Без тарихыбыз, традицияләребез белән көчле

Бу көнне бардалылар һәр ел аеруча дулкынланып һәм сагынып көтеп алалар. Сүз үткән шимбәдәге яраткан милли бәйрәмебез Барда жыены турында бара һәм ул районның 90 еллыгына, шулай ук Россиядә Мәдәният елына багышланган иде.
Июнь башыннан ук күзәтелгән болытлы, яңгырлы һава чараны оештыручыларның барлык тырышлыгын юкка чыгарыр кебек иде. Бәхеткә, иртәдән башлап һава торышы кояшлы һәм җылы булды. Вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрү, көндәлек эш -мәшәкатьләрне онытып тору өчен бәйрәм мәйданына район халкы гына түгел, күрше регионнардан, шәһәрләрдән, районнардан кунаклар җыелды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше башлана. Хезмәт язы тәмамлануның билгесе буларак, Барда җыены флагы күккә күтәрелә. Бу эш авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасындагы смотр-конкурста җиңүче «Триумф» ОООсы директоры Альгиз Сарбаев һәм IV Бөтенрәсәй авыл сабантуенда милли көрәштә җиңүче Илгиз Аптуковка тапшырылды. Мәйданда туган як турында җырлар яңгырый, сәхнә каршында хореографик постановка — Гәйнә җире тарихы, аның традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче театральләштерелгән тамаша башлана. Төрле төстәге тастымаллардан, милли өс-киемнәрдән, атрибутлардан күзләр камаша. Трибуналарда утыручы өлкән буын кешеләренең шатлыктан һәм горурлыктан күз яшьләре бәреп чыга. Ә горурланыр нәрсә бар!
Авыл поселениеләре, оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләренең парады — бәйрәмнең иң әһәмиятле һәм матур элементларыннан берсе. Быел, Мәдәният елы уңаеннан, аны район мәдәният хезмәткәрләре ачты. Шулай ук биредә Барда студентлар землячествосы, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре беренче тапкыр катнашты.
ПАРАДТАН соң тантананы алып баручылар сәхнәгә муниципаль район башлыгы С.М.Ибраевны һәм бәйрәмнең почетлы кунакларын чакырдылар.
— Хөрмәтле район халкы, якташлар, кадерле кунаклар! Сезне милли бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Бүген Барда җыены миллидән милләтара бәйрәмгә кадәр үсте. Пермь краенда иң массакүләм һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Край губернаторы администрациясе, хөкүмәте һәм край Законнар чыгару Җыелышы, «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы компаниясе ярдәме белән, без IV Бөтенрәсәй авыл сабантуен, Россия автораллие кубогының 2 этабын үткәрдек. Быел безнең район 90 еллыгын билгеләп үтә, безнең бәйрәм нәкъ менә бу датага багышланган. 90 ел — ул районның зур онытылмаслык үсеш юлы, — дип билгеләде Сергей Миннихан улы һәм яхшы ял, гаиләләргә тынычлык, муллык, иминлек һәм край, район үсеше өчен хезмәттә уңышлар теләде.
Шулай ук бардалыларны Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары — Пермь краеның территорияләрен үстерү министры А.Ю.Маховиков, край транспорт һәм элемтә министры урынбасары Х.Х.Фарвазетдинов, «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитеты җитәкчесе В.В.Григорьев, Оса шәһәре үзәк инженер-техник служба начальнигы («ЛУКОИЛ-ПЕРМЬ» ОООсы) Д.М.Саушкин, якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова, Татарстан һәм Башкортостан республикалары кунаклары һ.б. сәламләү һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Югарыда әйтелгәнчә, «ЛУКОИЛ-ПЕРМЬ» ОООсы компаниясе безнең район белән актив хезмәттәшлек итә, һәр ел Барда җыенын үткәрүдә ярдәм күрсәтә. Газетага әңгәмә вакытында Оса шәһәренең үзәк инженер-техник служба начальнигы Д.М.Саушкин билгеләп үткәнчә, «ЛУКОИЛ-ПЕРМЬ» ОООсы компаниясе милли традицияләрне саклауга максатчан якын килә һәм һәрдаим ярдәм итә.
— Сезнең бәйрәм матур милли традицияләрне саклауда якты үрнәк булып тора, биредә катлаулы чәчү эшләреннән соң өлкәннәр дә, балалар да актив ял итә. Бөтен җирдә бәйрәм кәефе. Мин узган елда IV Бөтенрәсәй авыл сабантуенда булдым, быелгы бәйрәм бернәрсәсе белән дә диярлек аерылмый.
Искиткеч матур концерт, мәйданчыклар эшли, бәйрәм кунаклары вакытларын күңелле үткәрә, — дип уртаклаша бәйрәм тәэсирләре белән Дмитрий Михайлович.
Аннан соң кыр һәм ферма алдынгыларын хөрмәтләү булды. Язгы кыр эшләре һәм терлекләрне кышкы аранда асрау чорында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасындагы смотр-конкурс йомгаклары буенча «Триумф» ОООсы (директоры А.З.Сарбаев) җиңүче булып танылды, икенче урында -«Искир» ОООсы коллективы (директоры Р.Ш.Таразов), өченчедә — «Новая жизнь» СПКсы (җитәкчесе С.В.Масальских). Муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев һәм Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев алдынгыларга почет грамоталары, акчалата премия тапшырдылар, терлек азыгы әзерләүдә, уңышны җыеп алуда һәм кышка әзерләнүдә уңышлы эшләр теләделәр.
Кыр батырларын хөрмәтләгәннән соң, сәхнәгә районның почетлы гражданнары чакырылды. Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен быел бу исем Россиянең танылган врачы, якташыбыз А.Т.Алдаровка, танылган укытучы, тренер Ю.М. Акбашевка, Барда эшмәкәрлек үзәге җитәкчесе, Земство Җыелышы депутаты С.Н.Назинга бирелде.
Шулай ук бәйрәмдә Илгиз Аптуковка ирекле көрәш буенча спорт мастеры билгесе һәм таныклык тапшырылды.
…Җилдән җитез атлар чаба. Милли бәйрәмебезнең кызыклы, мавыктыргыч спорт төрләреннән берсе — ат чабышлары башлана. Быел барлыгы ярышларда 28 ат — крайдан 27 вәкил һәм Татарстаннан бер вәкил катнашты.
һәм менә, ат чабышларының алыштыргысыз комментаторы Василий Фролов, беренче заездда — Пермь крае губернаторы призына катнашучыларны игълан итә. Соңгы минутларга кадәр беренчелек өчен кискен көрәш барды һәм чайковскийлы Юрий Пермяков «Златок» кушаматлы атта җиңү яулады, икенче булып финишка «Азарт-ный»да Сергей Пономарев (яшь техниклар станциясе, Барда) килде, өченчедә -«Русская»да Руслан Нурсубин (Р.Г. Шәрипов КФХсы).
Икенче заездда — Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих призына янә Чайковский вәкиле Юрий Пермяковка һәм аның аты «Этуша «га тиңнәр булмады, икенче урында -Сергей Пономарев һәм «Сервелла» (яшь техниклар станциясе, Барда), Татарстаннан «Валес»-та Риман Ханов өченче булды.
«ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы призына Барда районы хуҗалыкларыннан ике яшь һәм аннан өлкәнрәк ярымтокымлы атлар өчен ярышларда «Грандиз» кушаматлы атта Павел Сунцов беренче урында (Ф.Ф.Мостаев ЛПХсы), икенче булып дистанцияне «Триумф»та Руслан Нурсубин («Триумф» ОООсы) үтте һәм өченчедә — «Роксана»да Альмир Шәрипов (яшь техниклар станциясе, Барда).
Дүртенче заездда — йөк атлары. Алар тоннага якын йөк илтергә тиеш иделәр. Кискен көрәштә Рушан Атнагулов «Малыш» аты белән җиңү яулады (Барда районы). Ә икенче һәм өченче урын өчен кискен көрәш барды, шулай да финишка икенче булып «Астра»да Алексей Вохмяков (Суксун районы) килде, өченчедә — «Дарвин»да Фирдәвес Шәрипов (Барда районы). Аларга «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге призы тапшырылды.
Барда муниципаль районы башлыгы призына соңгы заездда җирән «Барбарис»та Сергей Пономарев лаек булды (яшь техниклар станциясе, Барда), икенче урында -«Призрак»та Руслан Нурсубин (Р.Г.Шәрипов КФХсы), өченчедә — «Пар-нас»та Юрий Пермяков (Чайковский шәһәре).
һәр елдагыча, тамашачыларның күпчелеге милли көрәш барган түгәрәккә җыелды. Келәмнәрдә көрәш җиде авырлык категориясе буенча үтте. Тәтешледән Динар Фамутдинов, Илшат Зекрин, Рамил Бадамшин, Яңа Казанкадан Айдар Маматов, Бардадан Руслан Маматов җиңүче булдылар. Ветераннар арасында — Тәтешледән Иршат Әүхәтов, Бардадан Мәүлит Мөэминов. Руслан Маматов абсолют батыр булып танылды.
Егетләр арасындагы көрәш тә кызыклы булды. Биредә Тәтешледән Юнир Рамазанов, Бардадан Ильяс Яппаров, Башкортостаннан Илсаф Хайруллин, Радик Васбиев, Айнур Зарафиев, Төнгүктән Сәрвәрбек Кодиров һәм Рамазан Әхмәдуллин җиңүче булдылар.
Башка спорт бәйгеләре дә мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Бәйрәм кунаклары гер спорты, армрестлинг, волейбол, шахмат һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар.
Гер күтәрү буенча ярышларда үзләренең авырлык категорияләрендә Сөҗәннән Илнур Кантуганов, Яңа Казанкадан Айдар Маматов, Бардадан Әдһәм Мушаков, Осадан Виктор Бочкарев иң көчлеләр булып танылдылар.
Волейболда ир-егетләр командалары арасында сылвалылар җиңүгә иреште, икенче урында — сарашлылар, өченчедә — Барда ЛПУ МГсы. Хатын-кызлар арасында иң яхшы волейболчылар Осадан, икенче урында -Сараш, өченчедә — Барда кызлар командасы.
Армрестлинг буенча ярышларда хатын-кызлар арасында Бардадан Сания Тляшева, Бөреҗледән Ләйсән Галиева җиңү яулады. Ирләр арасында Бардадан Әнвәр Мушаков, Үдиктән Денис Ибраһимов, Рөстәм Кадыров иң көчлеләр булды. Перекладинада күтәрелүдә Сараштан Ленар Тимганов һәм Бардадан Әнвәр Мушаковка тиңнәр булмады.
Шахмат турнирында үзенең акылын һәм логикасын сынап карарга теләүчеләр дә җитәрлек иде, аның йомгаклары буенча Пермьнән Гафдин Гавдалиев җиңүче булып танылды, икенче урында — тагын бер пермьле Николай Мостаев, өченчедә — Бардадан Тәлгать Балтачев.
Милли уеннардан башка Барда җыенын күз алдына да китереп булмый. Мәйдан үзәгендә чүлмәк ватуда, капчык, ласты киеп, сулы чиләкләр белән, йомыркалы кашык белән, бәйләнгән аяклар белән йөгерүдә һәм башка бәйгеләрдә үзләрен сынап карарга теләүчеләр җыелган иде. Авыл поселениеләренең кунак йортлары милли традицияләрнең нинди бай булуын янә бер раслады. Бу көнне аларда аеруча күңелле, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде. Кунакчыл, милли костюмнардагы хуҗалар кунакларны җырлар, биюләр, чәкчәк өемнәре белән каршы алды. Өстәлләр төрле ризыклардан сыгылырга тора иде.
Концерт программасын Чулпан Иосыпова, Айдар Габдулхаков, Татарстан һәм Башкортостан республикалары һәм җирле артистлар бизәде. Кече сәхнәдә район, край бию һәм җыр коллективлары катнашы белән «Талантлар йолдызлыгы» халык иҗаты фестивале, КВН Милли лигасы чыгышлары көнозын дәвам итте.
Районның 90 еллыгына багышланган «Музей кварталы» күргәзмәсе дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Тирмәгә керүче бәйрәм кунаклары районның бай тарихын чагылдыручы стендларны зур игътибар белән карады.
Районның актив һәм талантлы яшьләре «Яшьләр тукталышы» мәйданчыгында ял итте һәм вакытын үткәрде. Барда студентлар землячествосы «Поймай момент» фотоконкурсын, «Мин тәмәке тартмыйм акциясен, «Барда студентлар землячествосы семинар-күргәзмәсен үткәрде. Шулай ук мәйданчыкта яшьләр уеннары, акцияләр үткәрелде.
Әмма барыннан да бигрәк бу көнне балалар рәхәтләнеп күңел ачты һәм сөенде, алар өчен нәрсәләр генә юк иде — атларда йөрү, таганда атыну, карусельләр, квадрадцикллар, батутлар, татлы мамык, попкорн һ.б. Балалар мәйданчыгында да кызыклы, хәрәкәтле уеннар оештырылды, алар балаларга да, әти-әниләргә дә зур шатлык китерде. Хөрмәтле пенсионерларыбыз да читтә калмады, алар өчен ветеран түгәрәкләре оештырылды, биредә бәйрәм сыйлары белән кайнар чәй эчәргә була иде.

Менә шулай бик матур, гаҗәеп мавыктыргыч үтте яраткан милли бәйрәмебез Барда җыены, ул IV Бөтенрәсәй авыл сабантуеннан бер дә калышмады. Районыбыз киләчәктә дә үсеш юлыннан баруын дәвам итсен. Ә бардалылар киләчәкләрен ышанычлы, Барда җирендәге тормыш һәрвакыт тулы кыйммәтле һәм уңайлы, традицияләр һәм гореф-гадәтләр, искиткеч бәйрәмнәр гасырлар буе саклансын өчен төзесеннәр.

Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Без тарихыбыз, традицияләребез белән көчле

  1. Обращаю внимание, что в тексте имеется грубая ошибка. В соответствии с указом губернатора Пермского края Маховиков А.Ю. в мае 2015 года назначен руководителем Администрации губернатора Пермского края, т.е. в настоящее время он не исполняет обязанности первого заместителя председателя Правительства – министра территориального развития Пермского края. Просьба, впредь быть внимательными при указании должности руководителей.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *