Бәхетле балачак бәйрәме

Праздник счастливого детства
1 июньдә — Халыкара балаларны яклау көнендә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә бәйрәм концерты узды. Салкын hава торышына карамастан, тулы залда балаларның кайнар йөрәкләреннән җылы иде. Чараны гимназия хоры “Без миллионлаган” җыры белән ачып җибәрде.
Мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты
В.А. Сухихның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, яшьләр инициативасы үзәге директоры Э.Т. Машаров hәм башка кунаклар балаларны бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, ачык күк йөзе, кызыклы hәм якты көннәр, ныклы белем алырга, ә өлкәннәр аларга хыялларын тормышка ашырырга булышуларын hәм балачакларын чыннан да бәхетле итүләрен теләделәр.
2010 елда районда укуда, иҗатта, спортта, фәнни тикшеренү hәм социаль әhәмиятле эшләрдә искиткеч сәләтләр күрсәткән hәм уңышларга ирешкән балалар өчен Советлар Союзы Герое Ш. Казанбаев исемендәге премия билгеләнде. Быел конкурста 17 укучы катнашты, ләкин “Җәмәгать эшчәнлеге”, “Интеллект”, “Физик культура hәм спорт”, “Мәдәният hәм сәнгать” номинацияләрендә бары тик дүртесе генә иң яхшылары дип танылды. Район администрациясенең эшләре белән идарәчесе Р.Р. Мукаев Арина Шәриповага (Үдик мәктәбенең 8 сыйныф укучысы), Роза Нуртдиновага (гимназиянең 9 сыйныф укучысы), Нияз Монасыйповка ( гимназиянең 8 сыйныф укучысы, Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе) hәм Азалия Арыслановага (гимназиянең 7 сыйныф укучысы, Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе) премия hәм таныклык, ә аларның ата-аналарына балаларын тәрбияләгәннәре hәм үстергәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук бу көнне 12 бала тормыштагы иң мөhим, Рәсәй Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы документ алдылар. Паспортларны Барда районы буенча Рәсәй МВД бүлегенең миграция сораулары буенча бүлекчә начальнигы урынбасары, полиция капитаны А.К. Гарапова тапшырды.
“Полиция хезмәткәре — Степа абый” Бөтенрәсәй конкурсының нәтиҗәләре ясалды. Барда районы эчке эшләр бүлеге шәхси состав белән эшләү буенча группа җитәкчесе, бүлек начальнигы ярдәмчесе (шәхси состав белән эшләү буенча) Ә.Г. Акбашев аеруча танылган балаларга сертификатлар hәм истәлекле бүләкләр тапшырды. ДЮСШ директоры Р.Р. Батыркаев уку елы нәтиҗәләре буенча “Спорт уеннары”, “Көрәш”, “Чаңгы ярышлары” юнәлешләрендә иң нәтиҗәле спортчыларны билгеләде hәм аларны бүләк сертификатлары белән бүләкләде. Яшь техниклар станциясе директоры В.Г. Ижгузин СЮТ тәрбияләнүчеләренә — ярышларда җиңүчеләргә hәм активистларга — бүләк сертификатлары hәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм концерты “Смайлик” (җитәкчесе А. Назаргулова), “Алтынай” (җитәкчесе А. Әмирова), Барда гимназиясе “Көмеш кыңгыраулар” (җитәкчесе Г. Хәлилова), Озын Ялан мәктәбе “Сылукай” (җитәкчесе Л. Яткулова), “Йолдызкайлар” (җитәкчесе А. Туйгильдина) h. б. балалар бию hәм җыр коллективларының көчләре белән әзерләнде. Яшь артистлар матур номерлар күрсәтеп, тамашачыларны шатландырды hәм илhамландырды.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *