Кышлату — җаваплы чор

Барда муниципаль округы авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре белән бергәлектә хуҗалыкларныӊ кышлату чоры барышын күзәттек. Без “Миназетдинова А.Ә.“ крестьян-фермер хуҗалыгында hәм “Крона-Агро“ ОООсында булдык. Алар Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азыктөлек министрлыгы hәм Барда муниципаль округы администрациясе аша финанс ярдәме алып эшлиләр.

“Миназетдинова А.Ә.“ фермер хуҗалыгы I Әрҗән авылында урнашкан. КФХ буларак алар 2010 елда теркәлгәннәр, 2016 елда сугым цехы hәм тагын бер елдан гаилә фермасы ачылган. Хәзер фермада 50 баш мөгезле эре терлек асрала.

— Кышлату чоры дәвам итә, эшләр әйбәт бара. Малларга җитәрлек күләмдә азык бар. Барлык эшне үзебез башкарабыз, балалар булыша.

Ел әйләнәсендә 50 баш бозау алабыз, ит өчен үстерәбез hәм социаль сферага тапшырабыз. Итне Пермьгә дә алып барабыз, хәләл буларак, безнеӊ продукциягә сорау бар, — дип сөйли Альбина Әнгам кызы (рәсемдә уртада).

Терлекләр өчен печәнне Миназетдиновлар үзләре әзерләгән, козлятник hәм люцерна үстергәннәр.

Җәй көне электр көтүчесе хезмәтеннән файдаланганнар, аныӊ уӊайлы булуын билгелиләр. Барда участогы ветеринар дәвалау йорты аша иткә таныклык алына.

Фермадан тыш Миназетдиновлар сугым цехы тоталар, районда бердәнбер махсуслаштырылган цех бу. Алар шулай ук итне кисәкләргә бүлү буенча халыкка, хуҗалыкларга hәм күрше районнардан килүчеләргә хезмәт күрсәтәләр, алга таба эшкәртүне күз алдында тоталар.

Чикләнгән җаваплылыктагы “Крона-Агро“ җәмгыяте ит юнәлешендәге терлекләр үстерү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 10 хезмәткәр эшли, җитәкчесе — Вадим Хәмис улы Исмакаев.

Быел Шлик Баш фермасын капиталь ремонтлау өчен ташламалы кредит алуга ирешкәннәр. Бинаныӊ җәй көне түбәсен алмаштырганнар, ферма терлекләрне бәйләмичә тоту өчен җайлаштырыла. Идәннәр бетоннан җәелгән, тудыру бүлегенеӊ идәне җылытылган булачак, ишек hәм тәрәзәләр дә яӊартыла.

— Хәлләр Аллага шөкер, капиталь ремонт – модернизация эшләре алып барабыз. АПК объектларын булдыру hәм модернизацияләүгә турыдан-туры тотылган чыгымнарны кайтаруны субсидияләштерү буенча дәүләт программасында катнашуны планлаштырабыз. Фермада герефорд токымы белән кушылган терлекләр асрыйбыз. Маллар өчен печән җитәрлек күләмдә әзерләдек, — диде “Крона-Агро“ ОООсы учредителе Х.Г. Исмакаев.

Хуҗалыкларда булганнан соӊ консультант Г.И. Акчардакова фикере белән кызыксындык.

— Узган елгы белән чагыштырганда быел җитәрлек күләмдә азык әзерләнде, кайбер хуҗалыкларда артыгы да бар. Печәннеӊ сыйфаты яхшы, маллар тук. Барысы да тырышып эшли. Җитештергән продукция hәрвакыт үтемле. Төп проблема – кадрлар җитми, авыл хуҗалыгы авыр тармак бит. Кышлату чорын уӊышлы тәмамларга булсын, диде Гөлназ Илфат кызы.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотолары.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *