Хезмәтегез ихтирамга лаек

Празднование Дня работника сельского хозяйства и перерабатывающей промышленности
Агымдагы хезмәт елының язгы-көзге чорына йомгак ясалды, алдынгылар исемнәре ачыкланды. Тик бу әле билгеле бер вакыт аралыгына нәтиҗә ясау гына. Авыл хуҗалыгы — тынгысыз тармак. Басу-кырлардан уңыш җыеп алып җирләрне туңга сөрү, терлекләрне көтүләү тәмамлану белән шулай ук җаваплы саналган кышлату чоры башлана.
Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә уздырылды. Фойеда авыл хуҗалыгы продукциясеннән күргәзмә-ярминкә оештырылган иде.
Сәхнә бик матур бизәлгән. Алып баручылар Рәмзидә Шәрәфетдинова hәм Ренат Шабаев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы хөрмәт белән дәштеләр. Биюче Зөлфидә Нурыева башкорт кызлары биюен башкарып чиккән сөлге белән табыннарыбыз күрке, муллык билгесе — икмәк бүләк итте.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе hәм кулланучылар базары начальнигы М.Ф. Әхмәев котлавында башкарылган эшләр дә чагылды:
— Эшкәрткән җирләребез 16 мең гектар тирәсе тәшкил итә, авыл хуҗалыгында барысы 2,5 мең кеше эшли. Тырышканнар уңай күрсәткечләргә ирешә, булдыра. Бәйрәм белән котлап сезгә ныклы тазалык, уңышлы хезмәт телисе килә, — диде.
Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев иң беренче край авыл хуҗалыгы министры И.П. Огородов исеменнән бәйрәм котлавын җиткерде.
— Табигать шартлары безне я яңгырлары, я корылыгы белән сыный. Тик сез бирешмисез, тырышасыз, яңа юнәлешләр буенча эшлисез. Соңгы елларда үсеш динамикасы сизелә, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! — диде ул.
2016 елда уңыш җыю, терлек азыгы әзерләү, терлекләрне җәйге көтү чорында тоту буенча смотр-конкурс йомгаклары буенча җиңүче булып “Триумф“ ОООсы (директоры В.М. Сарбаев), “Искир“ ОООсы (директоры Р.Ш. Таразов) hәм “Мир“ ОООсы (директоры М.Н. Галиев) танылды. Крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсемлекчелек hәм терлекчелек продукциясе җитештерү күләмнәрен арттырган өчен “Дмитрий Владимирович Рожков“ КФХсы, “Сәфирә Әхмәтҗан кызы Ибраhимова“ КФХсы hәм “Рим Гафият улы Галиев“ КФХсы билгеләнде. Сергей Миннихан улы бу хуҗалык вәкилләренә җылы котлау сүзләре белән мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов та җирдә эшләүчеләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте:
— Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр, хөрмәтле ветераннар, hөнәри бәйрәмегез белән сезне! Без барыбыз да авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән, hәркайсыбызның шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Тармак үсеш алсын өчен федераль hәм край бюджетыннан средстволар җәлеп итәргә тырышабыз. hәр хезмәткәргә ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез, — диде.
Котлаулары белән шулай ук край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның ярдәмчесе Владимир Сухих, “Бердәм Россия“ партиясенең Пермь крае региональ башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары С. Ю. Бритвин, 23 санлы сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченконың ярдәмчесе С.О. Казаков, Балык үрчетү федераль агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җәмәгать советы әгъзасы В.В. Копытов, край Роспотребнадзор идарәсенең көньяк территориаль бүлеге начальнигы И.Я. Андриив, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәев hәм башкалар чыгыш ясады, изге теләкләрен җиткерде.
Шул ук көнне Бакчавыл янында “Тукачев Исмәгыйль Мидхәт улы“ КФХсы базасында балык үрчетү буенча ферма ачылды. “Чикләнгән су белән тәэмин итү җайланмасында осетр үрчетү буенча вак товарчылык производствосы оештыру“ проекты тормышка ашырылды. Марат Фидәрис улы Әхмәев фикеренчә, район тормышында бу вакыйга зур мәгънәгә ия. Проект уңышлы эшләгән очракта, сәүдәдә үзебездә үстерелгән осетр балыгы барлыкка килергә мөмкин.
Открытие рыбоводческой фермы на базе КФХ Исмагиля Мидхатовича Тукачева д. Чалково
Тол елгасы буенда балык үрчетү буенча ферма булдыру турында сүз башлап 2012 елда күтәрелә. Проект край Авыл хуҗалыгы министрлыгында яклау табып финанс ярдәменә лаек була. Район башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, Барда поселениесе Депутатлар советы рәисе Д.М. Юсуфкулов хезмәткәрләргә эшчәнлекләрендә уңышлар, максатларына ирешүләрен теләде.
Менә тантаналы мизгел — кызыл тасма кисү вакыты җитте. Чарада катнашучылар балык үрчетү фермасы эченә үттеләр. Түбә астында җылытылган бинада 16 бассейн урнаштырылган. Аларның сигезенә инде осетр балыклары җибәрелгән. “Тукачев Исмәгыйль Мидхәт улы“ КФХсы инженеры Вадим Рафикъ улы Гасанов сүзләренчә, биредә стерлядь (чөгә балыгы), чуртан бар, алга таба форель (керкә) hәм карась (табан балыгы) үрчетү турында сүз алып барыла. Шунысын әйтү дә мөhим, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан В. Р. Гасановка hәм “Тукачев Исмәгыйль Мидхәт улы“ КФХсында балык үрчетүче-технолог булып эшләүче яшь белгеч Диләрә Сөләйман кызы Маматовага мактау грамоталары тапшырылды. Ферманы ачуда катнашучыларның күп санлы сорауларына да алар җавап бирде. “Якынча әйткәндә, осетр балыгын киләсе елның көзендә сәүдәгә чыгарырга исәплибез“, — диде В. Р. Гасанов. Насыйп булсын!
Чарада катнашучы белгечләр — Балык үрчетү федераль агентлыгының Пермь крае буенча су биоресурсларына дәүләт контроле бүлеге начальнигы Анатолий Николаевич Левицкий hәм “Главрыбвод“ федераль дәүләт бюджет учреждениесенең (ФГБУ) Кама-Урал филиалы начальнигы Михаил Иванович Рогальников биредә шартларның яхшы булуын билгеләделәр.
— “Тукачев“ КФХсында товарлыклы балык җитештерелә, крайда мондый фермалар юк дәрәҗәсендә. Уңай шартлар тудырылган. Башланган эшләрендә уңышлар телисе килә, — диделәр алар.
Осетровые в Чалково
Бу теләкләргә ихластан кушылабыз. Башлаган эшләребез уңышларга илтсен. Тынгысыз hәм җаваплы тармак — авыл хуҗалыгында авырлыкларны җиңеп эшләүчеләр хезмәте чын мәгънәсендә ихтирамга лаек.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *