Истәлекле очрашулар

БАРДА ҖИРЕ зур кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев hәм конгресс Башкарма комитетыныӊ җаваплы хезмәткәрләре, Идел буе федераль округы төбәкләре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре hәм әгъзалары 31 январьда округ белән таныштылар hәм үткәрелгән чараларда катнаштылар. Кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде, ул Бардада урнашкан учреждениеләрдә, Габдулла Тукай паркында булу hәм шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу, Үдик урта мәктәбе газ котельныен ачу hәм мәктәп эшчәнлеге белән танышуны үз эченә алды.

Ә төп чаралар Барда мәдәният hәм ял үзәгендә үткәрелде. Биредә кунаклар танылган якташыбыз Р.Ф. Ягъфәровныӊ тууына 75 ел тулу уӊае белән багышланган, милли hөнәрчелек әйберләре hәм ашамлыклары, “Таӊ“ редакциясендә нәшер ителгән китаплар күргәзмәләре белән таныштылар.

Васил Гаптелгаяз улы Шәйхразиев Идел буе федераль округыныӊ Удмуртия, Башкортостан, Марий Эл республикалары hәм Түбән Новгород өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыныӊ 2020 елдагы эшчәнлеге hәм быел башкарасы эшләр турында сөйләде. Төбәкләр татар иҗтимагый оешмалары рәисләре чыгышлары булды.

Очрашуларда Пермь крае губернаторы администрациясенеӊ эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары А.А. Субботина, Татарстан Республикасыныӊ Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Х.М. Гыйлфанов, Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов hәм аныӊ беренче урынбасары Т.В. Балтаева, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов, Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н. Назин катнашты.

1 февральдә В.Г. Шәйхразиев Пермьдә край татар иҗтимагый үзәкләре җитәкчеләре hәм әгъзалары белән очрашты.

Ибраhим Тимганов фотолары.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *