Мәктәпкә яңа автобус

Новый автобус для Брюзлинской школыБу атнада Бөреҗле поселениесендә шатлыклы вакыйга булды, төп мәктәпкә яңа ПАЗ 32053 — 70 автобусы тапшырылды. Хәзерге вакытта 56 укучының 27се Сөҗән, Батырбай авылларыннан көндәлек йөртелеп укытыла.
— Бу көнне Бөреҗледә күптән көттеләр. Элеккеге автобусның эксплуатация срогы узган иде. Укучылар мәктәп турында уйласыннар, төпле белем алсыннар, — дип Барда муниципаль районы башлыгы С. М. Ибраев 22 урынлы яңа автобуска ачкыч һәм сертификатны мәктәп директоры Р. К. Уртабаевага тапшырды.
— Балалар турында кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Автобус укучыларга укырга йөрү өчен генә түгел, ә төрле конкурс, олимпиада, спорт чараларына бару өчен дә бик кирәк. Нәтиҗәләребез яхшы, алга таба уңышларыбыз тагын да күбрәк булсын, — дип Рәхинә Кашиф кызы район башлыгы С. М. Ибраевка, Земство Җыелышы депутатларына, мәгариф идарәсенә рәхмәт хисләрен җиткерде. Аның сүзләренә ата-аналар, балалар үзләре дә кушылды. Укучылар исә рәхмәтләрен шигырь юлларына салганнар.
Котлау сүзләре белән район мәгариф бүлеге начальнигы И. Ә. Тляшев, Земство Җыелышы депутаты Р. Н. Маматов, Бөреҗле авыл поселениесе башлыгы Н. А. Киндяшев чыгыш ясады. Алар балаларның тырышып укуларын, юлларда исән-имин йөрүләрен теләделәр.
Узган ел яңа автобус Үдик урта мәктәбенә алынган булган. Мәктәпләрне яңа техника белән тәэмин итү алга таба да уңышлы дәвам итсен.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *