Патриотик тәрбия үрнәге

З.Х. Аминов
З.Х. Аминов

Барда районында яшәүчеләр батыр якташлары: Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев, Дан орденының тулы кавалерлары Зариф Әминов, Әхәт Даутов белән хаклы рәвештә горурлана. Декабрь аенда З.Х. Әминовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Яңавылда hәм Султанайда истәлекле чаралар оештырылды.
Көннең шактый салкынча булуына да карамастан, hәр ике авылда укучылар, яшьләр, өлкәннәр катнашында хәтер кичәләре оештырылды. Зариф Хурамша улы Әминов мондый хөрмәткә чын мәгънәсендә лаек зат. Сугыш утын башыннан ахырына кадәр кичкән, бик күп батырлыклар кылган фронтовик, тыныч тормышта тырыш хезмәт иясе яңавыллылар hәм султанайлылар күңелендә якты хисләр белән саклана. Агымдагы елның беренче сентябрендә (вафат булган көнендә) туган авылы Султанайда Дан орденының тулы кавалеры З.Х. Әминовка бюст-hәйкәл ачылды, шунда ук сугыш ветераннары исемнәре язылган мәрмәр плитәләр дә куелган. Бу эш “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы тарафыннан үткәрелүче социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашып яуланган грант хисабына башкарылды.
Геройның туган көне — 100 яше тулуы да патриотик тәрбия үрнәге буларак истә калырлык итеп үткәрелде. Чара 13 декабрьдә Яңавылда каберенә тере чәчәкләр, веноклар салудан башланды (рәсемдә). Яңавыл төп мәктәбе укучылары, авыл халкы, катнашучылар батыр якташыбызны, яу кырында hәлак булучыларны, арабыздан киткән сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
На могиле Зарифа Хурамшовича
Алга таба чара җылы, якты мәдәният йортында дәвам итте.
— Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов исеменнән данлыклы якташыбыз З.Х. Әминовның тууына 100 ел уңаеннан сезне котлыйбыз. Имин тормыш телибез. Хәзерге буын сугыш вакытында кичерелгән авырлыклар турында белеп үсәргә тиеш, — дип мөрәҗәгать итте район администрациясе эшләре белән идарә итүче
И.Р. Исмакаев.
Район Земство Җыелышы депутаты И.Ш. Урстемиров:
— Бүген истәлекле көн —
З.Х. Әминовка багышланган чарага җыелдык. Быел герой якташыбыз Шәрифҗан Казанбаевның тууына да 100 ел тулды. Без аларны онытмыйбыз, яшь буынны патриотик рухта тәрбиялик, ил-көннәребез тыныч булсын, — диде.
Ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов үз чыгышында батыр якташларыбыз белән районда гына түгел, ил дәрәҗәсендә горурланырлык дип билгеләде. Сараш авыл поселениесе башлыгы А.А. Мәсәгутова чара уңаеннан тәбрикләп ныклы тазалык, аяз көннәр теләде. “Хәзерге буын вәкилләре өлкән буын башкарганны онытмасын иде“, — диде ул.
Менә зал түренә Зариф Әминовның сеңелләре — бертуганнарының кызлары узды. Мөнибә Әхмәр кызы Габдушева белән Гөлнур Нәҗмехан кызы Газизованың йөзләре шатлыктан балкый, абыйлары күрсәткән батырлыкка, аңа карата күрсәтелгән хөрмәткә чиксез куаналар.
— Зариф абый 1916 елның 14 декабрендә Султанай авылында Хурамша картәти белән Сабирә картәни гаиләсендә биш бала арасында икенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында тулы булмаган мәктәпнең 5 классын тәмамлый. 1937 елда армия сафларына чакырыла, артиллерист булып хезмәт итә. 1939 елның августында Султанайга кайта, тик шул ук елның декабрендә совет-фин сугышына чакырыла. Маннергейм линиясен өзүдә катнаша, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1940 елның язында туган ягына кайта, МТСта хисапчы булып эшли башлый. Тыныч тормышта озак яшәү насыйп булмый, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана hәм абыебыз август аенда илне саклар өчен чакырыла. Дүртенче артиллерия бригадасына орудие командиры итеп билгеләнә. Калинин фронтында, Сталинград янында, Донбассны азат итүдә, Курск дугасында барган h. б. сугышларда катнаша. Польшада була, сугышны Германиядә тәмамлый. Кыюлыгы, фидакарьлеге hәм тапкырлыгы белән аерылып тора. Кылган батырлыклары өчен III, II hәм I дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә, — дип сөйләделәр. Алар чыгышын И.Ш. Урстемиров та тулыландырды. 1945 елның ноябрендә старшина званиесендә туган районыбызга кайта hәм трактор бригадасында хисапчы булып эшләвен дәвам итә. 1953 елда тормыш иптәше белән Яңавылга күченәләр. Зариф Хурамша улы “Труд“ колхозында эшли. Гаиләләрендә балалары булмый. Ул 1974 елда илле сигезенче яшендә вафат була, Яңавыл зиратында күмелә. Исемен мәңгеләштерү максатыннан Султанайда, Яңавылда hәм район үзәге Бардада урамнарга Зариф Әминов исеме бирелгән.
Зариф абыйның хезмәттәше Рәүф абый Юсупов та сүз алды. “Без алтмышынчы еллардан бирле бергә эшләдек. Хезмәтенә бик җаваплы карады. Коммунист иде, партиягә ул, мөгаен сугыш елларында кергән булгандыр. Партия җыелышларында очраша идек. Оста куллы иде, ишек алдындагы мастерскоенда тәрәзә рамнары hәм йөзлекләре ясап авыл халкын сөендерде“, — диде ул. Күршеләре Җәмига әби Габсәләмова: “Егерме ел аралашып яшәдек. Берсе гармунда уйный, икенчесе җырлый иде. Бер сүзгә килмәдек, тату тордык“, — дип өстәде.
Яңавыл авыл поселениесе башлыгы Р.З. Надыров чара өстендә эшләүчеләргә: мәктәп коллективына, укучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре hәм изге теләкләрен җиткерде. З.Х. Әминов кабере алга таба да тәртиптә булуына ышандырды.
Батыр якташыбызның туган авылы Султанайда хәтер кичәсе туган көнендә – 14 декабрьдә уздырылды. Бюст-hәйкәл янында башланып башлангыч мәктәптә дәвам итте. Султанайлылар да авылдашлары белән хаклы рәвештә горурланалар, онытмыйлар. Аның хөрмәтенә инде өченче тапкыр биатлон буенча ярышлар үткәрергә планлаштыралар.
Авылның имам-хатыйбы Мәҗит хәзрәт Аткулов Зариф Хурамша улы рухына багышлап аятьләр укыды, дога кылды. Сугыш кырыннан кайтмаган якташлар, вафат булган сугыш ветераннары бер минутлык тынлык белән искә алынды. Авылдашлары, туганнары шулай ук истәлекләре белән бүлештеләр. “Ул барыбыз өчен дә горурлык. Бигрәк тә балалар өчен, чөнки алар безнең дәвамчыларыбыз“, — дигән сүзләр яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, балалар матур концерт номерлары бүләк итте. Сугыш алды елларындагы җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Зариф Әминовның сеңелләре мондый чара оештыруда катнашкан hәркемгә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бу көнне Сараш авыл поселениесе башлыгы А.А. Мәсәгутова Султанайда бюст-hәйкәл куюда катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Батыр якташларыбыз истәлегенә hәйкәл, бюстлар урнаштыру hәм карап тору — безнең изге бурычыбыз. Киләчәк буын хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән райондашларыбызны, авылдашларыбызны без онытырга тиеш түгел. Кыю якташларыбыз хәзерге яшь буынга үрнәк булып торсын, алар кылган батырлыклар безне изге эшләргә рухландырсын.
Памятные мероприятия в честь З.Х. Аминова.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *