Татарстан вәкилләре — Бардада

26-28 ноябрьдә Пермь краенда эш сәфәре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге булуы турында “Таӊ“ газетасы битләрендә хәбәр иткән идек инде. Татарстан кунаклары Пермь крае Чайковский шәhәре, Барда муниципаль округы, Уен, Октябрь, Чернушка hәм Кунгур районнары җәмәгать оешмалары активлары белән очрашты.
Татар җәмәгать оешмалары белән аралашу Чайковский шәhәреннән башланды. Коммерцияле булмаган автоном оешма — “Дуслык“ милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары, шагыйрә Миӊнекәүсәрия Заhид кызы Нуруллинага “Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре“ дәүләт бүләге тапшырылды.
27 ноябрь иртәсендә Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Д.Ф. Шакировны, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Рәсәй Федерациясе регионнары татар җәмәгать оешмалары белән эшләр буенча комитет начальнигы Р.М. Тукаевны, регионнарда татар җәмәгать оешмалары белән эшләр буенча баш референт А.А. Садриевны кабул итте. Татарстаннан килүче делегация составында танылган “Халкым минем“ тапшыруы авторы hәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова, җырчы Алмаз Хәсәнов hәм баянчы Ваис Бәйрәмов та бар иде.
Сөйләшүләрдә “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте“ региональ җәмәгать оешмасы рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов, Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле С.Н. Назин h.б. катнашты. Хәлил Газбулла улы Барда муниципаль округы белән таныштырды, кыскача нинди программаларда hәм проектларда катнашу, халык тормышы, телебезне, мәдәниятебезне саклау юнәлешендә алып барылган эшләр турында сөйләде. Данис Фәнис улы округ башлыгы булып сайлануы уӊаеннан Х.Г. Алапановка котлавын җиткерде, округ hәм халык иминлеге өчен нәтиҗәле эшләвен теләде. Д.Ф. Шакиров татар башкаласыннан Барда районына шатланып килүе турында әйтте, ике арадагы дуслык мөнәсәбәтләренеӊ алга таба дәвам итүенә ышанычын белдерде.
Р.М. Тукаев та төбәкләрдә очрашулар уздыру, тәҗрибә туплау hәм уртаклашу кирәклегенә тукталды.
Татар халкыныӊ бөек шагыйре Габдулла Тукайныӊ нәсел җепләре Барда җиренә килеп тоташа. Соӊгы елларда район үзәгендә Тукай паркы, шагыйрьгә бюст, әкият геройлары сыннары булдырылды. Бирегә яше, карты бик теләп килә, ял итә.
Татарстан Республикасы вәкилләре дә Тукай паркында булып бюст алдына чәчәкләр салды. Киләсе тукталыш — Барда зиратында, биредә татар халкына хезмәт иткән якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, шагыйрь hәм журналист Рәшит Ягъфәров мәӊгелек йокыга талган.
Барда мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Марат Мозафаров Рәшит Фәйзрахман улы рухына дога укыды, аныӊ каберенә дә чәчәкләр салынды.


10-23 октябрьдә “Росток” Пермь hәм Пермь крае балаларга сәнгать белеме бирү үзәгендә “Мин яратам сине, Рәсәй!“ край патриотик җыр конкурсы узды.
Төбәктәге эпидемиологик хәл аркасында конкурс онлайн форматта үтте, жюри катнашучылар эшләрен видеоязмалар буенча бәяләде. Конкурста Пермь краеныӊ 21 территориясеннән: Пермь, Соликамск, Чусовой, Кудымкар, Нытва, Чердынь, Кунгур, Лысьва, Суксун, Березники, Очер, Куеда, Чайковский, Оса, Барда, Острожка, Усть-Кишерть, ЮгоКамск hәм Сылва бистәләре, Звездный ЗАТОсыннан 417 кеше катнашты.
Районыбыз данын ике катнашучы – Барда ЛПУМГсенеӊ “Атлант” мәдәни-спорт комплексы “АйhайLook” вокаль ансамбле солистлары Кәрим Трутнев hәм Алина Илкәева яклады.
Кәрим 2нче дәрәҗә лауреат булды, ә Алина җыр күренешен иӊ яхшы гәүдәләндергәне өчен махсус диплом алды.
Чын күӊелдән призерларны hәм, әлбәттә, аларныӊ әти-әниләрен югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Яӊа иҗади уӊышлар телибез! Гүзәл САФИНА, “Атлант” мәдәни-спорт комплексы методисты, “АйhайLook” ансамбле җитәкчесе.
ПЕРМЬ КРАЕ Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясендә Казан кунаклары “Үсеш ноктасы“ цифрлы hәм гуманитар профильле мәгариф үзәгендә, татар теле hәм әдәбияты кабинетында булды. Укытучылар М.В. Зимасова hәм Л.И. Мусина белем бирү өчен тудырылган шартлар, ирешкән уӊышларын атадылар. Аралашу вакытында укучылар өчен татар теле дәреслекләре җитмәве турында әйтелде. Хәлил Газбулла улы балаларны туган телгә өйрәтүне әле бакчадан ук башларга кирәклегенә басым ясады.
“Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы эшчәнлеге белән Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев таныштырды. Көрәш секциясендә, тренажер залында hәм бассейнда шөгыльләнүчеләрне, аеруча балаларныӊ суда иркен йөзүләрен каравы бик күӊелле булды. Сүз дә юк, авыл җирендә шундый объект эшләве барыбыз өчен дә куаныч.
Барда муниципаль округы татар җәмәгать оешмалары активлары, мәгариф, мәдәният, сәнгать өлкәләре җитәкчеләре, татар теле hәм әдәбияты укытучылары, “Барда районы татар hәм башкортлары мәдәни үзәге“ җәмәгать оешмасы әгъзалары, эшмәкәрләр округ администрациясендә оештырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә җыелды.
Бирегә Чернушка муниципаль округы лидерлары да чакырулы иде.
Очрашуда 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшенә йомгак ясау, 2021 елга эш планы hәм бурычлар турында сүз барды. Д.Ф. Шакиров Татарстан АССР төзелүнеӊ 100 еллыгы уӊаеннан 2020 елныӊ 29 августында Милләт Җыены тарафыннан расланган “Татарлар: гамәл стратегиясе“ белән таныштырды, кабул ителгәннәрне гамәлгә ашыру юлларын билгеләде.
— Очрашу бик урынлы. Татарстан Республикасыныӊ ярдәмен тоеп, hәрвакыт үрнәк алып яшибез.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган төрле чаралардан читтә калмыйбыз, — диде “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге“ иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин.
Киләсе елларда хәл итәргә билгеләгән эшләрне атап узды ул, мәсәлән: “Тол буйлары“ җирле телерадиотапшырулары базасында Бардада “Яӊа гасыр“ телеканалыныӊ корпунктын ачу, “Таӊ“ газетасы редакциясенә полиграфия техникасы алуда ярдәм күрсәтү h.б.
Үдик урта мәктәбе директоры Л.Г. Сәетова уку йортын газлаштыруда күрсәткән ярдәме өчен Татарстан Республикасы президентына ата-аналар, укучылар исеменнән зур рәхмәтен әйтте: “Без хәзер җылы мәктәптә укыйбыз“, — диде ул сөенечен белдереп.
Марат хаҗи Мозафаров туган телебезне саклау өчен яшь буынны тәрбияләүдә дин белән үрелеп баруныӊ уӊышлырак булуына игътибар юнәлтте: “Халыкны дин, тел, милли кием яшәтә. Барыбыз да мөселманнар, безне дин берләштерә. Балаларыбызга мөселман исемнәре кушыйк, очрашуларыбыз дәвамлы булсын“, — диде.
Алга таба “Барда үзәкләштерелгән библиотека системасы“ учреждениесе директоры Л.К. Исакова, Барда гимназиясенеӊ hәм икенче Барда урта мәктәбенеӊ татар теле, әдәбияты укытучылары Л.И. Мусина hәм Р.Ф. Батыркаева татар телендә китаплар: матур әдәбият, дәреслекләр җитмәве турында әйттеләр. Чернушка районыннан килүче җәмәгать оешмалары вәкилләре дә китапханәләр фонды татар китаплары белән баетылса, яхшы булыр иде дигән фикерләрен җиткерделәр, үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Данис Фәнис улы халыкны борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды, сорауларга тулы җавап кайтарды. Ул Татарстаннан бүләккә татар телендә 1000 данәдән артык китап алып килүе, бу юнәлештә эш киләчәктә дә дәвам итәчәге турында хәбәр итте. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Х.Г. Алапановка истәлекле бүләк, С.Н. Назинга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мактау грамотасы, Барда гимназиясенеӊ татар теле кабинетына интерактив такта алу өчен сертификат, татар халкыныӊ үткәненә багышланган “Татарлар тарихы” 7 томлыгы, “Нурлы“ үрнәк хореография коллективына грант кысаларында костюмнар тектерү өчен сертификат, Үдик hәм икенче Барда урта мәктәпләренә Тукай рәсеме төшерелгән стена сәгате тапшырды.
— Пермь краенда hәр юнәлеше буенча милли җанлы, җаваплы вәкилләре булган татар җәмәгатьчелеге белән очраштык. Киӊәшле эш таркалмас, диләр. Актуаль сораулар күтәрелде, иӊ мөhиме – халык битараф түгел. Гамәл стратегиясендә эш юнәлешләре билгеләнгән, бик күп нәрсә безнеӊ гамәлдән торачак.
Эш юнәлешләре милли-мәдәни актив кешеләрдән тора. Ата-бабаларыбыздан гасырлардан-гасырларга килгән рухи мирасыбызны саклап, яшь буынга җиткерергә тиешбез. Милли мәгариф проблемасын чишәсе бар — татар телендә китаплар белән тәэмин итү, балаларныӊ ана телендә сөйләшүе. Элемтәдә булыйк, чишү юлларын табуда ярдәм итәчәкбез.
Барда округы — Татарстан Республикасын Пермь крае белән бәйләп торучы дуслык hәм хезмәттәшлек күпере ул, — диде Д.Ф. Шакиров очрашу ахырында.
Көннеӊ икенче яртысында Татарстан вәкилләре Уен, Октябрь hәм Кунгур районнарына юл алды, җәмәгать оешмалары активлары белән очрашты.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *