Яңа техника

 КО-505 А«БАРДА» торак-коммуналь хуҗалыгына яңа махсус вакуумлы К0-505 коммуналь машинасы алынды. Муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев коллектив алдында предприятие җитәкчесе Ф.З. Иткиновка ачкыч тапшырды. «Сез мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз — район үзәгенә коммуналь хезмәт күрсәтәсез. Җирле бюджет хисабына алынган бу техника нәтиҗәле эшләсен», — дип уңышлар теләде. Бу теләкләргә район башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, Барда авыл поселениесе башлыгы Д.Г. Зарипов та кушылды: «Поселение үсә, яшәүчеләр саны арта, халыкка хезмәт күрсәтүдә мөмкинлекләр тудырылуы — уңай күрсәткеч. Тереклек тәэмин итүче системада өзеклекләр булмасын», — диделәр.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *