Матурлыкны күрә белсәӊ…

БЕР акыл иясе: “Матурлык бөтен җирдә дә бар, әмма аны күрү hәркемгә дә бирелмәгән“, — дигән. Бүген гадәти нәрсәдә матурлыкны күреп, үз иҗатында табигатьнеӊ гүзәллеген куллана белүче затларны еш очратырга туры килми. Шундый кешеләрнеӊ берсе – якташыбыз Нурфаил Тәүфыйкҗан улы Акбаев.

— 1966 елныӊ 21 августында Йөкшердә гади колхозчылар гаиләсендә тудым. Әти — бригадир, әни колхозда сыер сава, бозаулар карый иде. Үсмер чагымда җәен үзем дә колхозга булыштым – терлекләр көттем. Авылыбызда мәктәп юк иде, шуӊа күрә Акбаш, аннан Каенавыл мәктәпләрендә укырга туры килде. 18не тулгач, армиягә чакырдылар. Хәрби “мәктәпне“ Свердловск өлкәсенеӊ Елань шәhәрендә уздым, ә хезмәтемне Кубада үттем, танк экипажы составында наводчик булдым, — дип үзе белән таныштыра әӊгәмәдәшем.

Нурфаил Тәүфыйкҗан улын күпләр технология, музыка, физкультура, география, рәсем укытучысы, Акбаш мәктәбе директоры буларак белә, әмма аныӊ беренче hөнәре – машина йөртүче була. Биш ел колхоз техникасы руле артында эшли, аннан автобус “баранкасын“ әйләндерә.

— 1991 елда, белгәнегезчә, барысы да үзгәрде, колхозлар таркала башлады. Ул чакта мин эшчәнлегемне алыштырырга булдым hәм читтән торып технология укытучысы белгечлеген үзләштердем, Акбаш мәктәбенә эшкә урнаштым. Әлегә кадәр балаларны укытам. Шушы еллар эчендә югары белем алдым, 8 ел туган мәктәпне җитәкләдем, Барда коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә музыка дәресләрен укыткан чор да булды, — дип уртаклаша педагог.

Нурфаил Тәүфыйкҗан улы кем генә булып эшләсә дә, нинди генә вазыйфа биләсә дә, hәрвакыт үз шөгыльләренә вакыт таба. Ә алар икәү — баянда уйнау hәм агачны уеп, ә хәзер тимер кисеп нәрсәләрдер ясау. Кул осталыгы балачагына барып тоташадыр дип уйлыйм, чөнки сәләтле әти-әниләрдән шундый ук балалар туа. (Әтисе хромкада уйный, ә әнисе — искиткеч кул эше остасы, өч кызларыныӊ берсе белән алар авылда hәм тирә-юньдә танылган тегүчеләр булалар. Шулай ук затларында матур итеп тимер чаналар hәм төрле эшләнмәләр ясаучы тимерче, эретеп ябыштыручы да бар).

— Агач белән эшләргә яратам, ул бөгелүчән, сыгылучан йомшак материал, аӊа теләсә нинди форма бирергә була. Лобзик белән җайлап киселгән өлешләрдән мунчаны бизәдем, агачтан мебель: алгы бүлмә өчен җиhазлар, тумбочкалар, журнал өстәле, гөлләр өчен аслыклар, көзге өчен рама ясадым. Ә өч ел элек тимер табакларга күчтем. Башта йортныӊ түбәсен бизәдем, аннары тәрәзә йөзлекләре ясадым. Орнаментларны үзем уйлап чыгарам, табигать ярдәм итә. Әгәр игътибар белән карасаӊ, иҗат кешесенә яфракларныӊ hәм чәчәкләрнеӊ матурлыгын күрү авыр түгел, аларныӊ бизәкләре эшләнмәләрем нигезе була да инде. Бер йөзлек эшләү өчен 200дән артык чәчәк кисәргә кирәк, бу бер атна вакытны ала, — дип сөйли оста.

Нурфаил абый hәм Факия апа гаиләсендә ике кыз үсә. Олысы, Эльвина да иҗат кешесе — дизайнер, йортыныӊ бизәлешен үзе оештыра.

Оныгы Эльмир да картәтисе эзеннән бара, ул карандаш белән ясаган техника чып-чын диярсеӊ. Киләчәктә рәссам булырга тели. Кичләрен, хезмәт көненнән соӊ, Акбаевлар музыка hәм хыялларга биреләләр. Әӊгәмәдәшем эретеп ябыштырырга өйрәнергә hәм өй алдында челтәрле койма урнаштырырга да планлаштыра.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *