Гасырлар кайтавазы…

И туган тел, hәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым-кайгым минем!

Габдулла Тукай.

 
hәркемгә туган ягы, туып-үскән төбәге күңеленә якындыр ул. Балачактан уйнап үскән болын, тугайлар, су буйлары, авыл урамнары хәтердән китми, hаман саен искә төшеп тора. Ә туган як hәм туган тел төшенчәләре бер-берсенә бик якын бәйләнгән.
Элегрәк өлкән буыннан “Безнең тел матур түгел инде…“ кебек сүзләр ишетергә туры килә иде. Җирле сөйләмебез татар әдәби теленнән күпмедер дәрәҗәдә аерыла, билгеле. Тик белмим, кемгә ничектер, ә миңа үзебезнең карагат, өмеҗе, шартлама, гөлбәдия hәм башка сүзләребез бигрәк матур яңгырый төсле. Әлеге язмамда Барда сөйләше турында сүз куертырга уйлыйм.
“Кыйссаи Йосыф“ дастанында безнең як сөйләше
Студент елларында борынгы татар әдәбияты белән танышканда кызык хәлгә юлыккан идем. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф“ поэмасында безнең сөйләшкә хас сүзләрне укып шаккаттым. Башта “Ничек инде? Каян килеп?“ дигән урынлы сораулар туды. Соңгы елларда әсәрнең 2013 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басмасында тексты хәзерге әдәби телгә күчерелгәнлектән, безнең җирле сөйләштәге бер генә мисалга тап булдым:
 
Мин зәгыйфьне хикмәт таба Син юнәлдер,
Киңәш-хикмәт СӨЙЛӘМӘГӘ илhамландыр,
Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр, —
ниятемне нурың белән балкыт имди.
 

Белгәнебезчә, “сөйләмәгә“ фигыле татар әдәби телендә “сөйләргә“ дип яңгырый. Ә без, Барда районында яшәүчеләр, -рга, -ргә кушымчасы урынына -мага, -мәгә кушымчасын кулланабыз – нәкъ поэмада язылганча! Бу исә безнең җирле телебезнең бик борынгы булуын күрсәтә түгелме соң?
“Пермь төбәгендә төркиләр борынгы заманнан ук яшәгәннәр hәм аларны җирле халык дип күрсәтү фарыз. Пермь татарларының формалашуында төрки халыклардан булган болгарларның роле зур була. Болгарлар Идел буена күчеп утыргач җирле халыкларга шактый йогынты ясаганнар. Шул исәптән Кама буенда яшәүче төркиләргә дә. Пермь төбәгендә табылган археологик истәлекләр шул турыда сөйли. Болгарлар белән Пермь төбәге халыклары арасындагы сәүдә hәм мәдәни бәйләнешләрнең тыгыз булуы Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхретдинов хезмәтләрендә дә күрсәтелә“. Пермь татарларының формалашуында болгарлар, бәҗәнәкләр (печенеги), угызлар (огузы), кыпчаклар, башкортлар, татарлар, нугайлар, типтәрләр катламы катнашкан. Биредә төркиләргә чаклы ук яшәгән угрофин кабиләләре hәм шулай ук бирегә күчеп утырган чирмешләр (марилар), удмурт, мордва, чуваш h.б. халыклар әкренләп татарлар арасында ассимиляцияләнгәннәр, ягъни татарлашканнар“, — дигән фикердә тора тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев. (Пермь татарлары турында//Фәнни тупланма. — Барда, 2000. — 67, 78 б.).

Якташыбыз, филология фәннәре кандидаты Дания Сарманаеваның Пермь татарларының җирле тел үзенчәлекләрен тикшерүгә багышлаган зур хезмәтен — диссертациясен телгә алу да урынлы булыр.
Тел галиме, филология фәннәре докторы Дөрия Рамазанова раславынча, Пермь татарлары сөйләше безнең әдәби телебез формалашуда нигез ташы булып торган урта диалектка карый. Алай гына да түгел, ул урта диалектның читтәге, борынгылыкны аеруча нык саклап килә торган сөйләшләре рәтенә керә. (Пермь татарлары турында // Фәнни тупланма. — Барда, 2000. — 33 б.).
Шулай ук туган ягыбызны өйрәнүче Әмир Фатыйхов “Гәйнә иле“ китабында: “Пермь татарларын формалаштыруда катнашкан зур компонент – кыпчаклар. Төрки кабиләләр арасында күпчелекне тәшкил итеп, алар мишәр hәм себер татарларының килеп чыгышына нигез салганнар, шулай ук башкортларның бер халык булып оешуында катнашканнар“, дигән фикер язып калдыра. (Ә. Фатыйхов. Гәйнә иле // Барда, 2002, — 24 б.).
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Идият Әширов телебез турында галим Мирфатыйх Зәкиев язмаларын хәтеренә төшерде: “Кыйссаи Йосыф“ дастанында безнең як сүзләренең күп булуын шуның белән дә аңлатырга буладыр: әсәр моннан күп еллар (якынча 780) элек язылган. Бу вакытта әле татар әдәби теле, билгеле, формалашмаган. Шуңа күрә кыпчак группасына караган сүзләрнең күп урын алып торуы бәхәссез. Аннан соң, бу кыйссаның төп нөсхәсе, галимнәр әйтүенчә, безнең якларда табылган түгелме соң? Әллә вариантлары гына микән? Ни дисәк тә, безнең як халкы формалашуда кыпчак катламы шактый көчле күренә. “Кый“ дип сөйләү, яки “кый“ кушып сөйләү безгә нугай кабиләсеннән кергән. Белгәнебезчә, татар әдәби теле XIX-XX гасырларда формалашып бетә“, — диде ул.
Бу уңайдан Барда төбәгенең мәшhүр мәгърифәтчесе, “Барда сүзлеге“ авторы Нәзhәт Зимасовның бертуганы Ләбибә Зимасованың да сүзләре игътибарга лаек: “Әниебез Мөнирә Мөхәммәткашаф кызы Булатова (Зимасова) укымышлы гаиләдән була. Ул 1910 елда Түбәнавылда дөньяга килә, туган авылында башлангыч мәктәптә белем ала. Әниебез безгә бик күп әсәрләр укый торган иде. “Кыйссаи Йосыф“та безнеңчәрәк сүзләр булуы истә калган“. Татар халкының йөзек кашы саналган бу әсәр белән безнең якларда таныш булганнар. Мөнирә Булатова да белгән аны, балаларына укыган.
Үзәк район китапханәсендә булган “Кыйссаи Йосыф“ поэмасының 2004 елда нәшер ителгән нөсхәсендә дә безнең якта яңгыраган сүзләр, кызганыч, очрамады. Сәбәбе – “текст хәзерге әдәби телгә Ф.Фәсиев белән А. Нургалиева тарафыннан күчерелгән“ булуда. (Балалар әдәбияты // Хрестоматия. — Казан, 2004. — 7б.). “Кыйссаи Йосыф“ поэмасының безнең як сүзләрен чагылдырган, татар әдәби теленә күчерелмәгән вариантлары бар hәм алар Казан кебек зур шәhәр китапханәләрендә сакланалар дип ышанырга кирәк.
Бу әсәр “Идел буе язма әдәбиятының безнең көннәргә килеп җиткән иң борынгы, XIII йөз әдәби ядкәрләреннән берсе. Ул Идел буе hәм Казан төбәге татарлары арасында аеруча киң таралган, мөгаен, аны белмәгән татар кешесе сирәк булгандыр. Поэма 1839-1917 еллар арасында җитмеш тапкырдан артык басылып чыккан. Мәдрәсәләрдә дәреслек урынына кулланылган, көйләп укылган. Ул гасырлар дәвамында халкыбызга рухи азык булып хезмәт иткән“. (Балалар әдәбияты // Хрестоматия. — Казан, 2004. — 7б.).
Шунысы аеруча игътибарга лаек, “Кыйссаи Йосыф“ поэмасының язылуына якынча 800 елга якын булса, ә аның авторы – Болгар чоры татар әдәбиятының Яңарыш сәхифәләрен ачып җибәргән мәшhүр шагыйрьләребезнең берсе — Кол Галинең тууына 830 еллар вакыт узган“. (Поэт-гуманист Кул Гали // Сборник статей. Казань, 1987. — 3 с.). “Ул кайчан, кайда туган hәм вафат булган – бу хакта төгәл мәгълүматлар юк. Күпчелек галимнәребез шагыйрь якынча 1183 елда Идел буе Болгарстанында туган, XIII йөзнең утызынчы елларында монгол яулары вакытында hәлак булган дип фаразлый. Безнең көннәргә килеп җиткән бердәнбер әсәре — “Кыйссаи Йосыф“ дастаны. Авторның кулъязмаларындагы күрсәтмәләргә таянып, әсәрнең беренче варианты 1212 елда, соңгы редакциясе 1233 елның 12 маенда тәмамланган дип санала. Татарлар яшәгән төбәкләрдән аның 300 гә якын күчермәсе табылуы мәгълүм“. (Н. Хисамов. Кыйссаи Йосыф // Татар энциклопедиясе. — Казан, 2012. — 620 б.).
Поэмада төп фикер — “Язмыш мәсьәләсе, Аллаhы Тәгаләнең кодрәтен күрсәтү беренче планда тора. Аллаhы Тәгалә Йосыфның киләчәктә патша булачагын аңа 11 яшендә үк белгертеп куя. Ләкин егеткә җиңел язмыш бүләк итми, герой күптөрле каршылыклар, авыр сынаулар аша уза. Бу юкка түгел. Шушы авыр язмыш кысалары эчендә Кол Гали укучыга гадел патша, мәхәббәткә тугрылык, максатка ирешүдә түземлелек hәм сабырлык кебек гасырлар төпкеленнән килә торган югары әхлак нормаларын сеңдерә“. (Балалар әдәбияты // Хрестоматия. — Казан, 2004. — 8 б.).
“Фест дисбесе“ндә гәйнә сөйләше чагылышы
Бу язмамда безнең җирле сөйләшебезнең борынгы булуы, тамырлары тирәнгә китүе турында сүз алып барам. Моның шулай икәнен расларга теләгән тагын бер чыганак — “Фест дисбесе“. “1908 елның 3 июлендә, Крит утравындагы Фест шәhәре янында борынгы сарай калдыкларын казыганда, Италия археологы Л.Пернье эшчеләре түгәрәк такта табалар. Кызыл балчыктан изеп, әвәләп ясалган тактаның диаметры 158–165 мм, калынлыгы 16–21 мм була. Тактаның ике ягына да ниндидер билгеләр, рәсемнәр төшерелгән була. Түгәрәкнең ике ягында да 45 төрдәге 242 рәсем-билге бар. Фәнни әдәбиятта бу тактаны русча “Фестский диск“ дип йөртәләр.

«Фестский диск» и татарский язык
Правая сторона Фестского диска

Дисбе табылган борынгы Фест сарае безнең эрага кадәр 1700 елларда җимерелгән. Язулы такта да шул чорларда иҗат ителгән дип исәпләнелә. Икенче төрле әйткәндә, бу түгәрәк такта кисәге моннан 3680–3700 еллар элек барлыкка килгән дигән сүз. Хәзерге көндә Фест дисбесе Крит утравының башкаласы Ираклион шәhәре музеенда саклана.
Фест дисбесе табылган көннән башлап бик күп галимнәр аның серенә төшенергә тырышып караганнар, ләкин дисбе әлегә кадәр укылмаган исәпләнелә. Болгария галиме В.Георгиев язганча, Фест дисбесе турында йөздән артык хезмәт бастырылган hәм йөздән артык кеше аның серле язуын укып, үз аңлатмасын тәкъдим итеп караган.
Ничек кенә аңлатмаганнар да, нинди генә телләрдә укып карамаганнар дисбедәге сүзләрне! Бу түгәрәк балчык кисәге кинәт “сөйли“ башласа, күпме сер, күпме яңалык ачылыр иде дөнья тарихы өчен! Ләкин “бу язуны уку безнең кулдан килә торган эш түгел“ ди инглиз галиме Дж. Чедуик. Икенче бер инглиз галиме, Крит археологиясе белгече Дж. Пендлбери бу хакта сүз кузгатып торуны да кирәксез саный. Моннан өч-дүрт мең еллар элек яшәгән кешеләр ясап калдырган әлеге ребусны исә хәтта атаклы галимнәр дә укый алмаган. Сәбәбе нидә соң? Иң беренче сәбәп шул: дисбедәге язуның нинди телдә булуы билгеле түгел“. (Н. Фәттах. Сайланма әсәрләр, 5 том. —
Казан, 2002. — 98-99 б.).
Татар язучысы, галими зат Нурихан Фәттах дисбе белән беренче мәртәбә 1974 елда очраша hәм анда зур кызыксыну уяна. Ул бу язуларның төрки булырга тиешлегенә инана, сизә. Озак еллар буе алып барган тырышлыгы юкка китми, ул үз алымын кулланып дисбедәге сүзләрне укый hәм бу турыда 1986 елда “Казан утлары“ журналында “Фест дисбесенең сере“ дигән мәкаләсендә язып чыга. “Язуларның эчтәлегеннән күренгәнчә, бу юка балчык кисәге борынгы гыйбадәтханәләрдә корбан (ант), хәер-сәдака биргәндә hәм кайбер бүтән дини йолаларны башкарганда кулланылган булырга тиеш“, — ди ул. Олпат язучы укыган сүзләр арасында берничә безнең як сүзе (!) булуы тагын бер могҗиза. МӨГЕШ сүзе, Нурихан ага аны “татар әдәби телендә диалекталь сүз исәпләнелә“, дип язып та куя. Без даими кулланган тагын бер сүз – НИМӘ. Автор “Гайнә татарларында нимә “әйбер“ дигәнне белдерә“, ди. Чираттагы сүз – КӘМӘ. Галими зат “татар әдәби телендә “көймә“ булган сүз алтай, телеут, казакъ, сагай, койбал телләрендә кәмә дип атала. Татар теленең Минзәлә, Бөре, Гәйнә сөйләшләрендә – кәмә“, дип искәртә. (Н. Фәттах. Сайланма әсәрләр, 5 том. — Казан, 2002. — 8, 114 -117 б.). hәм бу сүзләр барысы да Н. Зимасовның “Барда сүзлеге“ндә урын алган. Монда нинди бәйләнеш бар? Бусын инде тарихчылар hәм тел галимнәре исбатлар, ә без фаразлыйбыз гына. Еракта калган тарихта ниләр генә булмагандыр. Шулай да безнең сөйләшебезнең борынгы булуы бәхәссез. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле райондашлар?
Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *