, кием-салым, аяк киеме юк. Бары 40 яшьләр тирәсендә булгандыр әниебез, аныӊ гомерен саклап кала алмадык. Энемдә рахит авыруы иде.

1932 елгы апам үзен үзе карады Тауш дигән авылда ялчылыкта бала асрады. Абый Юговское авылында май заводында агач ящиклар ясап көн күрде, шуннан ашарыбызга бидоннарга салып патока алып кайта идек. Шуныӊ аркасында гына ачтан үлми калганбыздыр инде.

Озакламый әтине хезмәт армиясенә озаттык. Энем белән безне кызганып Шеино дигән авылга алдылар, бер гаиләдә сабыйлар карадым. Күпмедер вакыттан балалар йортына тапшырдылар, башта Әрҗәндә, аннан Сарашта яшәдек.

Әти кайткач, безне килеп алды. Ул икенче кат өйләнде, күршедәге апаны алды. Үги әниебез безне читкә типмәде. Миӊа 11-12 яшьләр булды микән, үзе белән күрше авылга урак урырга алып бара иде. Хезмәтебезгә игенләтә түләделәр. Әле ярый Ольховка дигән авылда 2 класс укып кала алдым, дип сөенәм. Күбрәк укырга мөмкинлек булмады. Үсмер кыз гына идем әле, әти әйтә: “Сезне карый, укыта алмыйм. Үз көнегезне үзегез күрерсез инде“. Нишлим, җәяүләп Бардага киттем. Тол елгасын паром аша чыктым да туган тиешле апада тукталдым. Бу апа мине Барда мәктәбендә инглиз телен укыткан Екатерина Алексеевнаныӊ баласын карарга урнаштырды.

Аннан Барда больницасында медсестра булып эшләүче Анна Алексеевнаныӊ балаларын карадым. Озакламый паспорт алдым hәм 1953 елдан больницада бала тудыру бүлегендә няня булып эшли башладым.

Күп еллар хирургия, балалар, инфекцион бүлекләрдә санитарка хезмәтен башкардым, күз бүлегендә эшләп лаеклы ялга туктадым. Кияүгә чыгып ике ул тәрбияләдек, — дип сөйли Татьяна Ивановна.

Балачакларын сугыш ялкыны өткән үсмерләргә бик кыенга туры килгән шул. Сугыш тәмамлангач та җиӊел булмаган әле.

— Больницада су юк иде. Суны елгадан мичкәләр белән атларда ташыдык. Икенче катка көянтәләп алып менә идек. Аннан скважина утырттылар. Биналарны утын ягып җылыттык. Савыт-саба юдык, агач идәннәрне селте, ком белән ышкып тазарта идек. Без тырышып эшләдек. Стажым 38 ел, хезмәт ветераны булдым. Бардада 70 елдан артык яшим инде. Хәзер тормышлар әйбәт. Авыр вакытларымда ярдәм иткән Анна Алексеевнага, бергә эшләгән А.П. Курочкинага, Т.Г.

Тугумовка рәхмәтлемен. Шулай ук ирем С.П. Скрябинны яхшы яктан искә алам, аны җирләүдә ярдәме өчен К.С. Зиятов яхшылыгын онытасым юк, — ди әӊгәмәдәшем.

Өлкәннәрдә акыл, сабырлык, дип белми генә әйтмәгәннәр инде.

Шуныӊ өчен дә безгә үрнәк булып торасыз сез.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *