Гыйлем яктылыгы илтәләр

 
Авыл, аз комплектлы мәктәп, ярым буш класслар, укытучылар җитми. Яшьләрне район үзәгеннән ерак урнашкан җиргә җәлеп итә алмассың. Ә нәрсә эшләргә соң? Дәресләрне үткәрергә кирәк бит, балаларның аз санына карамастан аларга белем бирү тиешле. Бу проблемадан чыгу юлы бар! Ул “Мобиль укытучы” проектын тормышка ашыру. Барда районы 2014 елдан бирле бу проектта уңышлы катнашып килә.
Ике инглиз теле укытучысы көн дәвамында дистәләрчә километрлар үтеп көмеш төстәге Шевроле-Нива hәм Лада-Веста автомобильләрендә гыйлем яктылыгы илтәләр. Розалина Вәкил кызы Балтаева Яңавыл hәм Уймуж төп белем бирү мәктәпләре укучыларын үз фәне белән таныштыра, ә Лилия Миргалим кызы Әмирханова Озын Яланга hәм Акбашка йөри.
Быелгы уку елында Розалина Вәкил кызын түземсезлек белән Яңавылда 2нче класстан 9нчы класска кадәр 16, Уймужда 31 укучы көтә. Аның графигы төгәл көнләп язылган, бер мәктәптә ике көн, икенчесендә дә — ике, hәм hәр көн 6 сәгать киеренке эш.

Розалина Вакилевна Балтаева
Розалина Вакилевна Балтаева

— Аз комплектлы мәктәпләрдә бер үзенчәлек бар – классларны кушу hәм бу предмет искәрмә түгел. Мәсәлән, бер үк вакытта бер класста икенче hәм өченче класс яки икенче hәм дүртенче класс укучылары укый. Бу, әлбәттә, дәресне алып бару методикасына үз эзен сала, ягъни укучыларның мөстәкыйль эшенә басым ясала. Балалар арасында элемтә урнаштырыла: көчлеләр көчсезләргә ярдәм итә, мондый коллективларда ярдәмчеллек тәрбияләнә, класс оешканрак була. Быелгы ел – “Мобиль укытучы” программасы буенча бишенче. Безнең гаиләдә әле генә бәби тууына карамастан, мин декрет ялына чыкмыйм, эшлиячәкмен, — ди минем әңгәмәдәшем. Ә дүрт айлык Руфинаны картәнисе тәрбияләячәк.
Педагог сөйләвенчә, ул укучыларын ярата, hәр очрашуны көтә, hәм бу үзара хис. Коллегалары да шатланып туя алмый, бу вакыт эчендә укучылар предмет буенча билгеләрен яхшырттылар, чөнки элек инглиз теле укытучылары еш алмашынып торды, хәзер балалар стабильлек тойдылар — hәм бу аларга яхшы тәэсир итте.
Лилия Миргалим кызы — тәҗрибәле педагог, ул балалар белән 20 елга якын эшли. Аның беренче белеме – башлангыч класслар укытучысы hәм педагог-оештыручы, бер ел немец телен өйрәнгән, аннан Башкортостан Республикасының Сибай шәhәрендә инглиз теле буенча курсларда булган, ә 2002 елда ул Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик университетын тәмамлаган.
Минем әңгәмәдәшем бик актив зат булып чыкты, аңа hәрвакыт хәрәкәттә булу, нәрсәдер өйрәнү, яңаны ачу ошый. Грециядә дә яшәп алырга өлгергән, берничә чит тел белә, шахматлар белән мавыга, китаплар, аеруча фантастика hәм детективлар ярата.
Лилия Миргалимовна Амирханова
Лилия Миргалимовна Амирханова

— Бу программа килеп чыкканчы мин инде мобиль укытучы идем. Озак вакыт Озын Ялан урта мәктәбенә шәхси транспортымда йөрдем. Мәктәп директоры Ф.Ф. Мәхмүдова, мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев hәм кадрлар буенча белгеч Г.Н. Дускаева ярдәмендә бу проектта катнаштым hәм яңа автомобиль алдым, моңа мин бик шатланам, чөнки минем мобильлелек еллары дәвамында машинам искерде, – дип уртаклаша Лилия Миргалим кызы. – Бүген мин ике мәктәптә укытам, атнага 101 укучыга 37 дәрес үткәрәм.
Аның сөйләвенчә, hәр бала үзенчәлекле hәм телләргә сәләтлелеге hәркемнең төрле: кемдер тиз ота, кемгәдер китаплар өстендә тырышып утырырга кирәк. Шуңа күрә телгә сәләтлелеге булмаган, ләкин тырыш балаларны хуплый. Үзләрен телләрне өйрәнү hәм белем бирү белән бәйләргә теләгән балалар да бар. Мәсәлән, быел Озын Ялан мәктәбен тәмамлаучы Л. Мансурова КФУның Алабуга институтының чит телләр факультетына укырга кергән, ә Л. Батыркаева әлеге уку йортын тәмамлап, туган мәктәбендә башлангыч классларда инглиз телен укыта. Укучыларың синең эзеңнән бару – шул түгелме иң зур бүләк.
Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *