Вәгъдәгә тугрылык саклап

vrachБЕЗ үз гомеребезне тулысы белән ышанып тапшырган профессияләр бар. Аларның берсе — врач. Врач булу — ул һөнәр генә түгел, ә хезмәтеңә үзеңне багышлау, югары максатларга хезмәт итү, дигән сүз. Ьәм моны бары шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр генә эшли ала.
Барда үзәк район больницасы врач-терапевты Олег Габделбәр улы Тляшев нәкъ менә шундыйлардан, аның бәйрәме дә, яллары да юк: кирәк икән, ул беренчеләрдән булып пациентка ярдәмгә килә һәм аны коткару, хәлен җ иңеләйтү өчен барлык мөмкин булганны эшли. 37 ел хезмәт эшчәнлеге дәверендә Олег Габделбәр улы 20000нән күбрәк кабул итү үткәргән, ягъни районның һәр кешесе диярлек анда булган. Әңгәмәдәшем сүзләре буенча, ул беркайчан да медицина хезмәткәре булырмын дип уйламый, дөресрәге буласы да килми. Мондый хәлнең төп сәбәпчесе гомере буе Озын Яланда фельдшер булып эшләгән әнисе — Ленин ордены кавалеры Арсланова Ольга Хәбиб кызы була. Аның үрнәгендә ул бу профессиянең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуын белеп, күреп үсә. Чөнки әнисе аны еш кына үзе белән чакыруларга ала, алар исә көндезен генә түгел, төнлә дә була. Менә шулай кече яшьтән врач булуның бик җаваплы хезмәт икәнлеген, аның ялгышырга хокукы булмавын аңлый.
— Әмма бернәрсәгә карамастан, язмыш миңа юлны үзе күрсәтте, һәм мин врач булдым. Барысы да минем вәгъдә бирүемнән булды һәм аны бозарга хакым юк. Якын дустымның йөрәге начар иде һәм ул моны үзе дә белә, шулай ук тормыштан иртә китәсен дә аңлый иде. Шуңа күрә ул миннән врач булуымны, кешеләр болай иртә үлмәсен өчен бөтен мөмкин булганны эшләвемне үтенде, ә мин вәгъдә бирдем һәм врач булдым. Ул 15 яшендә вафат булды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

О.Тляшев 1970 елда, мәктәптән соң, Пермь дәүләт медицина институтына укырга керә, терапия буенча интернатураны тәмамлагач, 1977 елда Бардага эшкә кайта. Биредә ул булачак остазы Курочкина Антонина Павловна белән таныша. Танылган доктор яшь белгечкә практикада бөтенесен өйрәтә, беркайчан да ярдәм итүдән

баш тартмый, еш кына үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Боларның барысы өчен бүген дә врач-терапевт остазына чиксез рәхмәтле.

Бүген Олег Габделбәр улының участогына Барда җыены мәйданы янындагы урамнар керә: Озын Ялан трактыннан алып больницага кадәр, сельхозтехникадан М.Горький урамына кадәр, шулай ук Иске Чат халкы. Ә бу 1680 рәхмәтле пациент дигән сүз, аларның барысы да врачны хөрмәт итәләр, уңай яктан гына бәялиләр. Ул да үз ягыннан һәркемне игътибар белән тыңлый, киңәшләрен бирә, дәвалый. Доктор хезмәтенең янә бер серен ачты. Ул барлык пациентларының да исемен һәм фамилиясен хәтерендә калдырмый, әмма амбулатор картаны карагач ук, бөтенесен дә хәтеренә төшерә, хәтта авырулар үзләре дә инде онытып беткән балачакта кичергән авыруларын да.

— Мин эшләгән чорда медицина бик нык алга китте. Үзегез уйлап карагыз, элек астматиклар озак яшәмиләр иде, ә хәзер астма белән яшиләр һәм актив тормыш рәвеше алып баралар. Әгәр вакытында мөрәҗәгать итсәләр, хәтта дәваларга мөмкин. Элек ишемия авыруларына, миокард инфарктына операция ясарга мөмкин, дип уйлаган да юк иде. Бүген өметсез авыруларны да тормышка кайтарабыз һәм алар тулы кыйммәт белән яши алалар. Шунысы сөенечле, мондый зур операцияләр кешеләргә яңа тормыш бүләк итә, киләчәккә өмет өсти, — дип уртаклаша үз күзәтүләре белән О.Г.Тляшев. — Әмма шунысын да билгеләми мөмкин түгел, районда яман чир арта, гипертония очраклары ешая, һәм алар яшәрә бара. Иртә барлыкка килгән склероздан кан басымы күтәрелә, хәзер яшьләрдә дә йөрәк, ишемия авырулары, инсульт очраклары күбрәк күзәтелә.

Әңгәмә ахырында Олег Габделбәр улы һәркемгә сәламәтлек теләде, күбрәк хәрәкәт итәргә, азрак йокларга, актив сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска һәм телевизор азрак карарга тәкъдим итте.
Венера АЛАПАНОВА.
Ибраһим Тимганое, фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *