Ир-егетләр кайтыр хезмәт иткәч

Отправка призывников
15 ноябрьдә Барда районы хәрби комиссариаты бүлегеннән биш солдат хәрби хезмәткә озатылды. Таныптан Артур Нурмөхәмәтов, Түбәнавылдан Алмаз Илкәев, Байавылдан Рөстәм Коняков, Сараштан Рамазан Пашкин hәм Артем Смирнов край җыелу пунктына җибәрелделәр, алар анда хәрби часть вәкилләре килгәнче булачаклар.
Бүлек начальнигы Андрей Богородский егетләрне инструкцияләде, тиешле кагыйдәләрне искәртте: “Край җыелу пунктында оешкан төстә медицина комиссиясе үтәсез, соңрак гомуми тезелү була. Сезгә шунда ук форма бирәчәкләр. Күпмедер үзегез белән акчагыз, шулай ук кәрәзле телефоныгыз булу рөхсәт ителә. Уңышлы хезмәт итүегезне телим. Командирларны игътибар белән тыңлагыз, үзегезне саклагыз. Биредә сезне туганнарыгыз көтүен онытмагыз!“, — диде призывникларга Андрей Владимирович.
Район ветераннар советы рәисе Төфхәт Ишморатов шулай ук призывникларга изге теләкләрен җиткерде: “Барда районы хәрби хезмәттә hәрвакыт алдынгы сафларда булды. Без солдатларыбыз белән hәрвакыт горурландык. Безнең районны батырлыклары белән таныткан геройлар сезгә үрнәк булсыннар. Советлар Союзы Герое Ш.Казанбаев якташыгыз булуын онытмагыз. Сезгә сәламәтлек hәм лаеклы хезмәт итүегезне телим!“
Әлегә Барда районы хәрби комиссариатыннан 20 дән күбрәк егет армиягә китте. Озатулар декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Артур УРАЗОВ.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *