Беренче сабантуй

ПЕРМЬ КРАЕ авыл сабан туен — ул быел беренче тапкыр үткәрелде — Уинск җире кабул итте. Бәйрәм 14 июньдә район үзәге белән янәшәдәге зур мәйданда гөрләде. Сабан туенда Пермь крае губернаторы В.Ф. Басаргин, Уинск, Октябрьский, Барда, Куеда районнары рәсми вәкилләре, Татарстанның Минзәлә, Башкортостанның Аскын районнары делегацияләре катнашты. Уинскилылар белән бергә бу көнне Кама буеның егерме дүрт шәһәр һәм районы татар һәм башкортлары бәйрәм итте. Бәйрәмгә бездән Барда районы башлыгы Вазыйфаларын башкаручы Х.Г. Алапанов җитәкчелегендә зур делегация барды. Сабантуйда төрле милләтләр вәкилләре дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә чыгыш ясап, губернатор В.Ф. Басаргин крайда яңа традициягә нигез салынуын — авыл сабантуеның Уинскида башланып, ел саен төрле төбәкләрдә үткәреләчәген һәм бу бәйрәмнең халыклар дуслыгын ныгытуда әһәмиятен билгеләде. Биредә үк Татарстан һәм Башкортостан президентларының котлау хатлары укылды.
Делегацияләр парады булды. Ат чабышлары, милли көрәш, башка төр спорт ярышлары, халык уеннары үткәрелде. Көнозын җыр-музыка тынмады. Башкортостан һәм Татарстан иҗат коллективлары искиткеч матур чыгышларын бүләк итте. Край үзешчән сәнгать осталары сәхнәгә чыкты.
Чабышларда Төнгүктән Рәмис Шәрипов атлары катнашты һәм өч аты — «Сервелла», «Русская» һәм «Триумф» беренче урын яулады (җайдаклары Сергей Костин һәм Руслан Нурсубин). Алар тиңдәшлечә край губернаторы, Уинск районы башлыгы һәм эшмәкәрләр призлары белән бүләкләнде.
Милли көрәштә Уинск районыннан Фирдәвес Минниәхмәтов абсолют батыр булды. Кул көрәшендә Бардадан Әнвәр Мушаков, гер күтәрүдә Әдһәм Мушаков җиңү яулады, безнең спортчылар башка ярышларда да уңышлы чыгыш ясадылар.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *