Авыл хезмәтчәннәренә — почет грамоталары

 

20 январьда округ администрациясенең авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе белгечләре “Искир“ ОООсында булдылар. Тантаналы шартларда Г.И.Акчардакова шофер Ю.И.Мочаловка hәм җәмгыять савымчылары Р.Р.Тайчинага hәм А.М.Абраковага Барда округының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлешләре hәм хезмәт эшчәнлегендә профессиональ якын килүләре өчен Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы исеменнән почет грамоталары тапшырды.

— “Искир“ ОООсы районыбызның иң эре хуҗалыкларыннан берсе. Бүген сез югары бүләкләргә лаек булдыгыз, аларның соңгылары булмавын телим. Эшчәнлегегез сезгә шатлык, сөт саву hәм бөртеклеләрнең уңышы буенча яхшы күрсәткечләр китерсен, — диде Гөлназ Илфат кызы hәм хуҗалык коллективын Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, авыл хуҗалыгы буенча яңа казанышлар, уңай нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

Хуҗалык җитәкчесе Н.И.Лушников сүзләренчә, “Искир“ ОООсының төп эшчәнлеге — сөт җитештерү. Хуҗалык җирләренең мәйданы — 1650 гектар, аларның шактый зур өлешенә күпьеллык үләннәр чәчелгән, чөнки предприятиедә төп басым сөткә ясала, ә яхшы сөт өчен сыйфатлы азык кирәк.

Бүгенге көндә биредә 800 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуларның 218е – сөт көтүе, шулай ук башмаклар hәм тана сыерлар бар. Җәмгыять тәүлек саен
2 тоннадан артык сөтне Юг сөт продуктлары комбинатына тапшыра. “Бүген бездә сыерлар күпләп бозаулый, бозаулау декабрьдән февральгә кадәр, кайчакта мартка кадәр дә дәвам итә. Ике айдан соң безнең өчен мөhим булган бу чор тәмамланыр дип уйлыйм, аның ярдәмендә сөт күләме дә арта. Хәзерге вакытка төп бурычыбыз – үрчемне мөмкин кадәр саклап калу. Безнең киңлекләрдә авыл хуҗалыгы куркыныч кына түгел, бик чыгымлы да. Хәер, дәүләт ярдәме бар. Безгә Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының төрле юнәлешләр буенча субсидияләр, шулай ук Барда районы бюджетыннан бүлеп бирелүче акчалар ярдәм итә“, — дип билгеләп үтте Николай Иванович.

Айсылу Мәүлит кызы авыл хуҗалыгында 1988 елдан бирле хезмәт итә, заманында бозау караучы, оператор да була. Бу тармакта аның эш стажы – 32 ел. “Искир” ОООсындагы хезмәт хакы, эш шартлары мине канәгатьләндерә. Бүген мин сыер савучы, әмма минем вазыйфама сыер саву гына керми. Шулай ук сыерларга бозауларга ярдәм итәм, күпмедер вакыт яңа туган бозауларны да карыйм. Почет hәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерәсе килә, министрлык грамотасы – иң зур мактау ул. Хезмәттәшләремә иң мөhиме – тазалык hәм лаеклы ялга чыкканчы бергә эшләвебезне телим.”

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *