Исән-сау яшәгез!

Юбилеи Василя Миргалимовича Мусина и Бибиханы Аллаяровны ТляшевойАВЫЛНЫҢ хөрмәтле кешеләре Вәсил Миргалим улы Мусин һәм Бибиханә Аллаяр кызы Тляшеваның юбилейлары уңаеннан Озын Ялан мәдәният хезмәткәрләре авыл поселениесе администрациясе, ветераннар советы һәм «Ирсендекәй» ансамбле белән берлектә матур кичә үткәрделәр. Район Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев һәм эшләр белән идарә итүчесе С.В. Юсуфкулова, район администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев, район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов, Озын Ялан поселениесе башлыгы Р.Н. Камакаев, авыл мәктәбе, «Таң» редакциясе һәм башка оешмалар вәкилләре, аерым затлар җылы котлаулар белән чыкты, бу чыгышлар ерак һәм якын еллар турында истәлекләр, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Юбилярларга авылдашлары: «Исән-сау яшәгез, ветераннар, бәхетле озын гомер сезгә!» дип ихлас теләкләрен белдерделәр. В.М. Мусин һәм Б.А. Тляшева кичәне оештыручыларга ихтирам күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, дибез. Б.А. Тляшева һәм В.М. Мусин күп еллар дәвамындагы намуслы хезмәтләре белән халык ихтирамын яулады, алар эшчәнлеге һәм тормышы күпләр өчен үрнәк булып тора. Кичәне оештыручылар һәм анда катнашучылар шушы фикерне ассызымладылар. Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *