Бердәм эш нәтиҗә бирер

Обеспечивая правопорядокБарда муниципаль районы хокук саклау hәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашында киӊәйтелгән ведомствоара утырышы 21 февральдә уздырылды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 2018 елда законлылык hәм тәртип саклауны тәэмин итү буенча район прокуратурасыныӊ эш йомгаклары, җәмгыять hәм дәүләт тарафыннан гражданнарныӊ хокукларын яклау, Барда районы территориясендә җинаятьләрне кисәтү hәм чик куюда хокук саклау hәм җирле үзидарә органнарыныӊ координацион эшен көчәйтү.
Утырышны Барда районы прокуроры, юстиция өлкән советнигы Мөдәрис Марс улы Сафин алып барды. Ул хокук саклау органнарыныӊ максаты hәм бурычлары белән кыскача таныштырганнан соӊ сүзне үзенеӊ урынбасары, юстиция советнигы И.Е. Клейманга бирде. Илья Евгеньевич узган 2018 елда Барда районында җинаятьчелек торышына анализ ясады. “Хокук саклау органнары тарафыннан чаралар күрелүенә карамастан, җинаятьчелек белән көрәш сферасында, 2017 ел белән чагыштырганда 2018 елда теркәлгән җинаятьләр саны 19 процентка кимесә дә, хәл катлаулы кала, — дип билгеләде. — Узган елда 314 җинаять теркәлгән. Җинаять ясау нәтиҗәсендә 10 кеше гомере өзелгән. Эшләрне ачу вакытында 114 җинаять кылучыныӊ исерек хәлдә булуы, 188 кешенеӊ даими керем алыр урыны булмавы ягъни аларныӊ беркайда да эшләмәве ачыкланган. Авылларда эчкечелек белән шөгыльләнүче гаиләләр белән эшне көчәйтергә иде. Нәкъ шундыйлар криминаль хроника күрсәткечләрен арттыра да инде“, диде ул.
Алга таба утырышны район прокуроры урынбасары, юстиция кече советнигы Р.И. Бакунов чыгышы дәвам итте. “Барлык өстенлекле юнәлешләр буенча район прокуратурасы югары нәтиҗәлелек белән эшләде. 1291 закон бозу очрагы ачыкланган hәм бетерелгән, 180 законсыз хокукый актларга протест белдерелгән, 382 гаепле зат дисциплинар hәм административ җаваплылыкка тартылган“, — диде Ринат Исмәгыйль улы. Хезмәткә түләү, сәламәтлек саклау hәм торак-коммуналь хуҗалыгы сфералары, төзекләндерү эшләре, региональ капиталь ремонт программасы, гражданнарны аварияле торактан күчерү, ятимнәрне торак белән тәэмин итү, экологияне саклау, коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлек белән таныштырды ул.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы полиция подполковнигы И.Ш. Исмәгыйлов та ел йомгаклары турында сөйләде.
РФ Тикшерү комитетыныӊ Пермь крае буенча тикшерү идарәсе Оса районара тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция полковнигы Н.Р. Унанян үз чыгышында хәл итәсе проблемаларныӊ күп булуын билгеләп, алга таба контрольне тагын да көчәйтергә туры киләчәге турында әйтте.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенеӊ Пермь крае буенча баш идарәсе Оса муниципальара филиалы өлкән инспекторы эчке служба майоры И.Н. Балкаева чыгышы да тәртип саклауга кагылды. “2018 елда 342 хөкем ителүче каралган, шул исәптән бер балигъ булмаган яшьтә, 78 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, 58 кеше шартлы сынау срогы белән, 48 кеше төзәтү хезмәтенә тартылган, 51 кеше ирегеннән чикләнгән h.б. 2018 елда кабаттан 17 җинаять ясалган, алар арасында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль белән идарә итүнеӊ 7 очрагы, 5 транспорт чарасын урлап китү, 2 урлау, наркотик матдәләр саклауныӊ бер очрагы h.б. теркәлгән“, диде чыгыш ясаучы. Авыл поселение башлыкларына авыллардагы имин булмаган гаиләләргә күбрәк игътибар бүләргә кирәклеге турында фикерләр яӊгырады.
2018 елда Барда муниципаль районында янгыннар торышы, күзәтчелек hәм профилактик эшчәнлеккә анализ белән Барда районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Ә.Р. Корбангалиев таныштырды. “2018 елда план буенча каралган 25, планнан тыш 24, контрольне көчәйтү максатыннан 36 тикшерү үткәрелгән hәм алар буенча чаралар күрелгән“, — дип билгеләде Әлфис Рәис улы. Ул шулай ук административ-хокукый эшчәнлек, янгыннарны тикшерү hәм законлылыкны саклау, янгыннарга каршы пропаганда алып бару, гражданнар мөрәҗәгате буенча эш алып бару, 2019 елга төп юнәлешләр буенча да сөйләде.
Барда муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Х.Г. Алапанов җинаятьчел күренешләрне туктату hәм кисәтү мәсьәләләре хокук бозуларны профилактикалауныӊ күп дәрәҗәле системасына йогынты ясауны координацияләү буенча ведомствоара комиссия утырышларында каралганлыгын белдерде. Ведомствоара комиссия координацион орган санала hәм эшчәнлеген план нигезендә алып бара. 2018 елда утырышлар наркотикларга каршы юнәлештә, җәмәгать куркынычсызлыгы hәм балигъ булмаганнарны профилактикалау чараларына, җәйге чорда балигъ булмаганнарныӊ ялын hәм шөгылен оештыруга h.б. багышланган. Барда районы территориясендә “Наркотикларныӊ законсыз әйләнешенә каршы тору“, “Барда муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау“, “Барда муниципаль районында экстремизмга каршы тору hәм терроризмны профилактикалау“ программалары тормышка ашырыла. 2018 елныӊ 28 декабрендә наркотикларга каршы комиссия барлыкка килде. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, ятимнәрне торак белән тәэмин итү h.б. кагылган катлаулы сорауларны хәл итү турында сүз алып барылды.
Утырышта авыл поселение башлыклары чыгышлары, фикерләре дә тыӊланды. Территорияләрдә гражданнарныӊ тормышын имин итүдә аларныӊ да өлеше зур.
Ахырда Мөдәрис Марс улы киӊәшмәгә йомгак ясап, алга таба да халык иминлеге өчен бердәм рәвештә нәтиҗәле эшләүләрен сорады.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *