Йөрәктән — йөрәккә

“От сердца к сердцу”Нәкъ шушы исем астында коррекция мәктәбендә уку елы йомгакларына, балаларның укуда hәм спортта ирешкән казанышларына hәм чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләүгә багышланган күрсәтмә концерт узды. Быел коррекция мәктәбен 13 бала тәмамлый, шул исәптән дүртесе “Үзенчәлекле бала” төркеменнән. Чара мәктәпне стандарт дәүләт учреждениесеннән биредә тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы җылы йортка әверелдерүче, мәктәпкә спорт җиhазлары, өстәл уеннары, канцелярия әйберләре, духовкалы мич бүләк итүче иганәчеләр хөрмәтенә hәм ярдәмендә оештырылды.
Бу көнне укучыларны, аларның ата-аналарын hәм укытучыларны котларга Барда авыл җирлеге башлыгы Ә. С. Балтаева, район Земство Җыелышы эшләре идарәчесе
С. В. Юсуфкулова hәм башка хөрмәтле кунаклар килгән иде. Әлфизә Сәфәр кызы администрация hәм җирлек депутатлары Советы исеменнән укучыларны чираттагы уку елы тәмамлану белән котлады, мәктәп бинасы фасадын бизәп иң матур яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүләре өчен диплом hәм премия тапшырды, барлык башланачак эшләрдә уңышлар теләде. Шулай ук котлауларга иганәчеләр дә — безнең авылдашлар hәм Пермь кунаклары – “Өмет бүләк ит” региональ җәмәгать булышлык күрсәтү оешмасы hәм православие чиркәве вәкилләре кушылды. Алар балаларга сәламәтлек, шатлык, тормышта үз юлларын табуларын теләделәр, матур концерт hәм яхшы кәеф бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле, әлбәттә, иң яхшы спортчыларны, конкурсларда, проект hәм тикшеренү эшләрендә катнашучыларны, уку алдынгыларын бүләкләү иде. Бүләкләргә уку елын “4” hәм “5” билгеләренә генә тәмамлаучы 23 укучы лаек булды. Иң яхшы чаңгычылар булып Алсу Бажутина hәм Вил Кәбиров (ирекле көрәш буенча спорт мастерына кандидат, “Пермь крае горурлыгы” билгесе иясе) билгеләнде. Ватанны саклаучылар көненә багышланган мини-футбол буенча район ярышларында иң яхшы hөҗүм итүче булып Альмир Уртабаев танылды. Иң яхшы укучы – Алиса Ишмановага “Өмет бүләк ит” җәмәгать оешмасыннан бүләккә велосипед бирелде.
Читтән карап торганда, бар нәрсә дә гадәти кебек: укучылар, ата-аналар, укытучылар, биюләр, җырлар, алкышлар, грамоталар, бүләкләр, елмаюлар…Тик бу балаларның игелеклерәк, ихласрак, ышанучанрак, тиз хәтере кала торган – димәк, зур игътибар hәм кайгыртучанлыкны таләп итүче үзенчәлекле балалар булуларын истән чыгармаска кирәк. Сезнең hәрберегез йөрәктән йөрәккә аларга мәхәббәт, игелеклек, үз-үзләренә ышаныч бүләк итә аласыз. Кешеләр, игелеклерәк булыгыз!
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *