Эшләр эшең булсын

Откры­тие овцеводческой фермыЧИРАТТАГЫ сарык үрчетү фермасы ачу Раушания Митриева крестьян-фермер хуҗалыгында 25 июньдә булды. Әрҗән авыл поселениесе территориясендә хәзер 5 КФХ теркәлгән: Шамил Алдаров савым сыерлары, Альбина Мина-зетдинова — мөгезле эре терлек, Мәүлидә Абузова — сарыклар асрый, яшелчәчелек белән шөгыльләнә, Азат Мөрсәлимов бал кортлары тота.
2012 елда проект язып, конкурс аша үгеп 1 млн 500 мең сум субсидия алуга ирешә Р.Р. Митриева. Бу финанслар ферма төзүгә, техника алуга юнәлә. Сарыкның баш саны йөзгә җиткән. Яңа йорт төзелеп килә. Хуҗалык II Әрҗән авылы янындагы «Саз каш» дип исемләнгән бик матур урында урнашкан.
селениесе башлыгы Р.Х.Мөрсәлимов һ.б. катнашты.
— Сарык үрчетү буенча икенче ферма ачабыз. Җирдә, авыл хуҗалыгында хезмәт катлаулы. Сезгә уңышлар телим, — дип рәхмәт хаты тапшырды Сергей Миннихан улы.
Земство Җыелышы рәисе Вәдир Манфур улы: «Авыл хуҗалыгы тармагында уңыш бары тырышларга, сабырларга гына елмая. Хезмәтегездә җиңеллек, иминлек телим», — дип мөрәҗәгать итте.
Башка чыгыш ясаучылар да фермерларга изге теләкләрен юллады. Сарык үрчетү Раушаниягә әнисе Мәүлидә Абузовадан күчкән. Көтүлектә Романовская, Куйбы-шев, Меринос һәм үзебезнең җирле токымлы сарыклар бар.
— Тырышабыз, фермер булуы җицел түгел, — диде Р.Р. Митриева. Район администрациясенә булышлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Аннан кунаклар, кызыл тасманы кисеп, яңа ферма эченә үттеләр. Терлекләрне ничек карау, тәрбияләү буенча фикер алыштылар.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *