Саваплы hәм күркәм гамәл

Изге рамазан ае тәмамланып, шәгъбан аеныӊ беренче көненә кергән мәлдә, ягъни 13 майда Барда Җәмигъ мәчетендә олы бәйрәм – Ураза гаете үткәрелде. Чарада Барда муниципаль округы җитәкчелегеннән кала Пермь крае мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев hәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Марс Рәфхәт улы Тукаев та катнашты.

Мөселманнарныӊ иӊ изге ае – рамазан сизелмичә узып та китте. Үзләрен хак мөселман санаучылар бу көннәрдә уразалар тотып, тыелган гамәлләрдән тыелып, саваплы hәм күркәм эшләр башкарып яшәделәр. Соӊгы елларда халыкныӊ ислам диненә карашы, атабабаларыбызныӊ йола hәм гореф-гадәтләренә хөрмәтләре артуы күзәтелә. Әйтергә кирәк, бу бик күркәм сыйфатлардан санала. Мәчеткә килүчеләр арасында яшь ир-атларныӊ, үсмер егетләрнеӊ hәм балаларныӊ булуы аеруча куандыра.

Имам-мөхтәсиб Марат хаҗи Мозафаров җыелган халыкны гает бәйрәме белән котлады, өйлә намазын укыганнан соӊ вәгазь җиткерде. Намаз мөселманнарныӊ тәкъбир әйтүе белән башланды hәм шулай ук тәмамланды да.

— Изге аебызда гына түгел, бөтен ел әйләнәсендә хәрам эшләрдән тыелып, игелекле гамәлләр кылып, яшь буынга матур тәрбия үрнәкләре генә биреп, бергәлектә дустанә мөнәсәбәтләрдә яшик, — диде ул.

Барда Җәмигъ мәчете попечительләр советы рәисе Р.Ә. Исмәгыйлов, Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, Барда муниципаль округы прокуроры М.М. Сафин, Барда эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Ш. Исмәгыйлов, бүлекнеӊ башка хезмәткәрләре дә бу тантаналы чарада катнаштылар.

— Бик матур төбәктә яшибез, динебез, телебез бар. Гает бәйрәме котлы булсын, изге теләкләребез чынга ашсын. Алдагы көннәрдә дә матур итеп яшик, — диделәр алар.

Әнвәр хәзрәт тә бәйрәм теләкләрен җиткерде: — Ураза бәйрәме мөбарәк hәм котлы булсын. Изге теләкләребез тормышка ашсын. Киләсе көннәрдә дә иминлектә яшик, — диде.

Бәйрәм бик матур, оешкан төстә үтте. Бу көнне 30 градуска якын эссе булды. Ураза бәйрәменә багышланган аш табыны мәчет каршындагы мәйданда корылды.

Әле ярый игелекле, эшлекле яшьләребез бар. Үдик авылыннан бертуган эшмәкәрләр Ильяс hәм Илсаф Гимадутдиновлар бу мәҗлеснеӊ төп спонсорлары булды. Алар Бардадан “Сакура” кафесы директоры Ильяс Илкәев белән махсус бу көн өчен ике корбанлык чалдырдылар. Ильяс Илкәевныӊ бу көннәрдә улы туган, балага Әмин исеме куштырганнар. Бардадан Руслан hәм Гөлнара Мансуровлар гаиләсе, Аклыштан эшмәкәр, Бардадагы “Лилия” кафесы хуҗасы Рафис Балтачев – шулай ук спонсорлар.

Бардадагы “Шампура” кафесы хезмәткәрләре Рәсүл Кусаматов, Дилүс Марвизов, Рәсил Тубатов, Айнур Кусаматов, Артур Мортазин, Мансур Солтанов казан асып учакта бик тәмле ризыклар әзерләделәр.

Бардадан педагогик хезмәт ветераны Хәмисә апа Камалетдинова Ураза гаетендә бәйрәм табынын әзерләүне үз өсләренә алучыларга, спонсорларга, аеруча Исмәгыйль уллары Ильяс hәм Илсаф Гимадутдиновларга хөрмәтен белдерде. “Елныӊ-елында башкарган игелекле бу гамәлегезгә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Хәерле озын гомерләр насыйп булсын сезгә, бу чараны оештыручыларга ныклы сәламәтлек, эшегездә уӊышлар телибез”, — диде ул. Бәйрәм табынында егетләрнеӊ әнисе – 5 ул тәрбияләгән Фәнирә апа Гимадутдинова да бар иде.

Язмамны Татарстан мөселманнарыныӊ Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алынган юллар белән тәмамлыйсым килә. Аллаh Илчесе ураза тоту әдәпләре турында бер хәдисендә әйткән: “Кем рамазан аенда хисабын Аллаhыдан өмет итеп hәм иман белән ураза тоткан, ул үзенеӊ гөнаhларыннан арыныр”. Дин кардәшләребезнеӊ тотылган уразалары, кылган күркәм эшләре Ходай ризалыгы белән кабуллардан булса иде.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *