Үрнәк староста

БЫЕЛ «Пермь краенда авыл торак пунктларыныӊ иӊ яхшы старостасы» край конкурсыныӊ муниципаль этабында җиӊүчеләр арасында Төнгүк авылы старостасы Даниф Ибраhим улы Нурсубин да бар.

Ул 500 кешедән артык яшәүчесе булган авыл торак пунктларыныӊ I төркемендә беренче урынга лаек дип танылды. Региональ этапта бу конкурс әле тәмамланмаган, аӊа йомгак соӊрак ясалачак.

Берничә ел элек Д.И. Нурсубин Төнгүк авыл поселениесе депутаты итеп сайлана, 2016 елдан староста вазыйфасын башкара. 1985 елда урта мәктәп тәмамлап, Пермьдә 50нче училищеда радиотехник белгечлеген үзләштерә ул. Туган авылында 1991 елдан башлап яши, йорт җиткергәннәр. Тормыш иптәше Фидания Нәсибулла кызы белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары бар.

— Иӊ беренче урында авылныӊ матурлыгы hәм халык өчен уӊайлы шартлар булдыру дип саныйм. Зиратларны, урамнарны чистарттык, төзекләндердек, сугышта вафат булучылар истәлегенә обелиск ачтык.

Бу изге эштә авылдашлар активлык күрсәтте. Өмәләр оештырдык, тыӊлап үз инструментлары белән Дамир, Алмаз, Әнвәр, Фәрит, Илдар Аковлар, Фуат Усаев, Илнур Юсупов, Мәтдин Шабаев, Илшат, Рафаэль Маматовлар, Рифат Кучукбаев, Дамир, Айнур Нурсубиннар килеп эшләде, бөтен кешене язып бетерерлек тә түгел. Авыл халкы көче белән күперне ремонтладык. Спонсорлар ярдәм итте. Барчасына зур рәхмәт белдерәм. Туган авылымны яратам, яратмасам, шәhәрне ташлап кайтмас идем. Планнарга килсәк, алга таба да яшәгән төбәгебезне карап, тәрбияләп торырга, буш йортлар мәсьәләсен хәл итәргә, чүп үләне – борщевикны юк итәргә кирәк дип уйлыйм. hәр яшәүче үз хуҗалыгын кайгыртсын иде. Иӊ зур сорау – яӊа мәктәп төзү. Ышанам, ул эшләнергә тиеш, — диде Даниф Ибраhим улы.

— Төнгүк территориаль бүлегенә кергән hәр авылда халык сайлап куйган старосталар бар: Төнгүктә Даниф Ибраhим улы Нурсубин, Аклышта Гакиф Мулланур улы Илкәев, Күперле Башапта Рәфил Нәзи улы Исмәгыйлов, Яӊа Казанкада Равил Сәгыйть улы Әгъзамов, Шлик Башта Данил Гани улы Юсупов, Яӊа Чатта Ратмир Мирза улы Кучукбаев. Авылларда булган проблемаларны бергәләп, киӊәшләшеп башкарып чыгабыз. Нинди генә сорау булмасын, старосталарыбыз hәр эшкә җаваплы карыйлар. hәрберсе зур ихтирамга лаек кешеләр. Югарыда аталган конкурста җиӊүчеләр исемлегендә Р.С. Әгъзамов та бар, ул 51дән 100гә кадәр яшәүчесе булган авыл торак пунктларыныӊ III төркемендә беренче урын яулады. Старосталарыбыз туган ягыбызны чын күӊелләреннән яратып, авылларыбызныӊ зур киләчәгенә ышанып, башкаларга үрнәк булып яшәүче шәхесләр. Аларга бик зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. hәрвакыт шулай актив булып калуларын, тазалык-саулык, гаилә иминлеге, бәхет, тормышларында зур уӊышка ирешүләрен телибез, — диде Төнгүк территориаль бүлеге башлыгы Р.Р. Илкәев бу уӊайдан.

Яшәгән төбәгебез күркәм, ямьле булсын. Авылларыбыз чисталыгы үзебезгә бәйле, башкарган эшләребез уӊышка илтсен! Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *