Батыркаевлар хуҗалыгы — крайда иң яхшысы

Подворье Батыркаевых – лучшее в крае
16 ноябрьдә Пермьдә “Иң яхшы ветеран гаилә хуҗалыгы-2017“ край смотр-конкурсы үтте, анда Барда районын Озын Яланнан Әдибә Фазил кызы hәм Равил Мөбәрәк улы Батыркаевлар тәкъдим итте. Алар бу хөрмәткә этаплап сайлап алу буенча лаек булдылар. hәм край конкурсы Батыркаевларга җиңү шатлыгы бүләк итте.
Бу гаилә, чыннан да, уникаль. Гаилә башлыгы Равил Мөбәрәк улына 71 яшь. Ул Озын Ялан урта мәктәбенең физкультура укытучысы. Педагогик стажы 50 ел. 28 ел район ОБЖ укытучылары методик берләшмәсе белән җитәкчелек итте. “Халык мәгарифе отличнигы“, “Физик культура отличнигы“ билгеләре, “Россия патриоты“ медале (Барда районында бердәнбер) белән бүләкләнде.
Әдибә Фазил кызына шулай ук 71 яшь, математика укытучысы, мәктәп директорының укыту эше буенча урынбасары булып эшләде. Педагогик стажы – 40 ел. Педагогик хезмәт ветераны, “Халык мәгарифе отличнигы“ билгесе белән бүләкләнгән.
Батыркаевлар 3 бала тәрбияләп үстерде, аларда үз профессияләренә карата мәхәббәт тәрбияли алды. Балалары hәм оныклары педагогик династияне дәвам итәләр. Кызлары Резеда Равил кызы Камакаева – югары категорияле география укытучысы. Аның педагогик стажы – 26 ел, аларның 24се – укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Уллары Рөстәм Равил улы – физкультура укытучысы, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры, 17 ел педагогик стажга ия.
Батыркаевларның икенче улы Ренат Равил улы – Пермь милли тикшеренү политехник университетының югары категорияле физкультура преподавателе. Аның педагогик стажы 14 ел.
Бүген Батыркаевлар гаиләсендә алты онык hәм бер оныкчык дус-тату үсәләр.
Балалар hәм оныклар әти-әниләренә хуҗалык алып барырга ярдәм итәләр. Шәхси ярдәмче hәм йорт хуҗалыгын алып бара белү hәм осталык кече яшьтән тәрбияләнә, буыннан-буынга күчеп килә.
Батыркаевлар гаиләсе – социаль актив гаилә. Алар – “Кама буе гаиләсе“ край конкурсы “Пермь династиясе“ номинациясендә лауреат, “Иң яхшы картәни“ hәм “Иң яхшы картәти“ муниципаль конкурсларда абсолют җиңүчеләр.
hәм, әлбәттә, алар спортка бик бирелгән гаилә. Поселениедә бер генә спорт чарасы да аларның актив катнашуыннан башка үтми, гаилә әгъзалары район спорт ярышларында да катнашалар.
Искиткеч артистлар да әле Батыркаевлар. Алар катнашында спектакльләр, үзешчән сәнгать чыгышлары, баянда виртуоз уен, дәртле биюләр, үзләре язган җырлар hәм шигырьләр – менә аларның тулы булмаган исемлеге. Алар “Күбәләк“ гаилә ансамбле оештырдылар, ул безнең районга зональ hәм өлкә үзешчән сәнгать конкурсларында җиңү китерде.
Батыркаевлар – күп кенә социаль-мәдәни проектлар конкурсларында җиңүчеләр. Хәзер алар “Татар гаиләсендә кунакта“ авыл этнография туры“ авторлык проектын тормышка ашырып, үзләрендә туристларны, администрация вәкилләрен кунакка кабул итәләр. Аларда Пермьнән “Дуплекс“ мәктәбе туристлары, край журналистлары, Мәскәү hәм Пермь туристик тармаклары экспертлары, тарихчылар hәм туган якны өйрәнүчеләр кунакта булдылар, “Бала йорт“ гаилә музее белән таныштылар.
Край конкурсы компетентлы жюрие, тамашачылары игътибарына милли ризыклар hәм ашамлыклар, заготовкалар, эчемлекләр h.б. тәкъдим ителде. Стендларда hәм альбомнарда гаилә әгъзаларының барлык күпкырлы эшләре hәм аларның бүләкләре чагылдырылган иде.
Кул эше әйберләре аерым стендны били. Келәмнәр, паласлар, оекбашлар, бияләйләр, түбәтәйләр, чигелгән япмалар, мендәр тышлары. Чүлмәк, пешкән бәрәңге hәм коймаклар белән пенопластан ясалган мич үзе ни тора.
Тамашачылар таң калдылар, бу гаиләнең ничек барысына да өлгерә алуына гаҗәпләнделәр. Күргәзмәдән тыш, Батыркаевлар балалар hәм оныклар катнашуында презентация әзерләгәннәр иде.
Милли костюмнарда, хуҗалык башлыгы аккомпонементы астында зур концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады. Оныклары Аделина Батыркаева hәм Светлана Камакаева башкаруындагы биюләр көчле алкышларга лаек булдылар, тамашачылар hәм жюрины әсир иттеләр.
Шулай ук смотр-конкурста крайның башка районнарыннан вәкилләр катнашты. Барлыгы Кама буеның 8 ассоциациясеннән 9 хуҗалык иде. Тиңдәшлечә 2 hәм 3 урын алган Кишерть hәм Лысьва районнарыннан хуҗалыклар бик матур программа әзерләгәннәр. Барысы да бик тырышкан, әмма бардалыларга тиңнәр булмады.
Шунысы сөенечле, өлкән буын вәкилләре кул кушырып утырмыйлар, алар эшләргә, балаларны hәм оныкларны да эшкә өйрәтергә күнеккән.
Батыркаевлар, аларның балалары, Озын Ялан поселениесе ветераннар советы исеменнән район ветераннар советына (рәисе Т.С.Ишморатов), район башлыгы С.М.Ибраевка край смотр-конкурсында катнашуны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Резидә РӘМИЗОВА, ветераннар советы рәисе. Озын Ялан авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *