Сездән күчә безгә милли рух


ТАНЫЛГАН якташыбыз, галим, фольклорчы, мөгаллим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәров иҗатына багышланган “Ягъфәр укулары“ VI край балалар фестивале 15 мартта үткәрелде. Бардага Пермь районы Башкултай авылыннан hәм Барда, Суксун, Октябрь, Чернушка, Березовка районнарыннан күп санлы катнашучылар килде. Фестивальдә Р.Ф. Ягъфәров язган шигырьләр, җырлар, аныӊ әсәрләренә нигезләнгән фольклор hәм театр композицияләре тәкъдим итүче балалар иҗат коллективлары hәм аерым башкаручылар (7 яшьтән 16 яшькә кадәр) катнашты.
Чарага Татарстан Республикасыныӊ мәдәният, сәнгать, әдәбият әhелләре дә чакырылып, алар Барданыӊ истәлекле урыннарында булдылар hәм Р.Ф. Ягъфәровныӊ каберен зиярәт кылдылар. Фестиваль кысаларында фольклор, сәнгатьле уку буенча осталык дәресләре дә уздырылды.
Олы хөрмәтебезгә лаек Рәшит Фәйзрахман улы вафатыннан соӊ (2008 елныӊ 25 августында) дистә елдан артык вакыт үтеп китте. Бу еллар эчендә 5 тапкыр “Ягъфәр укулары“ оештырылды, сагынулар белән сугарылган “Җәгъфәр“, “Сагынылды“ китаплары дөнья күрде, Бардада Ягъфәров урамы барлыкка килде, район “Таӊ“ газетасы редакциясе фасадында hәм Күчтәнти мәктәбендә мемориаль такталар куелды.
Күчтәнти төп мәктәбендә якташыбызга багышланган музей әле үзе исән чагында ук булдырылган иде.
Бәхетебезгә каршы Рәшит абый якташларыныӊ хөрмәтен тоярга соӊармады. Хәзер инде мәктәп тә аныӊ исемен йөртә. Үзенеӊ акыллы киӊәшләре, сабырлы карашы белән ул безне hәрчак озата сыман. Барда районыннан шундый галимебез булуы белән чиксез горурланабыз.
Рәшит Ягъфәров 1946 елда Күчтәнти Баш авылында туа. Белемгә булган сусавы аны Казан каласына китерә. Югары белем алып, кандидатлык диссертациясе яклап гомерен фәнгә, фольклор өйрәнүгә багышлый ул. Дистәләгән китап hәм фәнни мәкалә авторы Рәшит Фәйзрахман улы күпкырлы талант иясе, ул шигырь яза, сәхнәдә уйный, бии дә. Татар халкы мәнфәгатьләрен яклап мәйданнарга чыга, актив рәвештә җәмәгать эше алып бара. Ә иӊ мөhиме Рәшит абый кешелекле, гади hәм ярдәмчел зат иде. Казанга Барда районыннан гына түгел, гомумән Пермь өлкәсеннән белем алырга барган бик күп студентлар Ягъфәровлар гаиләсе ярдәмен тоеп яшәдек. Бер гозеребезне кире какмыйча, үзенә сыендырып, аталарча кайгыртып торды ул. Аӊа мәӊге рәхмәтлебез, бүген дә Рәшит абыйны яхшылык үрнәге итеп искә алабыз.
Фестиваль уӊаеннан районга татар иленнән зур делегация килде.
Казан кунаклары, район җитәкчелеге, җирле җәмәгатьчелек вәкилләре Барданыӊ истәлекле урыннарыннан саналган Габдулла Тукай паркында, Җәмигъ мәчетендә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Тукай паркы райондашларыбызныӊ яраткан урынына әйләнде инде. Берәр каян дус-туганнар юлласа, аларны тамырлары белән безнеӊ якларга береккән бөек шагыйребез hәм ул язган әкият геройлары янына алып киләбез.
Барда Җәмигъ мәчетендә кунакларны имам-мөхтәсиб Марат хаҗи Мозафаров каршы алды. Күрешеп, хәл белешкәч Аллаhы йортына күзәтү ясалды. Марат Нәшәт улы кыскача мәчет эшчәнлеге белән таныштырды.
Өченче тукталышыбыз — Барда зиратында. Ветераннар аллеясында район үсешенә зур өлеш керткән затлар янәшәсендә Рәшит абый кабере дә бар. Аксакалыбыз Рафикъ ага Акманаев мәрхүмебез рухына багышлап коръән укыды, дога кылды. Рәшит Фәйзрахман улы каберенә тере чәчәкләр салынды. Ул hәрвакыт безнеӊ күӊелләрдә, hәрвакыт безнеӊ белән…
Барда мәдәният hәм ял үзәге бу көнне халык күплегеннән гөрләп торды. Фойеда якташыбызныӊ тормыш hәм иҗат юлы тасвирланган бай күргәзмә оештырылган иде.
Чараны “Әссәләмегаләйкүм“ җыры белән яшь талантыбыз Гөлнур Ибраhимова ачып җибәрде.
Җирле телевидениенеӊ Р.Ф. Ягъфәров турындагы фильмы да тәэсирле булды, туган авылыныӊ 400 еллыгына багышланган бәйрәмдә аныӊ соӊгы биюе, соӊгы әӊгәмәсе урын алган иде. Якташыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык…
Сәламләү сүзе белән Барда муниципаль районы башлыгыныӊ беренче урынбасары Т.В. Балтаева, “Барда районы татарлары hәм башкортлары“ иҗтимагый үзәге рәисе С.Н. Назин чыктылар. Алар, чараныӊ мөhимлеген билгеләп, фестивальдә катнашучыларга уӊышлар теләделәр. Сәхнәгә Казан кунаклары чакырылды, иӊ беренче булып Р.Ф. Ягъфәровныӊ улы — Татарстан Республикасы Кинематографистлар союзы рәисе Илдар Ягъфәров сүз алды.
— Бик зур чара оештыргансыз, әтине онытмавыгыз, хөрмәт итүегез өчен гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде ул.
Галимҗан Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтыныӊ халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Гамил кызы Закирова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасыныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов, Татарстан Республикасыныӊ атказанган артисты, Казан театр училищесы укытучысы, “Татарлар“ тапшыруы алып баручысы Инсаф Фарут улы Абдуллин hәм Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы, драматург Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев изге теләкләрен җиткерделәр.
— Сезне халык бәйрәменә әйләнгән “Ягъфәр укулары“ фестивале белән чын күӊелдән тәбрик итәбез.
Ул hәрчак туган ягын сагынды, милләтем, туган телем дип янып яшәде. Рәшит Фәйзрахман улы арабызда булмаса да, аныӊ эше дәвам итә, — диде кунакларыбыз. Д.Х. Салихов Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г.Шәйхразиев исеменнән рәхмәт хаты тапшырды hәм тамашачыларга татар халкыныӊ “Олы юлныӊ тузаны“ җырын бүләк итте.
Рәшит Фәйзрахман улы белән мәктәп hәм студент елларын бергә үткән, шатлык hәм борчуларын бүлешкән якын дусты, җирле шагыйребез Идият Әширов та истәлекләре белән уртаклашты, шигырь укып куандырды.

“Күчтәнти Башта Сабантуй“ дип исемләнгән театр күренеше белән фестивальне ачу хокукы күчтәнтилеләргә бирелде. Алар чыгышында кадерле авылдашларын юксынулары да, ихтирам итүләре дә, җирле сөйләмебез белән баетылган фольклор үрнәкләре дә тулы чагылды.
Укучылар фестивальне көтеп алган, шигырь hәм җырлар, фольклор әсәрләре өйрәнгән, ә нинди матур костюмнар әзерләнгән иде! Тамаша кылучылар чыгышларны алкышлап карады. Бигрәк тә Барда урта мәктәбеннән “Чишмә“ фольклор коллективыныӊ үзләре үк гармунда уйнап башкарган “Су буенда“ фольклор күренеше, Үдик балалар бакчасыныӊ “Су анасы“ театр күренеше, Үдик урта мәктәбеннән “Әбидә кунакта“ фольклор композициясе, Каенавылдан “Сөмбел“ балалар театр коллективы, Сараш урта мәктәбе укучылары чыгышлары хәтергә уелып калды. Шигырь укучы балалар да осталыкларын күрсәтте, булдырдылар. Крайныӊ башка районнарыннан катнашучыларыбыз да кимен куймады. Октябрь районы Янапай авылыннан “Бишек җырлары“, Березовка районы Байтирәк авылыннан “Бака туе“, Чернушка районы Сулмаш төп мәктәбеннән “Көнбагышлар“ фольклор күренешләре күӊелләрдә әле озак сакланыр. Пермь районы Башкултай авылыннан “Күӊелле ял итәбез“ фольклор композициясе искиткеч булды! “Дуслык“ ансамбле чыгышы исә бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасыныӊ мәдәният, сәнгать, әдәбият әhелләре тарафыннан фольклор, сәнгатьле уку буенча осталык дәресләре уздырылды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, җирле шагыйребез Идият Әширов әсәрләре Барда сәхнәсендә дә куелган танылган драматург Данил Салихов белән очрашу оештырды. Биредә мәктәпләрдән татар теле hәм әдәбияты укытучылары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, әдәбият hәм сәнгать белән кызыксынучылар, иҗат белән шөгыльләнүчеләр җыйналды. Әӊгәмә бик җанлы барды, Данил Хәбибрахман улы сорауларга гамьле җавапларын hәм киӊәшләрен бирде. Нәфис сүз юнәлешендәге осталык дәресен алып баручы Инсаф Абдуллин: “Нәтиҗәле эшләдек. Балалар татарча фикер йөртә, милли рух барлыгы сизелә“, дип бик канәгать калуын билгеләде.
Фестиваль тәмам. Киләсе әдәби чараларга әзерләнүдә, үзара мөгаләмәбездә, туган телебезне өйрәнүдә яхшы сабак hәм үрнәк булды ул. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә гасырлардан гасырларга күчкән акыл, тәрбия алымнары, тормыш фәлсәфәсе чагыла. Рәшит Фәйзрахман улы иҗаты әнә шуныӊ өчен дә бай, кабатланмас hәм озын гомерледер.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *