Тырышларның эше уң була

Абузовы100 БАШТАН күбрәк сарык, 50 умарта бал кортлары, өч сутыйда теплица, карплары белән буа, иркен йорт һәм каралты-кура — болар барысы да II Әрҗәндә яшәүче Рәис Ибрай улы һәм Мәүлидә Хәбибрахман кызы Абузовлар гаиләсенең 15 сутый участогында урнашкан.
КФХ хуҗасы сүзләре буенча, алар ел әйләнәсендә табыш алалар. Теплица инде апрельдә үк кыяр уң ышы бирә башлый, аннан — помидор, баклажан һәм борыч. һәр көн түтәлләрдән тоннага якын яшелчә алалар. Җәен һәм көзен гаиләне бал кортлары «туйдыра», кышын — сарыклар, үгезләр һәм сыерлар. Ә буа биредә ике мөһим функция башкара, беренчедән, ул теплицага салу өчен җылы су, икенчедән, анда карплар үрчетелә. Кыскасы, кунаклар килсә, балык эзләп еракка китәсе түгел.
— Безнең сарыклар ике токымлы: «Миронос» һәм «Романовский». Бу ике токым да йоны белән дан тота, әмма, кызганычка каршы, без аны әлегә файдаланмыйбыз, — дип уртаклаша безнең белән Мәүлидә апа. — Шулай итеп сарыкчылык белән шөгыльләнү бездә буыннан-буынга күчеп килә. Башта, Закир картәти белән Кубра картәни сарык асраганнар, алар бияләйләр, оекбашлар бәйләп базарда сатканнар, йоннан матур келәмнәр тукыганнар. Аннан минем әнием шөгыльләнде, хәзер менә — мин. һәм минем кызым Раушания дә шулай ук нәселле сарыклар асрый, ул ферма ачты.
Сату базары белән Абузовларның проблемасы юк. Продукциянең төп өлешен районның зур булмаган кибетләренә тапшыралар, шулай ук авыл халкы сатып ала. Бал зур соралу казана, аларның Пермьнән һәм Төньяктан даими сатып алучылары бар.
— Без сарыкларны корбанлыкка барлык таләпләрне саклап үстерәбез, шуңа күрә аларны, нигездә, корбанлыкка алалар. Гомумән, сарык — ул үзенчәлекле хайван, сарыкчылык — изге эш, сарык асраучының йортында һәрвакыт муллык булачак, әгәр авылда корбанлыкка сарык тотучылар калмаса, ул вакытта авыл да юкка чыгачак, — ди әңгәмәдәшем.
Күпләр корбанлык елга бер тапкыр гына чалына дип уйлый, әмма бу йоланы үтәү өчен башка сәбәпләр дә шактый икән, мәсәлән, бала туганда яки ниндидер зур эш башлаганда, яисә, эшмәкәрлек эшчәнлеге, йөрт төзелеше яки вафат булган туганнар хөрмәтенә корбанлык чалынырга мөмкин.
Рәис һәм Мәүлидә Абузовлар инде 39 ел авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Аларның күптөрле эшчәнлеге күпкырлы белем дә таләп итә. Мәүлидә Хәбибрахман кызының ветеринар белеме һәм тәҗ рибәсе кирәк булып тора. Шулай ук ул Чернушка механик-технологик техникумының Барда филиалында умартачы-мастерга да укыган, «Миттлайдер буенча ябык грунт агроном-яшелчә-җиләк-җ имеш үстерүче» һәм «Буа балыкларын үстерү технологиясе» курсларында да укый.
Дәүләт мондый кайгыртучан хуҗаларны игътибарсыз калдырмый, Абузовлар дәүләттән ярдәм берничә тапкырлар алганнар. Региональ бюджет средствосына терлекләрнең баш санын, умарталарын, күчләр санын арттыралар. Әмма хуҗалар ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмыйлар, теплицаларын яң артырга, яшелчәләр күләмен арттырырга һәм зур кибетләргә хезмәттәшлек турында тәкъдим белән чыгарга планлаштыралар.
Абузовлар гаиләсендә өч кыз үскән: Раушания — икътисадчы, финансист, бүген — фермер. Розалия Пермьдә яши, ул медицина хезмәткәре. Рәисә, иң кечкенәсе, әлегә өлкән апасына ярдәм итә. Өмет һәм ышаныч булып оныклар үсә, киләчәктә алар картәти һәм картәниләренең эшен дәвам итәрләр, дип ышанабыз.
Венера ШАРАФУТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *