Күрсәткечләр әлегә тыйнак

ЯҢГЫРЛЫ җәйдә печән әзерләүнең ничек мәшәкатьле булуын һәркем белә. Бер яктан, үләннәр яхшы үсеш алган һәм печән запасы туплау өчен мөмкинлекләр зур булса, икенчедән, аны чабып киптерү һәм җыеп алу графигына еш яуган яңгырлар үз төзәтмәләрен кертә.
Район буенча җәмәгать терлекләре өчен печән әзерләү планының әле 21,1 процентка гына үтәлүе шуны дәлилли. Эшне яхшырак оештырган хуҗалыклар бар. «Искир»дә, «Новая жизнь»дә, «Триумф»та, «Мир»да, мәсәлән, 315, 210, 190, 102 тонна печән әзерләнде, бу планга карата 35, 42, 27,1, 28,3 процент тәшкил итә, дигән сүз. «Триумф» һәм «Мир» кырчылары барлык печән рулоннарын фермалар янына ташып, өеп куярга өлгерделәр. Озынъяланлылар 2220 тонна сенаж да әзерләделәр. Ә башкаларда күрсәткечләр әлегә тыйнаграк.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында шулай ук печән әзерләүне уңышлырак алып баручылар бар: С.Ә. Ибраһимова, С.Т. Балтаева, И.М. Рәхмәтуллин, Р.Г. Галиев, Р.Ә. Арсланов КФХлары нәтиҗ әлерәк эшли.
Тулаем алганда, җитәрлек азык запасы туплау өчен әле эш күләме зур кала. Шуңа күрә һәр аяз көнне җ итештерүчән файдалану аеруча мөһим булып тора.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *