Күңелле концерт

Отчетный концерт Бардымской детской школы искусств
БАЛАЛАР сәнгать мәктәбенең еллык отчет концерты быел да күтәренке рухта узды. Ел буена тырышып шө гыльләнгән укучылар, төрле конкурсларда җиңүчеләр, балаларны сәнгать серләренә төшендергән укытучылар — беркем игътибардан читтә калмады. Чыгарылыш класслар укучылары адресына да изге теләкләр яңгырады.
2015-2016 уку елында сәнгать мәктәбендә 201 бала укыды. Алар ел дәвамында район, муниципальара, край, зона, бө тенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, Барда районы данын лаеклы якладылар. 25 май кичендә сәхнәдәге чыгышларын әти-әниләре, якыннары сокланып һәм сөенеп күзәтте. Котлау, бүләкләүләр концерт номерлары белән алмашынып барды.
Чара башлангыч класслар башкаруында (җитәкчеләре А.Ә. Аптукова, концертмейстер Г.Р. Кариева) хор белән башланып китте. Муниципальара конкурслар лауреаты Эрнесто Галимуллин (С.М. Ибраева классы) дәртләнеп баянда уйнады, край «Бәллүр башмакчык» конкурсы лауреатлары — «Нурлы» ансамбленең кече составы (җитәкчеләре З.Ә. Нурыева) татар биюен башкарды. Халык инструментлары бүлегенең чыгарылыш классы укучысы Данил Мөрсәлимов (укытучысы Э.С. Атнабаева) Агапкин, фортепиано бүлеге чыгарылыш классы укучысы Ләйсән Назарова (укытучысы Г.Р. Кариева) Бакиров әсәрләрен оста уйнадылар.
Район мәдәният идарәсе белгече А.Г. Исмәгыйлова талантлы балалар әзерләгәннәре өчен балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Г.Ф. Сафина, Э.М. Акбашевага муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, Г.Р. Кариевага, И.В. Әҗмәтовка мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова исеменнән рәхмәт хатларын тапшырды, алга таба да нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры И.Ә. Аптукова укытучылар Э.С. Назаровага, Г.Г. Рахмангуловага, Л.Р. Маматовага грамоталар бүләк итте, малай һәм кызларны чираттагы уку елы тәмамлану белән тәбрикләп күңелле ял, киләчәктә дә уңышлы чыгышлар насыйп булуына ышанычын белдерде.
Өлкән класс укучылары вокаль ансамбле (җитәкчеләре А.Ә. Аптукова, концертмейстер Д.К. Гамилова) җырларын әниләргә багышлады. Зона, край, бөтенрәсәй конкурслары лауреаты Карина Акманаева (укытучысы Э.М. Акбашева) фортепианода «Куба биюе»н уйнап тамашачыларны шаккатырды. Край, бөтенрәсәй конкурслары лауреаты Алина Илкәева (укытучысы Г.Ф. Сафина, концертмейстер Л.Р. Газизова ) «Ашхабад» җырын башкарды.
Уку елын бик яхшы һәм яхшы билгеләргә генә тәмамлаучылар, «Ел башкаручысы» конкурсында җиңүчеләр исемнәрен укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ф. Солтанова белән класстан тыш эшләрне оештыручы Л.Р. Газизова атады, җиңүчеләр Диана Халитовага
(I урын — 125 балл), Карина Акманаевага (II урын — 88 балл), Алина Илкәевага (III урын — 82 балл) диплом һәм грамоталар тапшырылды. Ел саен үтә торган «Яшь рәссам» бәйгесе җиңүчесе булып быел Айгөл Тастимуллина (56 балл) танылды.
«Нурлы» ансамблендә шөгыльләнүче кызлар рус биюе белән залны нурга күмде. Фортепиано бүлегенең чыгарылыш классы укучысы Гүзәл Ибраева (укытучысы Р.А. Юсуфкулова) «Язның 17 мизгеле» кинофильмыннан М. Таривердиевның танылган көен бик оста итеп уйнап көчле алкышларга ия булды. Рифнур Илкәев (укытучысы Э.С. Атнабаева) баянда татар көйләренә попурри башкарды. Край, бөтенрәсәй һәм халыкара конкурслар лауреаты Диана Халитова (укытучысы И.Ә. Аптукова) башкаруында «Туган авыл» җырын тыңладык.
Чараның иң күңелле мизгеле -17 чыгарылыш класс укучысына тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды, матур теләкләр яңгырады, ярдәмнәре ө чен әти-әниләргә, картәти-картәниләргә рәхмәт сүзләре әйтелде. Күп еллар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнеп таныклык алган укучылар да укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Край, бөтенрәсәй, халыкара конкурслар лауреаты Эльвина Туйгульдина (укытучысы Г.Ф. Сафина) укытучыларга багышлап: «Сезнең хезмәт тормыш кебек бәһасез, сезнең алда баш иябез», — дип җырлады, залда утыручыларны сихри моңга урады.
Р. Паулс әсәрен виртуоз башкарып фортепиано бүлеге укытучылары тамашачыларга музыкаль бүләк ясады. Концертны «Кайтыр кошлар» биюе белән «Нурлы» ансамбле төгәлләде, алар чыгышын барчабыз да таң калып күзәттек. Гомумән, һәр чыгыш үзенчәлекле һәм сокландыргыч булды.
Алда көтеп алган җәйге матур ял. Балаларыбыз бу көннәрне күңелле һәм файдалы уздырсын, яңа уку елында исә без алардан яңа матур чыгышлар көтеп калабыз. Ибраһим Тимганое, фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *