Татарстанда районнан 41 укучы ял иткән

Алина, Юлия, Алсу
Быелгы җәйдә Татарстан Республикасының шәhәр яны сәламәтләндерү hәм палаткалы лагерьларда районнан 41 укучы ял иткән. Аларның күбесе крайдан тыш лагерьларда ял итү мөмкинлегенә сөенгәннәр. Алар үз кичерешләре белән конференциядә дә бүлештеләр.
Алина Илкәева, Барда гимназиясенең 9 класс укучысы:
— Без, районыбыздан 11 укучы, Татарстанның Актаныш авылында урнашкан “Бүләк” лагеренда булдык. Сменабыз татар халкы тарихына багышланган иде. Лагерьда көннәр бик бай эчтәлекле булды. Без дәресләрдә фәлсәфәләр кордык, дизайнга, фото төшерергә, җырларга, биергә өйрәндек, hәрберебез гарәп хәрефләрен язарга өйрәндек. Төшке аштан соң бассейнга яки шугалакка барырга була иде, ә кичен төрле чаралар үтте: хорлар көрәше, сабантуй, дискотека. Яшенә hәм башкарган вазыйфасына карамастан өлкәннәрнең балалар белән бергә күңел ачуы мине гаҗәпләндерде. Лагерьда почта оештырылган иде, аның аша аноним рәвештә мәхәббәтеңне белдерергә, оештыручыларга тәкъдимнәреңне җиткерергә, тәэсирләрең турында сөйләргә мөмкин иде.
Юлия Исмәгыйлова, Барда гимназиясенең 9 класс укучысы:
— Бу җәйдә мин ике атна узган “Тартария” профильле сменада булдым. hәр ел лагерь үз урынын үзгәртә, быел ул Казан шәhәренең Киров районында “Заречье” балалар сәламәтләндерү лагере базасында узды. Беренче атна дәресләр белән тулы булды, безгә вокал, физкультура, татар теле укыттылар, гитарада уйнарга өйрәттеләр, ә инглиз телен өйрәтүче рус hәм татар телләрен белмәгән чит ил кешесе иде. Ул рус телендә берәр-нәрсә аңлатырга теләсә телефонга hәм тәрҗемәчегә мөрәҗәгать итте. Без инглиз телен, әлбәттә, аның дәрәҗәсендә белмәсәк тә күп нәрсәне аңладык. Көннең икенче яртысында төрле спорт: олимпиадалар, футбол hәм волейбол буенча отрядлар арасында ярышлар, команда уеннары, әдәби hәм музыкаль чаралар узды. Илназ Бах hәм аның тормыш иптәше hәм “Казан егетләре” төркеме белән очрашулар истә калды. Икенче атна проектлар язуга багышланды. Безгә спикерлар булышты, алар арасында Казан шәhәренең Киров районы башлыгы да бар иде.
Алсу Латыйпова, Барда гимназиясенең 9 класс укучысы:
— Быел мин булган Татарстан Республикасының Арча районында урнашкан лагерь “Без Тукай оныклары“ дип атала иде. Без атна буе палаткаларда яшәдек – моны онытырга мөмкин түгел. Безнең өчен экологлар, журналистлар, Таттелеком хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылды. Исемдә кызык уеннарга бай сабантуй калды. Көннәрнең берсендә без Г.Тукайның музей йортында булдык.
Барысы да яңа дуслар табуны, командада эшләргә, проектлар язарга өйрәнүне, әдәби татар телен яхшыртуны, яхшы тел тәҗрибәсен алуны билгеләде.
Венера ШАРАФУТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *