Спорт hәм дуслык бәйрәме

V открытое лично-командное первенство Бардымского района по настольному теннису на призы Заслуженной артистки Республики Татарстан Гузель Уразовой
28 апрельдә “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Уразова призларына өстәл теннисы буенча Барда муниципаль районының бишенче юбилей ачык шәхси-команда беренчелегенә ярышлар узды. Бу ярышта Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән бергә катнашты.
Чара командалар парадыннан башланды. Ярышта 100дән артык спортчы Пермь hәм Нефтекамск шәhәрләре, Пермь, Суксун, Елово, Октябрьск, Уинск, Куеда, Барда, Башкортостанның Тәтешле районнарыннан үз территорияләрен тәкъдим итте.
Аннан катнашучыларны ярышның хуҗабикәсе Гүзәл Уразова сәламләде: “Хәерле көн, спортчылар! Барыгызны да бишенче беренчелектә сәламлим. Барлык кунакларга, турнирда катнашырга дип районнардан hәм шәhәрләрдән килгән спортчыларга, район җитәкчелегенә кунакчыллыгы, ярышларны оештырулары өчен рәхмәт. Теннис – минем яраткан спорт төре, әйдәгез аны бергә үстерәбез. Барлык катнашучыларга җиңү телим”, — диде ул hәм Пермь крае турында җыр башкарды. Аннан, гадәттәгечә, теннис өстәлен алырга сертификат тапшырды, бу юлы ул “Батыр“га бирелде.
Барда районы башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, Пермь крае өстәл теннисы федерациясе вәкиле, спорт мастерына кандидат И.В. Плетнев Гүзәл Әскәр кызына хәйриячелек өчен рәхмәт әйттеләр, бу биш ел эчендә чара яхшы традициягә әверелүен ассызыкладылар. Район башлыгы С.М. Ибраев hәм Пермь крае өстәл теннисы федерациясе президенты А.В. Грачев исемнәреннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Праздник спорта и дружбы
Үзенең әңгәмәсендә Г.Ә. Уразова чараны үткәрү идеясе ничек килеп чыгуы турындагы сорауга җавап бирде: “Мин мәктәп елларыннан башлап теннис уйныйм, бу спорт төре буенча берничә тапкыр район чемпионы булдым. Хәзергә хәтле тренерым Мидхәт Рәшит улы Минкинны җылылык белән искә төшерәм. Мәктәпне тәмамлаганнан соң өстәл теннисы белән мин профессиональ шөгыльләнмәсәм дә, миндә аны үстерү hәм аңа ярдәм итү теләге зур. Ел саен спортчыларның саны гына түгел, катнашучыларның географиясе дә киңәя, бу хәл бик сөенечле”.
Чараның тантаналы өлешеннән соң 12 теннис өстәле янында ярышлар башланды. Бер спортчылар ярышканда, икенчеләре аларга җанатарлар булып тордылар. Ә мин кунаклар белән сөйләшергә булдым.
— Бүгенге чара югары дәрәҗәдә оештырылган. Өстәл теннисын яратучылар бик күп җыелуы куанычлы, вакыт үтү белән алар яхшы уйнаучылар булырлар дип өметләнәм. Мин теннис белән 40 елдан артык шөгыльләнәм, әйтергә кирәк, бу спорт төре hәр ел камилләшә бара, — дип, билгеләп үтте Суксуннан Юрий Поляков.
Альфид Зайноков, Тәтешле командасының тренеры, шулай ук чараның югары дәрәҗәдә оештырылун ассызыклады. “Соңгы тапкыр ярышларда без 2016 елда катнаштык, бу юлы командаларның күплегенә гәҗәпләндем. Команда белән еш Пермь hәм Куеда районнарына барабыз, шәхси беренчелектә бүләкле урыннар алабыз. Сизәм, бүген безгә җиңел булмаячак, төп көндәшләребез Куеда районы hәм Пермь шәhәре командалары”, — диде ул.
Каты көрәш алты сәгатьтән артыграк барды. Нәтиҗәдә, үзләренең яшь категорияләрендә балалар арасында беренче урынга лаек булдылар: Тимофей Татаркин (Куеда районы), Динә Якупова (Нефтекамск шәhәре), Нияз Мөнәсыйпов (Барда районы), Ксения Турицина, Илья Лазукин (икесе дә Куеда районыннан), Ксения Фадеева (Пермь районы), өлкәннәр арасында: Руслан Хәсәнов, Игорь Плетнев (икесе дә Пермь районыннан), Анастасия Фәтхетдинова (Уинск районы), Флүзә Сәлимҗанова (Куеда районы).
Балалар командалары арасында беренче урында – куедалылар, икенчедә — пермьлеләр, өченчедә — бардалылар, өлкәннәр арасында беренче урында – бардалылар, икенчедә — куедалылар, өченчедә — Пермь районы командасы.
Барлык җиңүчеләр – спортчылар hәм командалар кубок hәм мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр hәм медальләр белән бүләкләнде.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *