Көнүзәк сорауларга — тулы җаваплар

parkuroki1
Соңгы елларда парламент дәресләре үткәрү матур традициягә әверелде. Быелгы дәресләрнең максаты: крайны өйрәнү, тикшеренү эшләрен тормышка ашыру hәм социаль инициативалар аша кече ватанга хөрмәтле hәм бәhалы караш тәрбияләү. Сайланган hәм башкарма хакимият органнары вәкилләре белән очрашулар 18 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясендә, 19 октябрьдә коррекция мәктәбендә, үзәк район китапханәсендә hәм колледжда уздырылды.
Барда гимназиясендәге парламент дәресен тарих, җәмгыять белеме hәм хокук фәннәреннән укытучы Хәнифә Минәхәт кызы Курлищук алып барды. Пресс-конференция рәвешендә узган бу дәрес “Яшь идарәчеләр: Пермь краен беләм hәм яратам“ дигән темага багышланды. Югары класс укучылары Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, башлыкның территорияләрне үстерү буенча урынбасары
В.Р. Әмирова, 23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, район Земство Җыелышы эшләре белән идарә итүче С.В. Юсуфкулова, Земство Җыелышы депутаты Җ.С. Габдулхакова, Барда авыл поселениесе депутаты Н.Г. Исмәгыйлова, Яшьләр парламенты рәисе А.Р. Зәйләева, Яшьләр парламенты әгъзалары Л.Ф. Кучукбаева hәм Д.Н. Филинов белән очрашып, үзләрен борчыган сорауларын бирә алдылар.
Яңгыраган сорауларга караганда, укучыларны торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге, төгәлрәк әйтсәк, кышын урамнарны кардан чистарту мәсьәләсе, сайлаучыларның хакимияткә ышанычы, район башлыгының hәм аның гаилә әгъзаларының җәмәгать эшләрендә, әйтик, өмәләрдә катнашуы, халыкның хокукый hәм сәяси культурасын күтәрү кирәклеге кебек мәсьәләләр борчый. Егет hәм кызлар районда транспорт салымы җыелу күләме hәм аның юлларны төзекләндерүгә тотылган өлеше, сайлаучылар алдында депутат намусы, экология торышы яки районда чүп-чарны аерып җыюны оештыру кебек актуаль hәм көнүзәк проблемаларга да кагылдылар. Сергей Миннихан улы hәм аның урынбасары Венера Рафит кызы, депутатлар бу сорауларга тулы hәм нигезләнгән җаваплар биреп, яшьләрне үзләрен дә актив булырга чакырдылар.parkuroki2
Икенче көнне парламент дәресләре дәвам итте. Барда коррекция мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме hәм география укытучысы Алия Халит кызы Акманаева фәнни дәрес үткәрде. Җиденче класс укучылары гаиләне, дус-туганнарны бер табынга җыйган өстәл күрке – самавыр, аның төрләре, формалары турында бай мәгълүмат туплаганнар, тикшеренү эшләре алып барганнар. Шунысы үзенчәлекле, туган шәhәре Тула булган самавыр элек-электән Пермь краеның Суксун шәhәрендә дә җитештерелгән. Биредә 2005 елда самавырга 3,2 метр биеклектә hәйкәл дә ачылган. Укучылар самавыр ярдәмендә чәй кайнатуны гамәлдә күрсәттеләр. Дәрес кунаклары — район башлыгы С.М. Ибраев, аның беренче урынбасары
Т.В. Балтаева, Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы депутатлары И.Р. Вахитов, Ә.М. Мөстәкыймова дәреснең кызыклы hәм файдалы, югары дәрәҗәдә узуын билгеләп укучыларга уңышлар, хезмәт сөючән, тырыш булып үсүләрен теләделәр. Егетләр hәм кызлар район җитәкчеләренә үзләрен борчыган мәсьәлә — коррекция мәктәбенең үз спорт залы булмавы турында әйттеләр. Биредә тәрбияләнүчеләр арасында спортчылар байтак, hәм бу сөенечле күренеш. Шулай ук укучыларның яшелчәләрдән мул уңыш алуы, терлекләр асравы уңай хәл. Иң мөhиме — алган хезмәт күнекмәләре киләчәк тормышларында ярдәм итсен, тормышта hәркем үз урынын тапсын.
Район үзәк китапханәсендә узган чираттагы парламент дәресендә икенче Барда урта мәктәбенең
11 классы укучылары катнашты. Алып баручылар — китапханә хезмәткәрләре Ленара Батыркаева hәм Әлфия Назарова бу чараны эчтәлекле, нәтиҗәле итәр өчен барысын да эшләделәр. Пермь крае буенча фильмнар аша кызыклы hәм тарихи фактларга нигезләнгән мавыктыргыч сәяхәт оештырылды, бай сәяси мәгълүмат җиткерелде. Унберенчеләр үзләре дә сынатмады, сәхнәләштерелгән күренеш hәм җитди сораулар әзерләп белекле булуларын расладылар. Яшьләрне социаль түләмнәр түләү hәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, авылларны газлаштыру, юлларны вакытында кардан чистарту, халыкның күп өлешенең яшәү минимумыннан түбән дәрәҗәдә булуы, эчкечелекнең артуы, буш вакытны уздыру, бердәм дәүләт имтиханнары, бөтенрәсәй тикшерү эшләре (ВПР) тапшыру hәм башка сораулар борчый.
Парламент дәресендә катнашучы Земство Җыелышы рәисе
Х.Г. Алапанов, Барда авыл поселениесе Депутатлар советы рәисе Д.М. Юсуфкулов, Яшьләр парламенты рәисе А.Р. Зәйләева үз фикерләрен белдерүләре, тормыштагы проблемаларны яктыртулары өчен укучыларга рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәкләрендә уңышлар теләделәр. “Дөньяга карашыгыз, проблемаларны күрә белүегез хуплауга лаек. Яшәгән төбәгебезне уңайлы hәм күркәмрәк итәр өчен проблемаларны чишүдә бердәмлек, активлык күрсәтик“, — диделәр алар.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *