Үзеңә ышан — чемпион бул

Будь чемпиономОКТЯБРЬДә дүртенче Паралимпия фестиваленең V этабын үткәрү кысаларында «Үзеңә ышан — чемпион бул» (инвалид балалар өчен) девизы астында «Әти, әни, мин — спорт гаиләсе» край ачык спорт бәйрәме үтте.
Бу бәйрәмгә край рәсемнәр конкурсында катнашучы-җиңүчеләр һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Гран-прига (13-17 яшь группасында) Аида Ибраһимова ия булды. Аида балалар иҗат йорты каршындагы «Свет жизни» түгәрәгендә 6 ел шөгыльләнә (өендә укытыла). Ул зур, тату гаиләдә тәрбияләнә. Кыз әкиятләр иҗат итә, рәсем ясарга ярата, тыңларга, аралашырга өйрәнә. Үз көчеңә ышаныч тәрбияләү буенча эш иң катлаулысы. Балага үзен күрсәтү мөмкинлеге бирү бик мөһим.
I урында Ренат Юнысов (кече яшь группа, 7-12 яшь), ул грамота белән бүләкләнде. Ренат һәр яңа көнне көтеп ала. Аның күзләреннән һәрвакыт шатлык, наз һәм гаҗәпләнү бөркелә. Тәрбияләнүчеләрем үз-үзләренә ышаналар, аларның физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, үз хыяллары, омтылышлары, теләкләре, өметләре бар.
Аларның ирешкән уңышларына мин бик сөенәм. Бу малай-кызлар үзләренең эшләренә бөтен күңелләрен салалар, хыялларын чагылдыралар. Ә алар мәрхәмәтлелек һәм яхшылык, ярату һәм аңлау тоеп үсәләр. Туганнары һәм якыннары алар белән янәшә, авыруларны һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр.
Роза ГАЯЗОВА, балалар иҗат йорты «Свет жизни» түгәрәге җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *