Гөрләде сәүдә

» order_by=»imagedate» order_direction=»ASC» returns=»included» maximum_entity_count=»500″]
Алтынчы сентябрьдә Бардада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәге турында хәбәр әллә кайларга таралган. Район үзәгенең Җиңү мәйданында сатучылар да, сатып алучылар да бик күп җыйналды, сәүдә көнозын тынмады. Көннең аяз hәм җылы торуы аеруча куанычлы булды.
Көзге ярминкәне көтеп алдык. Нәрсә кирәге алдан ук күңелдә билгеләнгән. Ә сайлау мөмкинлеге бик киң — нәрсә телисең, ал гына. Теләүчеләргә яшелчә-җимеш, үсентеләр, куаклар, чәчәкләр, төрле орлыклар, бал, сөт ризыклары h.б. тәкъдим ителде.
Рәт араларыннан йөреп hәркем үз кирәген эзли, сайлый, бәяләрне сораша. Озакламый кыш та җитәр, җылы оек, бияләйләрнең кирәге чыгар — Үдиктән Гөлсинә Шакманаева бу турыда алдан ук кайгырткан. Нинди генә төр продукция юк биредә!
Бардадан Розалия Әхмәрова киң сәүдә оештырган, суган орлыгы (севок), сарымсаклар, чәчәкләр h.б. алып килгән. Рәттән генә Удмуртиянең Воткинский районы, Новый поселогының “Нововолковский“ питомнигыннан Илдар Нәҗипов, ул безнең яклар өчен яраклаштырылган алма, слива, карлыган, чия hәм башка төр үсентеләр тәкъдим итте.
Бу көнне яшелчә-җимеш hәм декоратив культуралар үсентеләре белән сәүдә аеруча киң оештырылган иде. Әнә Озын Яланнан танылган агроном, бакчачылык hәм умартачылык буенча консультант Азат Галимҗанов. Аның яныннан халык, гомумән, өзелмәде диярлек. Алмагач, груша, карлыган h.б. үсентеләре, лилия чәчәге суганчаларын h.б. алучылар күп иде.
Матурлык дөньяны коткарыр, дип әйтүләре хак сүз. Аеруча хатын-кызлар чәчәкләр сайлый. Пермьнән китерелгән лалә, нәркис, бегония, исмене, кринум hәм башкаларның нинди генә төрләре юк. Ижевскидан килгән сатучыларда кура җиләгенең генә 70 (!) төрле сорты бар икән! Шулай ук зелпе (жимолость), кара бөрлегән (ежевика), миндаль үсентеләре hәм роза чәчәкләрен дә тәкъдим итте алар. Екатеринбург шәhәреннән Надежда төрле төстәге роза чәчәкләре үсентеләрен күпләп сатты, сокланып бер төп үземә дә алдым.
Оса шәhәреннән килгән бакчачылар җиләк үсентеләре, күпьеллык чәчәкләр сатты. Көз көне кызарып пешкән бу җиләкләргә исләр китеп карадык. Бәясе шактый кыйммәт — сортына карап мыегыннан үскән бер төбе 70, 80, 150 сум булса да, алып карарга булдым.
Пермь шәhәреннән “Хоздворик“ компаниясе төрледән-төрле хуҗалык әйберләре белән сәүдә оештырды. Теләүчеләргә киң сайлау мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Ярминкәдә шуңа игътибар юнәлттем, халык эшли белә шул бездә, тырыш hәм тынгысыз. Әнә никадәр уңыш үстергән, үзеннән артканын сатарга алып чыккан.
— Июнь ае салкынча килсә дә, яңгыр яуды, ә июль эссе булды. Быел бөтен җиләк-җимеш, яшелчә мулдан үсте, бәрәңгене әйтә торган да түгел. Бу кадәр уңыш күргән юк иде әле, ике елның уңышы диярсең, — диделәр ярминкәдә булучылар.
Бардадан Мәдинә апа Үтәгәнова 81 яшендә булса да “Үгез йөрәге“ (“Бычье сердце“) сортлы шәп помидорлар үстергән. Төнгүктән Нәфисә апа Надырова 66 яшендә икән, ярминкәгә сарымсак, суган алып килгән.
— Җәй көне урманга җиләккә йөрдек, җиләк hәм шартлама җыйдык. 25 мең сумнан артык табыш алдык. Иртән 5тә торып китәбез,
10 литр җыябыз да көнендә сатарга тырышабыз, — дип шаккатырды.
Сараштан Җидехан абый Аптыков 67 яшьтә икән. Лаеклы ялда булса да, кул кушырып кына утырмый ул, ә бал кортлары тота. Ярминкәгә бал алып килгән. Яңавылдан Ясәви абый Кучумов та ярминкәдә бал тәкъдим итте. Байавылдан Сәфинә Иманаева бакчасында карбыз белән кавын гына үсмәгән икән. Өч тоннадан артык бәрәңге җыеп алганнар, груша, слива, сырганак (облепиха), сарымсак уңышы бик яхшы булган.
Үдиктән Шаhидә Сатликова йодрык кадәрле сарымсаклар үстергән.
Бардадан Әнисә Аптыкованың алмалары уңган. Ә Сөҗәннән Зөләйха Галиева бүлмә гөлләре: күз явын алырлык бегония, стрептокарпус, миләүшәләр (фиалка), глоксиния h.б. үрчетеп сәүдәгә дә тәкъдим итә икән.
Әрҗәннән Махир Гасанов бәрәңге алып килгән, суган белән татлы карбызы да бар.
“Шамгунов Руфин“ крестьян-фермер хуҗалыгында быел да үрдәкләр, бройлер тавыклары зур үскән. Сараштан Тәслимә Үзәкәеваның да бройлер тавыклары бик шәп булган — 4 килограмм 700 граммга җиткән, кайсы 5 килоны да артып киткән.
Икенче Әрҗәннән Раузилә Имайкина тормыш иптәше белән 3 сыер асрыйлар икән. Бу көнне ул сөт, май, каймак, сөзмә, эремчек, кызыл эремчек алып килгән иде. “Сыерлы көнең — сыйлы көнең“, дип халык белми генә әйтмәгән шул. Эшләсәң, барысы да була — саулык hәм тырышлык кына кирәк.
Бакчавылдан Дамир Акманаев үз остаханәсендә төрле агачтан төрле әйберләр ясап әзерләгән. Бик оста куллы икән ул, аш-су әзерләү өчен кашык, тукмак hәм башка кирәк яраклардан алып сувенирларга кадәр җитештергән.
Барда муниципаль район администрациясе hәм авыл хуҗалыгы идарәсе үткәрүче көзге ярминкәнең икенчесе 20 сентябрьгә планлаштырылган. Мәгариф учреждениеләре, мәктәпләр дә шул көнне киләчәк. Бу юлы үзләре үстергән яшелчә hәм җитештергән продукцияләрен Бардадан коррекция мәктәбе hәм балалар иҗат йорты тәкъдим итте.
Кыскасы, кем нәрсәгә бай, шуны сәүдәгә чыгарды. Сатып алучылар да зур сумкалар белән таралды. Бардадан 81 яшьлек Рәйсә апа Гыйбадуллина да буш кайтмый иде.
— Ике килограмм мәшкә, 100әр сумнан суган алдым. Быел бакча җимешем уңды, — диде ул сөенечен белдереп.
Җиңү мәйданындагы көзге муллыкны күреп, җимеш куаклары, җиләк үсентеләре, сөт ризыклары алып сөенеп кайттым. Күңелдә яңа планнар, яңа уйлар туды. Көч куеп үстергән ризыгыбызны исәнлек белән кулланырга булсын, ризыкка язсын.
Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *