Хөрмәткә төренеп яшәгез!

Ветераны1 ОКТБРЬДә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Залда хөрмәтле кешеләр — данлы тормыш юлын үткән өлкән буын җыелган, аларны Барда муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, Барда поселениесе башлыгы Д.Г. Зарипов һәм почетлы кунаклар җылы котлады.
Пенсиягә чыгу — өлкән яшьтәге һәркемнең тормышында мөһим чор. Традиция буенча Өлкәннәр кө нендә пенсия кенәгәләре тапшырыла. Быел сәхнәгә дүрт яшь пенсионер күтәрелде, аларны пенсия фонды начальнигы Ә.М. Куштанова котлады һәм яңа документлар тапшырды. Район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Л.Ф. Имайкина сүзләре буенча, «Пермь крае хезмәт ветераны» кенәгәсе һәм күкрәк билгесенә бүгенге көндә безнең районда 420 пенсионер ия, бу көнне аларның сафларын тагын 5 кеше тулыландырды.
Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан быелның январенда юбилей медальләре чыгарылды. Шушы канкойгыч бәрелешләрдә катнашып, бүген исән-сау булган ветераннар Г.Г. Назаргулов, Г.Ш. Тимганов, Г.Г. Сәвәләев, Г.З. Хөсәеновка Барда районы хәрби комиссариаты начальнигы А.В.Богородский һәм район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Венера АЛАПАНОВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *