Үзеңнеке — үзәктә яки үзенчәлекле барда сөйләше хакында

Кол Гали - известный булгарский поэт (примерные годы жизни 1183-1236)
Кол Гали (якынча 1183-1236). Күренекле болгар шагыйре.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, ягъни 26 апрельдә бөтен татар җәмәгатьчелеге Туган тел көнен билгеләп үтә. Билгеле ки, мәгариф hәм мәдәният өлкәләрендә бу уңайдан төрле чаралар уздырыла. Без исә үзебез аралашкан кабатланмас барда сөйләше турында сүз алып баруны дәвам итәбез.

Бу өлкәдә озак еллар дәвамында нигезле эш алып барыла. Сараш авылында туыпүскән райондашыбыз Сарманаева Дания Мирhаҗ кызы (1917-1977) 1950 елдаУрта Урал татарлары теленең диалекталь үзенчәлекләредигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Барда районыннан фән кандидаты исемен алуга ирешкән беренче галимә була ул. Туган як тарихын өйрәнүче Әмир ага Фатыйхов үзенең “Гәйнә иле“ китабында аның турында: “Пермь татарлары сөйләшен өчкә — Барда, Уинск hәм Красноуфим-Манчаж сөйләшләренә бүлеп тикшерә. Беренчесен ул татар теленең урта диалекты, икенчесен көнбатыш (мишәр) диалекты, өченчесен — барлык диалектларның да үзенчәлекләрен үз эченә алган катнаш диалект итеп карый… Без үз телебезнең казан татарлары теленең бер диалекты икәнен таныган хәлдә аның әдәби телдән нык аерылуын, мишәрчә сүзләрне мул куллануыбызны (бөгөн, итмәк, өй диясе урында ү, буяу урнына сырлау h.б.), кайбер очракларда бөтенләй бүтәнчә (мишәрчә) “сүләшә“ башлавыбызны үзебез дә абайлыйбыз. Районыбызның мәшhүр галимәсе Дания Сарманаева безнең сөйләшне өчкә бүлеп дөрес эшләгән дип уйларга кирәк,“- дип яза. (21-22 битләр).

Әмир ага китабын алга таба укыйм. “Телче-диалектологлар пермь татарларының теле мишәрләр hәм себер татарлары телләренә якын тора дип язалар икән, без бу якынлыкны читтән көчләп күчерелгән йомышлы татар-мишәрләр алып килгән үзенчәлек итеп түгел, ә борын-борыннан шушында яшәгән, Идел буеннан hәм Себердән килгән кавемнәрнең көчле йогынтысына карамастан, үзләренең иске (архаик) сыйфатларын да саклап киләләр, дип кабул итәргә тиешбез,“ — ди ул. (22 бит).

Китапта тагын мондый юллар бар: “Гәйнә сөйләшенең үзенчәлекләре турында сүз чыккан саен бер нәрсә искә төшеп тора:

Килең, бу Йосыфка су бирең“, “моны үлтермәң“, монда бер козок бар, шул козокка ташлаң…“

Йосыф hәм Зөләйха мәхәббәтенә багышланган зур әсәр өчен әллә ни әhәмияте булмаган шушы ике җөмлә ничек хәтердән чыкмый диген. Ятлыйм, дисәң, анда йокыларыңны алырдай нәрсәләр азмыни? …Ник дисәң, әнә шул безнең гәйнә кешеләренең әле бүген дә килегез диясе урында “килең“ дип сөйләшкәннәре өчен икән. Дөньяда җиде-ун миллион татар булып, тик безнең төбәктә (гәйнә hәм бөре сөйләшләрендә) генә шушы сүзләр сакланган.

Ә “шайтан адәмгә әшкәрә дошман торыр“ы? Татар теленең диалектологик сүзлеген кулыгызга алыгыз, “әшкәрә“ сүзен карагыз: фарсыдан дип күрсәтелгән сүз тик бер гәйнә сөйләшендә генә тамырлашып калган. Нәрсә бу? Иран кадәр җирдән аны Алтын Урда башкаласы Сарайга (әсәр шунда язылган), аннан Гәйнә иленә кем алып килгән? Ай-hай бу тарих…“ (“Гәйнә иле“ — 24-25 битләр).

Әшкәрә сүзе турында Нәзhәт Зимасовның “Барда сүзлеге“ннән карыйм. “Әшкәрә, әшкәрә былыу — фаш ителү, ачык, билгеле булу (фарсыча — ашкара). Әшкәрә былды тегеләргә — угата ашкындыларый кый“, (Барда — 2005 ел, 16 бит) дип язылган. Әшкәрә дигән сүзнең безнең якларда булуын беләбез, бигрәк тә аны сөйләмендә өлкән буын уңышлы куллана. Көтелмәгәнрәк хәл булганда яки хәбәр ишеткәндә әйтәләр төсле. Мисал өчен, “Сыер игез бозау китерде, әшкәрә былды“, яисә “Сабантуй җылы аяз көнгә туры килде, әшкәрә былды“ кебек җөмләләрдә.

Гәйнә иленең бик борынгы заманнар белән бәйләнешен иске ай исемнәре (хут, хәмәл, сәүер h.б.), көн исемнәре (туган көн, атлаган көн, кан көн h.б.), күп төрле ырымнар, йолалар да искәртеп тора“. (“Гәйнә иле“ — 25 бит).

Пермь ягы сөйләшен өйрәнгән икенче бер хатын-кыз галимә Дария Рамазанова “Милли-мәдәни мирасыбыз. Пермь татарлары. Барда“ (Казан — 2017) китабының “Тол буендагы тел бизәкләре“ хезмәтендә борынгы болгар теле белән Барда сөйләше арасындагы уртаклыкка туктала: “Барда төбәге татарлары сөйләшенең болгар чоры белән бәйләп карый торган үзенчәлекләре күп табыла. Гомумән, Пермь татарларының болгарлар белән бәйле булуы турында ышанычлы фактлар бик күп,“ — ди hәм мисаллар да китерә: “Инфинитивның — мага, — мәгә формасы татар теленең борынгы язма истәлекләрендә (“Йосыф вә Зөләйха“, Мөхәммәдьяр поэмалары h. б.) дә күзәтелә. Ул татар язма әдәби телендә XX йөзгә хәтле кулланылып килгән. Хәзер бу форма, әдәби норма булып саналмаса да, җирле сөйләшүләрдә саклануын дәвам итә. … Икенче зат күплектәге боерык фигыльне — ың, — ең, — ң кушымчалары белән формалаштыруның үрнәкләрен борынгы татар әдәбиятыннан да китерергә мөмкин:

Йосыф әйде: “Йә кардәшләр! Боны кылмаң

Шәйтан сүзенә гомраh улып, аңа оемаң,

Бәнем тәнем горьян кылып, туным суймаң

Ата хакын, кардәш миhрен саклаң имди.“

Шунысын билгеләү мөhим,
Д. Рамазанова игътибарга алган зур күләмле шигъри әсәр “Кыйссаи Йосыф“ XIII гасырда, ягъни 1233 елда язылып тәмамлана. Халкыбызның иң асыл җәүhәрләреннән санала ул. Авторы — галим, фикер иясе hәм шагыйрь Кол Гали. Бу китапның безнең якларда да табылуы аеруча тирән әhәмияткә ия. “Кыйссаи Йосыф“ кулъязмаларының hәр ике редакциясе башлыча Урта Идел hәм Урал буеның болгар-татар җирлегендә генә таралган булуы, тик шунда гына күпләп табылуы берничек тә инкяр ителә алмый торган объектив hәм бәхәссез күренеш“, — дип языла “Кыйссаи Йосыф“ китабында (Казан — 1983).

Барда сөйләше турында фикерләрен белү өчен районда татар теле hәм әдәбиятын укытучыларга, җирле шагыйребезгә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Нәсимә Урстемирова, лаеклы ялдагы укытучы, 20 елдан артык татар теле укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләгән:

— Бу тәңгәллек. Бу якларда гомер бакый болгар татарлары яшәгән. Борынгы безнең телебез. Уртаклык бар, телебез уртак. Тел камилләшә, аны туктатып булмый. Байлык, тамак дип уйлаучыларга тел кирәкмидер ул. Рухи байлык турында сүз бара. Барда сөйләшен, туган ягыбыз тарихын өйрәнгән затларыбыз Дания Сарманаева, Әмир Фатыйховларга олы рәхмәт. Бер фән икенчесенә, бер тел икенчесенә комачауламый ул. Туган телебезне саклыйк, иманны бетерә күрмик.

Раушания Туктамышева, татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе:

— Безнең барда сөйләше урта диалектка карый. Шушы (гәйнә) сөйләше вәкилләре үз бабаларыбызның борынгы җирендә яшиләр. hәр төбәккә хас булганча, безнең район сөйләшендә дә шактый үзгәлек бар. Кайбер диалекталь үзенчәлекләргә ия булса да, җирле халкыбызның теле башка телләрдән алынмалар белән чуарланмаган, үзенең табигыйлеген, сафлыгын саклап калган. Диалекталь сүзләр әдәби телне баеталар. Диалектизмнар — сөйләмебезнең матур бер бизәге. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул — төзәтүләрсез, ничек бар булса, шул килеш кабул ителергә тиеш. Шулай булгач, диалектизмнардан йөз чөерергә хакыбыз юк булып чыга. Күңелем белән мин әдәби сөйләмнең иң дөрес, матур сөйләм икәнлегенә ышансам да, үзебезчә сөйләүне бөтенләе белән юкка чыгару дөрес түгел дип саныйм.

Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк: үрнәк сөйләм — әдәби сөйләм. Бер яктан диалекталь сүзләр әдәби телне баетуга ярдәм итсәләр, икенче яктан, әдәби тел үзе дә диалектларга нык үтеп керә, андагы җирле лексиканы hәм фонетик-грамматик формаларны әкренләп кысрыклап чыгара. Шунысын да әйтәсе килә, Казан дәүләт университетында укыганда укытучыбыз
Ф.С. Сафиуллина: “Барда татарлары сөйләшендә инфинитив фигыльнең архаик (иске) формасы, ягъни — мага, — мәгә кушымчалары сакланып калган. Әдәби телдә -ырга, -ергә кушымчалары кулланыла. Мәсәлән, барырга урынына бармага,“ — диюе истә калган.

Идият Әширов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы:

— Безнең тамырыбыз — төркиләр. Төрки тел белән аерымлык күп түгел, аерма хәрефләрдә генә. Мәсәлән, төрки телдә — киз, бездә — кыз. Язучы Фәүзия Бәйрәмова фикере үзенчәлекле: “Сезнең тарих беркемгә дә охшамаган, үзе бер кызыклы тарих, әле өйрәнелмәгән. Хәтта борынгырак кабиләләр килеп урнашканнар. Төрки кабиләләрне, фин-угор кабиләләрен кысрыклаганнар, кушылганнар, кайсы күчеп киткән,“ дигән иде. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф“ әсәрендә безнең сөйләш белән охшаш сүзләр булуы, минемчә, безнең якка килеп утырган төркиләрнең борынгырак чорга каравын күрсәтә. Уртаклык турында сүз бара. Әдәби тел нормасы итеп Казан тирәсе сөйләме алына. Үзебезнең сөйләштән оялырга түгел, ә горурланырга да хакыбыз бар. Безнең телебез — Йосыф вә Зөләйха теле, дисәк тә була,“ — ди.

Тарихыбыз, телебез турында Идият абый иҗатында да чагылдыра:

Безне, Барда татарларын,

Кемгә генә кертмиләр.

Тарихыбыз төпкелендә

Угро-финнар … төркиләр.

hуннар нигез салган, диләр,

Атилла оныклары.

Табыла тора шул чорның

Ук, сөңге сыныклары.

Тамырларда кемнәр каны?

Болгар, нугай, кыпчакмы?

Кемнәр яккан бу җирдә

Иң беренче учакны?“ — дип сорау куя ул “Төркиләр без“ шигырендә.

Галимҗан Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин “Милли-мәдәни мирасыбыз. Пермь татарлары. Барда“ (Казан — 2017) дигән китапка язган кереш сүзендә “Д.Б. Рамазанова инде 50 елга якын Пермь крае татарларының сөйләшен өйрәнә. Шунысы характерлы, автор, халыкның теле аның тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән, дигән карарны дәлилләп, Пермь татарларының тарихын ныклап өйрәнә, Мәскәү, Уфа, Пермь архивларында күпсанлы документлар белән таныша, пермь сөйләшенең, шул исәптән Барда төбәгенең дә, тел үзенчәлекләрендә болгар чоры әдәби теле (мәсәлән, “Кыйссаи Йосыф“ әсәре теле) белән уртак билгеләре булуын ачыклый. Татарстаннан читтә, башка халыклар чолганышында формалашуына карамастан, әлеге сөйләштә борынгы үзенчәлекләрнең тотрыклылыгын нигезли… Экспедициядә катнашкан телче галимнәр, нәтиҗә ясап, барда сөйләше, hичшиксез, татар теленең урта диалектына караучы бер үзенчәлекле сөйләш, дигән фикерне үткәрәләр. Сәнгатьче, фольклорчы галимнәребез үз якларыннан бу фикерне раслыйлар“, — дип яза.

Телче галимнәребез фикере әнә шундый. Әле башка төрле чыганакларны да мисал итеп китерергә булыр иде. Алар барысы да барда сөйләшенең борынгы hәм үзенчәлекле булуы турында әйтә. Инде сигез гасырдан артык халык күңелендә яшәүче бөек “Кыйссаи Йосыф“ поэмасы теле белән уртаклыгы бар икән, димәк, безнең җирле телебез төшеп калганнардан түгел, ә кадерле hәм газиз булырга хаклы. Тарих шуны раслый.

Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *