Муниципаль район башлыгы Х.Г. Алапановныӊ бәйрәм интервьюсы

Праздничное интервью главы муниципального района Х.Г.Алапанова— Хәлил Газбуллович, район башлыгы булып Сез дүрт кенә ай эшлисез. Бер яктан, әле район яшәешен тәэмин итү hәм туган төбәгебезне үстерү буенча фикерләрегез турында сорашу урынсыз да кебек. Әмма Сез район хакимият органнарында яӊа кеше түгел – район башлыгы урынбасары, Земство Җыелышы рәисе булып эшләгән елларда бай тәҗрибә тупладыгыз, районны үстерү юнәлешләрен эшләүдә hәм билгеләнгәннәрне тормышка ашыруда өлешегез зур булды. Милли бәйрәмнәребезне – край сабантуен hәм Барда җыенын нинди уй-хисләр белән каршылыйсыз – шулар турында беләсе иде.
— Иӊ беренче мин район халкын, бәйрәмгә кайткан якташларны, килгән кунакларны Барда җирендә сәламлим hәм сабан туйлары уӊае белән котлыйм, hәркемгә бәхетле имин тормыш, ныклы сәламәтлек, озын гомер телим.
Бәйрәм белән, дуслар! Ә уй-хисләргә килгәндә, районныӊ милли бәйрәмнәребезне матур эшләр белән каршылавын билгелисем килә.
Биредә ”Хезмәт белән шатлык янәшә“ дигән сүзләр хәтергә килә, дөрестән дә, эшләр уӊышлы икән, димәк, шатланырга да, бәйрәм итәргә дә нигез бар.
— Районда алып барылучы эшләр турында сөйләсәгез иде.
— Басу эшчәннәренеӊ язгы чәчүне намус белән башкарып чыгулары hәм яхшы уӊышка нигез салулары, терлекчелек тармагында тотрыклылык тәэмин ителү мисаллары авылларыбызда тормыш учагы саклануы турында ачык сөйли. Ярышта җиӊүче итеп быел ”Искир“ ОООсы танылды, ”Триумф“ hәм ”Мир“ хуҗалыклары яхшы нәтиҗә күрсәтте. Крестьян-фермер hәм шәхси хуҗалыклар халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә шулай ук лаеклы өлеш кертәләр.
Сабан туе – ул иӊ беренче авыл хезмәтчәннәре бәйрәме, hәм бүген аларга чын күӊелдән рәхмәт белдерәсе, эшләрендә уӊышлар телисе килә.
Районда социаль инфраструктураны үстерү, уӊайлы шәhәр мохите булдыру, инициативалы бюджетлаштыру проектларын тормышка ашыру буенча ныклы эш алып барыла. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә Искирдә hәм Бардабашта яӊа фельдшер-акушерлык пунктларын файдалануга тапшырдык, тиздән Таныпта шундый вакыйга көтелә, быел янә Икенче Әрҗәндә, Кодашта шундый учреждениеләр, Үдиктә санитар-врачлык амбулаториясе төзеләчәк. Каенавылны, Үдикне, Бардада ”Западный — 3“ микрорайонын газлаштыру буенча эш оештырылды, Озын Яланда hәм Каенавылда ачык спорт мәйданчыклары булдыру билгеләнде.
Юллар, урамнар ремонтлау hәм төзү юнәлешендә күп эшләнә.
Инициативалы бюджетлашытру проектлары нигездә Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгын каршылау белән бәйле. Алар Бардада, Каенавылда, Төнгүктә, Шермейкада Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган hәйкәлләрне hәм алар тирә-юнен төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Уӊайлы шәhәр мохите программасы кысаларында ике Әрҗән авылында, Үдиктә, Бардада, Озын Яланда, Сарашта төзекләндерү буенча проектлар тормышка ашырылачак.
Шуны билгелисем килә: күп нәрсә кешеләр инициативасына бәйле. Район халкы эшчән, уӊган, хуҗалыкларын яхшы карап тоталар, заманча йортлар төзәләр, авылларныӊ җәмәгать тормышында, төзекләндерү эшләрендә катнашалар. Милли бәйрәмнәребез уӊае белән дә районда күп эшләр башкарылды, hәм аларда предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары белән берлектә авыл җирлекләре администрацияләренеӊ, киӊ җәмәгатьчелекнеӊ өлеше зур булды, бүген hәркемгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
— Быелга билгеләнгән эшләр турында әйтелде. Аларны нәтиҗәле башкару киләчәктә барлык юнәлешләр буенча эшләрне шулай ук ныклы алып бару өчен нигез бирәчәк, дип ышанырга мөмкиндер.
— Дөрестән дә, соӊгы елларда районны үстерү юнәлешендә күп эшләнә, ә киләчәккә планнар тагын да зуррак.
Заман кыенлыкларына карамастан, без башлаган эшләрне дәвам итәчәкбез hәм үстерә барачакбыз. Районда яшәү шартларын яхшырту, уӊайлы мохит булдыру – беренче төп бурычыбыз, район администрациясе hәм Земство Җыелышы шул курстан тайпылмаячак.
Край хакимият органнары, службалары hәм предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, күпчелек мәсьәләләрдә аӊлау hәм проект-тәкъдимнәребезне хуплау табабыз. Киләчәктә безне тагын да күбрәк эшләр көтә. Биредә район халкыныӊ теләктәшлеге зур әhәмияткә ия. Бердәм булганда, бер максатлар белән яшәгәндә барысына да ирешербез, дип ышанам.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *