Эшлекле сөйләшү

Сухих осматривает объект23 июльдә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәнсе В.А.Сухих Бардага эш визиты белән килде. Депутатны бассейны белән физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше мәсьәләсе, дөресрәге, эш барышында туган проблемалар кызыксындырды.
Эшлекле очрашуда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Пермь крае башкарма власте, район администрациясе һәм җаваплы оешмалар вәкилләре катнашты, алар арасында Пермь крае Физик культура һәм спорт министры урынбасары Р.А.Садченко, «ГлобалГазНефтеСтрой» ОООсы генераль директоры (генераль подрядчы) Е.Н.Беринцев, «Статус» ОООсы директоры (техник күзәтче) Н.Б.Трухин һәм башкалар бар иде.
Очрашуда катнашучылар бассейнны, спортзалны карадылар, бина коридоры буенча үттеләр. Комплекс өч каттан тора. Зур бассейн 25х11 м мәйданны били (сменага 32 кеше), кечкенәсе — 10х6 м (сменага 15 кеше). Шулай ук объект 30х18 м мәйданда универсаль уен залы, душлар белән чишенү-киенү урыннары, занятиеләр өчен зал, ял бүлмәсе белән сауна, врач кабинеты белән җиһазланачак. Объектта эшләр графигы буенча гомуми төзелеш һәм бизәү-агарту эшләре тиздән тәмамланырга тиеш.
Төзелешнең тоткарлану сәбәпләреннән берсе — ул проект документациясенең төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә туры килмәве. Проект документациясе июнь ахырына кадәр инде әзер булырга тиеш иде. Әмма хәзерге көнгә кадәр ул район администрациясенә тулысынча тапшырылмаган.
Объектны караганнан соң үткәрелгән киңәшмәдә кабат дәүләт экспертизасы үтү, өстәмә эшләрне финанслау, проект-смета документацияләренә төзәтмәләр кертү, барлык эшләрне башкару вакытына һәм тәмамлауга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *