Күӊелле дә, моӊсу да бәйрәм

Соӊгы кыӊгырау“ – бер үк вакытта шатлыклы да, моӊсу да бәйрәм. Бер яктан, балалар кызыклы hәм вакыйгаларга бай олы тормышка аяк басалар, анда аларны үзләре сайлаган hөнәрләре, яӊа дуслар, ә бәлки булачак сөйгән ярлары белән танышу көтә. Икенче яктан, бу көнне укучылар мәктәп белән генә түгел, ә балачаклары белән дә саубуллашалар.

21 майда Барда округы мәктәпләренеӊ өлкән класс укучылары өчен соӊгы кыӊгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды. Иртәдән, hаваны сафлаткан җиӊел яӊгырдан соӊ, Сараш мәктәбе каршындагы ишегалды кояш нурларына hәм чәчәкләргә, шарлар hәм ак тасмаларга күмелгән иде. Быел Ш.Казанбаев исемендәге мәктәпне 19 тугызынчы hәм 9 унберенче класс укучысы тәмамлый (өстәге рәсемдә).

Мәктәп директоры А.Ф.Айтакова үзенеӊ сәламләве белән җылы сүзләр hәм теләкләрне башлап җибәрде. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, озын гомер, сәламәтлек, эш hәм укуда уӊышлар теләде, ә чыгарылыш класс укучыларына мәктәп еллары hәм мәктәп дуслары турында истәлекләр гомер буе хәтерләрендә калуын, имтиханнарны уӊышлы тапшырып, үзләре сайлаган уку йортларына керә hәм тормышта үз урыннарын таба алуларын теләде hәм, форсаттан файдаланып, РФ Мәгариф министрлыгыныӊ Почет грамотасын директор урынбасары И.М.Казанбаевага тапшырды.

Округ җитәкчелеге исеменнән округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары И.С.Туйгелдин чыгыш ясады: “Сезне, балалар, шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм. Барлык планнарыгызныӊ тормышка ашуын телим.

Унберенче классны тәмамлаучыларга – югары уку йортларында укуларын лаеклы дәвам итүләрен, ә тугызынчы класс укучыларына беренче сентябрьдә шул ук составта туган мәктәпләренә унынчы класска килүләрен телим“, — диде Илнур Сөләйман улы hәм Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А.Сухих hәм Г.А.Ткаченко исеменнән балаларга татлы бүләкләр тапшырды. Укучыларны шулай ук Сараш территориаль бүлеге җитәкчесе Р.Ш.Тимганов, котлау хаты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин, укытучылар hәм әтиәниләр котладылар.

Вакыт бара, бу матур бәйрәм ахырына якынлаша… соӊгы мәктәп вальсында көрән күлмәк hәм ак алъяпкычларда кулга-кул тотышып чыгарылыш класс укучылары әйләнә.

Күккә балачак, хыял hәм өмет символы – шарлар күтәрелде… соӊгы кыӊгырау чыӊлады.

Барда округы буенча быел мәктәпне 357 егет hәм кыз тәмамлый, шуларныӊ 111е – унберенче класс укучылары. Мөхтәрәм кунаклар: округ башлыгы Х.Г.Алапанов, округ Думасы рәисе И.Р.Вахитов hәм край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухих hәм Г.А.Ткаченконыӊ ярдәмчеләре Ф.Ф. Корбангалиева hәм С.О.Казаков гимназия (рәсемдә) hәм 2нче санлы Барда урта мәктәбе чыгарылыш класс укучылары алдында чыгыш ясадылар.

Күӊелләрне якты хатирәләр җылытсын, ә киләчәктә зур мөмкинлекләр ачылсын. Үз-үзегезгә, үз көчегезгә hәм хыялларыгызга ышаныгыз. Барлык уй-ниятләрегез чынга ашсын, ә алда җиӊүләр hәм триумфлар, зур башлангычлар барлыкка килсен“, — дип теләделәр.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *