Йөрәктән йөрәккә

«От сердца к сердцу»ИНВАЛИДЛАРНЫҢ хокукларын яклау көне уңаеннан район мәдәният һәм ял үзәгендә үткәрелгән хәйрия концерты әнә шулай дип аталды. Концерт балалар сәнгать мәктәбе, Барда гимназиясе, ике санлы Барда урта мәктәбенең иҗат коллективлары көче белән әзерләнде. Укучылар белән Г.Ф.Сафина, Э.М.Акбашева, И.Э.Аптукова, Г.Г.Хәлилова (вокал), Д.М.Камакаева, З.Ә.Нурыева, Н.З.Мәүликаева (бию) шөгыльләнгән. һәр чыгыш матур, үзенчәлекле булды. Бардадан Линда Габдрәшитова Пермь шагыйре Владимир Радкевичның балладасын яттан сөйләде, Гөлназ Петрушина (рәсемдә) синтезаторда уйнап ике җыр башкарды, коррекция мәктәп-интернатыннан Айсылу Җаббарова һәм Илнара Юнысова биеде.
Район инвалидлар оешмасы «Мин яшәгән дөнья» дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән. Бу чарада актив катнашкан коллективлар: балалар иҗат йорты (җитәкчесе Р.Х.Гаязова), яшь техниклар станциясе (укытучы М.М.Имайкина), Барда махсус коррекция мәктәп-интернаты (оештыручы Ә.И.Батыркаева, тәрбиячеләр Н.З.Мәүликаева, А.Р.Мостаева) хезмәтләре бәяләнде.
Край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А.Сухих һәм Е.Е.Гилязова исеменнән Ф.Ф.Корбангалиева инвалид балалар белән эшләүче оешмаларга (Барда гимназиясе, яшь техниклар станциясе, коррекцион мәктәп) бүләкләр тапшырды.
Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ф.М.Тляшева физик мөмкинлеге чикле бала белән җиң ел атлетика, чаңгы спорты буенча шөгыльләнә. Бу укучы район, край ярышларында уңышлы чыгыш ясап призлы урыннар яулады.
Концертта район эшмәкәрләре дә катнашты, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия акчасы (барысы 15 400 сум) җыелды. Бу игелекле гамәлләре өчен Ф.Н. Усаевка (6000 сум), С.Д.Мө сәгыйтовага, В.М.Халитовага, Т.А.Сәгыйдуллинага һәм район полиция бүлегенә (5000 сум) район инвалидлар оешмасы рәисе Г.Р.Шакирҗанова рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук хәйрия концертын уздыруда катнашучыларга, Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгенә рәхмәт сүзләре әйтте.
Әйе, арабызда изге, киң күңелле кешеләр юк түгел. Чыннан да, янәшәбездә генә безнең игътибарга, ярдәмгә мохтаҗлар бардыр. Кайчагында «Ни хәлең бар?» дип эндәшү дә күңелләрне үсендереп җибәрә, киләсе көнгә өмет уята. Димәк, синең турында онытмаганнар, уйлыйлар. Димәк, тормыш дәвам итә. Мәрхәмәтле затлар күбрәк булган саен, яшәве тагын да күңеллерәк, дөнья тагын да ямьлерәк булыр иде.
Дилә ХӘБИБРАХМАНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *