Алар үткән данлы юл

danliБу фотография 1983 елның 9 маенда Бардада Җиңү конен бәйрәм иткәннән соң төшерелгән. Биредә сурәтләнгән кешеләр — район үзәгенең 8 Март урамында яшәүчеләр, әмма аларны1 ул гына якынайтып калмый, алар барысы да Боек Ватан сугышында катнашып Җиңүгә үзләреннән лаеклы олеш керткән якташларыбыз буыны вәкилләре. Шуңа күрә аларның һәрберсе турында сөйлисем килә.
Беренче рәттә (уң яктан беренче) — район аксакалы Ш.Н.Насретдинов. Өлкән буын бардалылар аны җитәкче, Барданың «Алга» колхозын күп еллар җитәкләгән кеше буларак хәтерлиләр. Бу хуҗалык, аның җитәкчесе турында озак итеп сөйләргә мөмкин. Әйе, «Алга» колхозы үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә иреште, моның турында күпләр хәтерлиләр. Әмма бүген минем Шәйхи Насретдин улын авыр һәм данлы сугыш юлларын үткән фронтовик буларак күрсәтәсем килә. Менә нәрсәләр сөйләгән иде ул:
— Миңа беренче чирканчыкны 1942 елның июль ахыры-август башында Дон елгасыннан ерак түгел Калачи станицасы янында үтәргә туры килде. Немец фашистлары Сталинградка омтылалар, алар аны чолгап алырга уйлыйлар, әмма бик нык ялгышалар. Дон фронтына Урал дивизияләре җибәрелә, аларның һәм башка частьләрнең көче белән фашистлар, зур югалтуларга дучар булып, Дон аръягына чигендереләләр.
Ике атна дәвам иткән бәрелешләрдән соң 39нчы артполкка атналык ял бирелә, аны кешеләр, пушкалар, хәрби кирәк-яраклар белән тулыландыралар һәм Сталинград бәрелешенә озаталар. Бу сугыш турында бик күп язылды, сөйләнде. Дошман, күп санлы танкы, йөзләгән самолеты белән Идел ярларына үтеп керергә омтыла. Кан койгыч сугышлар көнен дә, төнен дә бара.
Нинди бәрелешләр иде алар! Совет сугышчылары күпме батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр! Күпләрнең гомерләре исәбенә, күтәрә алмаслык кыенлыкларны җиңеп, без илебезне фашист гаскәрләреннән азат итә алдык…
Фотографиядә аның белән рәттән М.Ә.Кантуганова. Мөнибә Әмирҗан кызын мин кулланучылар кооперациясе системасында эшләү буенча яхшы беләм. 2005 елның апрелендә «Россия кооперациясе» газетасында минем «Болар әле генә булган кебек» басмам чыкты, бүген аны газета укучылар игътибарына тәкъдим итәм.
«…1943 елның җәендә фронтка кызларны, хатын-кызларны мобилизацияләү башланды. Мөнибәнең әнисе үзенең бердәнбер кызын һәм соңгы ышанычын сугышка озата, чөнки инде өч өлкән абыйсы фашизмга каршы сугыша. «Ватан таләп итә икән, димәк, кирәк, Ходай сине сакласын һәм якласын», — ди әнисе саубуллашканда. Ул балаларын көтеп ала алмый, 1944 елда авырап вафат була.
— … 1943 елның уникенче августында безне поездда Көньяк-Көнбатыш фронтка, Харьков янына җ ибәрделәр, — дип искә ала Мөнибә Әмирҗан кызы. — Беренче сугыш афәтен мин 21 сентябрьдә күрдем -төнлә составны бомбага тоттылар, әмма соңгы вагон гына зыян күрде, яралылар да бар иде.
Ул дивизия штабы каршындагы ПВО зенит-артиллерия полкының телефонисты була. Полк бик мө һим объектларны саклый, шул исәптән Днепр аша үзәк тимер юл күперен дә.
— Соңыннан безнең полк Полтава һәм Кременчуг шәһәрләрен азат итүдә катнашты, — ди ул. -Сугышның тәмамлануы турында Крюково шәһәрендә (Украина) белдек, — дип искә ала Мөнибә ханым, -елаштык, үбештек, ә 9 майда демонстрация һәм салют булды.
Мөнибә өенә кырык бишенче елның августында кайта».
Беренче рәттә уң яктан өченчесе Х.М.Юлаев. Ул финансист, озак еллар бухгалтер булып эшли. Хәмзә Мөхәмәт улы 1941 елда армия сафларына алына. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтында сугыша. Иделдә җиңелгәннән соң, дошман Курск дугасында җиңәргә уйлый. Юлаев дошманның «тигрлары» һәм «пантералары»на каршы иң канкойгыч сугышларда катнаша, аның снаряд кыйпылчыгыннан башы яралана. Дәваланганнан соң, ул үз дивизия составында Днепрга юнәлә, взвод командиры итеп билгеләнә. «Тел» алу буенча уңышлы операция өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Украинаның уң як ярлары өчен барган сугышларда полк начфины һәлак булгач, сугышны рядовой булып башлаган Х.М.Юлаев 1943 елның көзендә полк начфины итеп билгеләнә. Җиңү көнен ул Прагада каршы ала…
Нәҗмулла Габдулла улы Матишев (беренче рәттә — сулдан беренче) Чувашай авылында туа. Күп хәрби бүләкләргә лаек була. Сугыштан кайткач район үзәгендә яши һәм эшли. Межколхозлесхозда эшли, лаеклы ялга чыккач Барда сельпосында завхоз була. Мин аны җаваплы хезмәткәр буларак белә идем. Фронтовик тыныч тормышта да солдат булып кала. Бардалылар аны ярдәмчел кеше, үрнәк гаилә башлыгы буларак хәтерлиләр.
Икенче рәттә (уңнан беренче) М.Г.Мансуров, хезмәт ветераны. Муллаәхмәт Госман улы 1929 елда туа. Мин аның «Таң» газетасы редакторы булып эшләгән елларын бик яхшы беләм. Сугыш елларына туры килгән балачагы һәм яшьлеге, аннан соңгы көндәлек киеренке хезмәт аның сәламәтлеген какшата, ул иртә, 67 яшендә вафат булды.
Мин аны тәҗрибәле журналист (ул авыл хуҗалыгы институтыннан соң Ленинград югары партия мәктәбенең журналистика бүлеген тәмамлый) буларак беләм, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барды, район тормышы, танылган якташлар, сугыш һәм хезмәт геройлары турында статьялар һәм очерклар язды. Ул редакциянең күпчелек хезмәткәрләре һәм селькорлар өчен остаз һәм үрнәк булды. Муллаәхмәт Госман улы районның иң фидакарь кешеләренең берсе иде, ул район һәм матбугат үсешенә лаеклы өлеш кертте.
Мөгаен, районда өлкән буын кешеләре арасында Чыңгыз Рәхимовны белмәүчеләр юктыр. Сугышта катнаша, фронттан инвалид булып кайта, күпмедер вакыт райсобеста эшли, вафат булганчы районның фотоельязмасын алып бара.
Беренче тапкыр мин аның белән 1958 елда Барда җыенда таныштым, миңа, Совет армиясенең өлкән сержантына, спорттагы уңышлар өчен туган авылга кайту өчен отпуск бирелде, һәм мин 300 метрга йө герүдә катнаштым (өченче урын), минем «Д» (Динамо) эмблемалы майкам аныңда кызыксыну уятты. Ә 1961 елда мин район спорт комитетын җитәкләгәндә (аннан «Урожай» ДСО), спорт ярышлары район газетасында Чыңгыз Кәлимулла улы фотосурәтләре белән чагылдырыла иде.
Совет чорында һәр хезмәт коллективының «Почет тактасы» бар иде һәм болар барысы да фотограф Ч.Рәхимов ярдәме белән бизәлде. Ул сәнгатьнең бу төрендәге талантын «Таң» газетасында фотохәбәрче булып эшләгәндә күрсәтте. Үзенең «ИЖ» мотоциклында, ә аннан соң «Волга» автомобилендә районны аркылыга һәм буйга кичте, «Таң» газетасы битләрендә районның авыл хуҗалыгы производствосы, предприятие һәм оешмалары алдынгыларын, хезмәт кешеләрен күрсәтте.
Сурәтнең уртасында — Р.Х.Абдалов. Сугыш башланганда Рәфхәт Хәлфәт улына 39 яшь була. һәм беренче көннәрдән үк диярлек ул туган илебезне сакларга чакырыла, танкист була, Җиңү көненә кадәр сугыша. «Башка сугышчан бүләкләре белән бергә әтиебезнең «Праганы азат иткәне өчен» медале дә бар иде, — дип искә ала аның кызы Фируза. — Алар әниебез Мөнибә белән (ул да бу рәсемдә бар) 35 ел тиң-тигез гомер кичерделәр, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Алар миңа һәр яктан үрнәк булдылар».
Шулай ук мин Нургаян Габдрахман улы Рангуловны да яхшы белә идем. Ул да — фронтовик. Промкомбинатта баш инженер булып эшләгәндә үзен тәҗрибәле, үз эшенең остасы буларак танытты, ул үзенә дә, башкаларга да таләпчән иде, кирәк вакытта коллектив җитәкчесен дә алмаштырды. Тормыш иптәше Тәнзилә (укытучы) белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, бу гаиләдән бүген беркем дә диярлек исән түгел, бары тик бер оныклары бар, ул Пермьдә яши.
8 Март урамында яшәгән геройларым районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк һәм алар турында бүгенге заман буын да белергә тиеш.
Равил СӘЙДӘШЕВ, хезмәт ветераны.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *