Күңелләрдә гөлләр булсын

Ощущая красоту: Мунафир Акбашев
Кеше күңеле аңлатып бирә алмаслык киң дәрья. Язмыш хәзерләгән михнәтләрне җиңәргә көч таба ул, тимердән нык, уттай ярсу… һәм шул ук вакытта гөлчәчәкләрдәй ягымлы һәм назлы да була ала.
Көннәрдән бер көнне редакциягә урта яшьләрдәге ир-ат керде. «Сезгә килдем. Газетада кызык хәлләр турында язасызмы?» — дип сүз башлады ул күрешкәч. һәм онытылып үзе үстергән гөл турында сөйли башлады. Сүз кактус турында бара икән. Эхинопсис дигән бу гөлнең язмышы кызыклы гына түгел, маҗаралы да булып чыкты.
— Бу кактус безнең өйдә шактый вакыт үсте. Хатыным Резеда каян алып кайткан булгандыр. Чәчәк атмады. Шуның өчендер инде ул аны бакчага чыгарып ташлаган. Болай ул үзе гөлләр ярата, орхидеялар үстерә. Миңа бу кактус, ничектер, кызганыч булып тоелды. Туфрагын алмаштырдым, яңадан өйгә алып кереп тәрәзә төбенә утырттым, сулар сибеп карый башладым. Шуннан нәрсә булган инде, дияргә ашыкмагыз, кактус минем туган көнемә туры китереп чәчәк ата башлады. Бу хәл инде унбиш еллар тирәседер, һәр ел кабатлана! Чәчәкләре ап-ак төстә, лилияне хәтерләтә — бик матурлар. Бер атканда егермегә якын чәчәкләр була — әйләнә-тирә аклыкка күмелә. Шундый хуш ислеләр. Апрельдән августка кадәр ата, тик чәчәкләрнең гомере кыска — бары бер генә көн, аннан сулалар.
— Сез кактуслар яратасызмы? -дип сорыйм.
— Алар мине ярата, — диде ул бераз уйланып торгач.
Эхинопсис кактуслар семьялыгына карый, туган ягы — Көньяк Америка. Әле гөл белән мавыгып, онытып та торам икән. Искиткеч чәчәкләр үстерүчебез — Бардада яшәүче Мөнәфир Мөнир улы Акбашев, лаеклы ялда.
— Шунысы гаҗәп, кактус икенче тапкыр Барда җыенына чәчәк ата. Өченче тапкыр мин хезмәт иткән һава-десант гаскәрләре көненә — 2 августка. Армия хезмәтен үткәндә рота командиры: «Акбашев, син төгәл, гөлләргә су салырсың», — дигәч, анда да тәрбияләгән идем.
Мөнәфир Мөнир улы белгечлеге буенча оештыручы-механик булса да, кызыксынулары төрле булып чыкты. Үз йортлары белән яшәгәнгә вак терлекләр асрыйлар, бакчаларында яшелчәләр үсә.
— Бал кортлары карыйм, тавык, бытбылдыклар бар. Инкубаторга күркә йомыркалары куйдык, тиздән чыгарлар дип көтәбез. Йомыркаларны 38 градус җылылыкта 28 тәүлек буе тотабыз, — диде әңгәмәдәшем.
Әнә шулай, матурлыкны һәркем үзенчә тоядыр ул. Кемдер аны матур әдәбият әсәрләрендә күрә, икенчеләр сәнгать дөньясында таба. Кайберәүләр табигатьтән эзли. Ә Мөнәфир абый соклангыч чәчәкләр үстерә, алар исә аның яраткан бәйрәмнәрен гөлләргә күмә — рәхмәтләрен белдерә.
Роза ГЫЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимгаиов фотосыида Мөиәфир Акбашев яраткаи гөле беләи.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *