Авыл яшәсә — ил яши

Выступает заместитель министра сельского хозяйства Пермского края Ж.А. Перевойко, рядом - Ф. Галимов и Х. Фарвазетдинов.
Выступает заместитель министра сельского хозяйства Пермского края Ж.А. Перевойко, рядом — Ф. Галимов и Х. Фарвазетдинов.

Пермь крае татар авыллары беренче икътисади форумында бу фикер күпчелек чыгышларда яңгырады. Дөрестән дә, халыкны азык-төлек белән тәэмин итүчеләр hәм авылның бүгенге социаль-икътисади эчтәлеген билгеләүчеләрнең тормышта тоткан урыны шушы фикергә нигезләнүе бәхәс тудыра торган түгел. Хуҗалык итүчеләр, икътисад турында кайгыртучылар булганда авыл киләчәккә карап яши.
Форум край губернаторы администрациясе, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Кунгур районы администрациясе ярдәме белән Тор авылында уздырылды. Программа шулай корылган иде ки, крайның унбер районы вәкилләре, шул исәптән бездән район администрациясе башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары И.С.Туйгильдин җитәкчелегендә делегация күрше-тирә — Кунгур районының Яланоч, Орда районының Искеавыл hәм Башап авылында да булырга өлгерделәр. Шунысы уңай – биредә татар авыллары үзара якын урнашканнар, hәм бу Ирень буе татарларының яшәеше белән тулы танышу мөмкинлеге бирә. Өч юнәлеш тәкъдим ителде: сөт терлекчелеге hәм үсемлекчелек; ит терлекчелеге hәм үсемлекчелек; социаль сфераны үстерү, форумда катнашучылар аларны үзләренең шөгыльләре hәм кызыксынулары буенча сайлады, hәр өч юнәлеш игътибар җәлеп итәрлек иде.
Бу төбәк крестьян-фермер хуҗалыклары белән танылу алды, алар сөт hәм иттән кала ашлык, яшелчәләр, бәрәңге җитештерәләр, үз районнарында hәм край дәрәҗәсендә нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар булып исәпләнәләр. Мәсәлән, Яланочта Фәрис Саликов КФХсы бүгенге көндә 43 баш терлек тота, ит җитештерү юнәлешендә эшли. 140 гектар җирләре бар, азык культуралары hәм 25 гектарында иген үстерә. “Унөч ел элек биш баш мал алып башлаган идек, — ди хуҗалык башлыгы. – Елдан-ел үстереп барабыз, алга таба планнар тагын да зуррак“.
salikov
Аннан ерак түгел “Якуп“ хуҗалыгы урнашкан, башлыгы – Илгиз Хатыпов. Ул сөйләгәннәр күпләрдә соклану тудыра: 230 баш мөгезле эре терлек карыйлар, яртысы – савым сыерлары, 500 гектар җирләре бар. Башлыча ит терлекчелеге алып баралар. Хуҗалыкта И.Хатыповның уллары, шулай ук авылдашлары эшли.
— Зур эш башкаралар, шулкадәр санда мал тоту hәркемнең дә көченнән килми, — ди Уинск районының Иштирәк авылыннан Наисә Ардуанова. – Без шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы булып оештык, башлыгы – улыбыз Рөстәм. Узган ел гаилә фермасы проекты буенча 4,7 миллион сумга грант алдык, яхшы абзар төзедек. Терлекләребез санын 140 башка җиткердек.
Әйе, бу хезмәтнең бар авырлыгын эшләп караучылар яхшы белә. Ә кем вакытын hәм көчен кызганмый, булсын дип эшли, нәтиҗәгә ирешә — ул хуҗалыгын тагын да үстерү, уңайлырак шартлар тудыру турында кайгырта. И.Хатыпов хуҗалыгы абзарларындагы тәртип hәм чисталык, әлбәттә, хезмәтне яратканнан, чын күңелдән бирелгәннән килә.
— И.Хатыпов hәм Ф.Саликов хуҗалыклары бездә иң алдынгылар рәтендә баралар, алар ит җитештерү буенча ныклы шөгыльләнәләр, җитештерүне үстерү буенча планнар корып яшиләр, — ди Кунгур районы администрациясе икътисади үсеш идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Зоя Орлова.
Билгеле, форум күздә тоткан максатларның берсе – уңай тәҗрибә алу иде, hәм бу мәсьәләдә Кунгур hәм Орда районнарында күп яңалык күрергә мөмкин булды. Татар авыллары эшмәкәрләре, җитәкчеләр, социаль хезмәткәрләр – барысы да зур кызыксыну белдерделәр. Торда “Усть-Турский“ колхозы“ СПКсы, Алмаз Хавыев КФХсе басуларын карау, Орда районында Эльмир Мәрдәмшин, Ралик Котдусов җитәкләүче h.б. хуҗалыклар эшчәнлеге, ә социаль сфера хезмәткәрләре өчен мәктәпләр hәм мәчетләр белән танышу да җанлы фикер алышу шартларында барды. Безнең район делегациясен җитәкләүче И.С.Туйгильдин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Р.Исмакаев, идарә белгечләре, фермерлар hәм эшмәкәрләр шулай ук күп нәрсә алып кайттылар.
Килгән кунаклар арасында Башкортостанның hәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та бар иде. Танылган җырчының икътисади формуга ничек hәм ни сәбәпле килеп чыгуы күпләрдә сорау тудырды.
— Хуҗалыкта бер кәҗәбез бар, шуннан ничек күбрәк сөт алырга кирәклеген өйрәнергә килдем, — дип шаяртты Фән абый.
Ә чын сәбәбе, билгеле, башка иде. Форумга ул якын дусты Фәнир Галимов белән килде. Алар Башкортостанда, берсе Шаран районында, икенчесе Туймазыда яши. Беренче тапкыр бергә озын юлга чыгулары түгел икән: ике дус татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә булганнар, Фәнир Гыйлметдинович бу юлы да дустын ерак сәфәргә дәшкән.
fanir
Ф.Г.Галимов – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче “Рәсәйнең татар авыллары“ Бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасы рәисе. Ә форум үткәрү тәкъдиме белән чыккан hәм аны оештыруга зур өлеш керткән А.А.Хавыев исә шушы оешмада рәис урынбасары (КФХ башлыгы Алмаз Альберт улы – техник фәннәр кандидаты, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте идарәсе әгъзасы да әле). Август башында Бөтендөнья татар конгрессының Казанда узган алтынчы съездында А.Хавыев та, Ф.Галимов белән Ф.Вәлиәхмәтов та делегат буларак катнаштылар. Гомумән, форумга Пермь краеннан съезд делегатларының күпчелеге килгән иде.
hәм менә Ирень буенда яңа очрашу. Терлекчелек фермалары, басулар, А.Хавыев КФХсенең базасы белән танышканның соңында Фәнир Гыйлметдиновичка сораулар бирәм:
— Сез Башкортостан hәм Татарстан авылларында күп тапкырлар булган кеше, әйтегез әле, биредәге авыллар hәм хуҗалыкларны алар белән чагыштыру урынлымы, бүгенге форум нинди тәэсирләр тудырды?
— Дөресен әйтим, бүген Тор авылында шундый зур форум үтәр дип көтмәгән идем. Хуҗалыкларның эшне югары нәтиҗә hәм культура дәрәҗәсендә оештырулары бик уңай хәл, ә Алмаз Хавыев хуҗалыгындагы заманча техника, автоматлаштырылган яшелчә саклагыч — искиткеч, күпләрнең хыялы. hәркайда шуңа омтылырга кирәк.
Бу форум Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты hәм “Рәсәй татар авыллары“ оешмасы карамагында үтә. Пермь крае hәм районнар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы җаваплы хезмәткәрләре, белгечләр, авыл эшмәкәрләре hәм социаль хезмәткәрләре катнашу аның дәрәҗәсен билгели. Ышанам, мондый эшнең нәтиҗәсе булмый калмаячак. hәм тагын бу тәҗрибәне татарлар яшәүче башка төбәкләрдә дә куллану отышлы булачак.
Пленар утырыш укучы бала Әминә Назина чыгышы белән ачылды, ул “Хәлең ничек, авыл?“ дигән шигырь сөйләде. Чыннан да, бүген авылда хәлләр төрле: кайда торлылар, яланочлылар, искеавыллылар, башаплылар кебек эшлиләр, анда халык та эшле, тормыш та җитешле. Ә кайдадыр әле hаман нидер көтәләр, эш оештыру, продукция җитештерү хакында кайгыртмыйлар hәм … зарланалар.
— Авыл саен шундый уңган, булдыклы егетләр күбрәк булса иде, — ди Фәнир Галимов. – Шул чагында hәр авыл үсеш алыр, яшьләр туган җирләрендә торып калыр, тормышны алга алып барыр иде.
Беренче икътисади форумда катнашучыларны Кунгур районы башлыгы В.И.Лысанов, край авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ж.А.Перевойко, край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х.Фәрвәзетдинов сәламләде. Край губернаторы администрациясенең милли мөнәсәбәтләр бүлеге әйдәп баручы консультанты И.П.Оборина вакытлыча губернатор вазыйфаларын башкаручы М.Г.Решетниковның сәламләү хаты белән таныштырды.
Чыгышлар край татар авылларының бүгенге социаль-икътисади хәле, край авыл хуҗалыгын үстерү стратегиясе, авыл социаль сферасында инвестиция проектларын тормышка ашыру, Кунгур төбәгендә татар авыллары үсеше тарихы мәсьәләләренә багышланды. Аннан соң “Авылда эшмәкәрлекне үстерү“, “Тормыш hәм бизнес алып бару өчен уңай мохит булдыру“ hәм “Авыл тормышының перспектив образын булдыру“ темалары буенча түгәрәк өстәлләр оештырылды, аларны А.А.Хавыев, Октябрь районы башлыгы Г.В.Поезжаев, край татарлары мөхтәрияте рәисе урынбасары С.Н.Назин алып бардылар. Соңыннан форумга йомгаклар ясалды, резолюция кабул ителде.
Күпләр край татар авыллары икътисади форумына уңай бәя бирде hәм аның дәвамы булачагына ышаныч белдерде. Иң мөhиме – ул авыллар тормышын җанландыруга, авылларны яңартуга hәм үстерүгә этәргеч бирсен, ә бу исә икътисадны үстерүдән башка мөмкин түгел.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.
 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *