Яңа спорт мәйданчыгы ачылды


12 декабрьдә Беренче Әрҗән авылында истәлекле чара булды – яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанада район җитәкчелеге, спорт hәм физик тәрбия өчен җаваплы затлар, авыл халкы, укучылар катнашты.
Массакүләм спортны үстерү hәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – муниципалитетның иң мөhим бурычларыннан санала. Әлеге объект төзелеше Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов инициативасы белән планлаштырыла hәм кыска вакыт эчендә төзелеп файдалануга хәзер була.
Төзелеш эшләре Пермь крае губернаторы М.Г. Решетников, “Спортивное Прикамье“ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Пермь крае Спорт hәм физик тәрбия министрлыгы, шулай ук Барда муниципаль районы администрациясе hәм Земство Җыелышы ярдәме белән алып барылды. Эшләрне Р.Р. Гайсин җитәкләгән “Стройподряд“ ОООсы башкарды. Әйтергә кирәк, хоккей тартмасы булган бу спорт корылмасы — районда инде бишенчесе.

Хоккей мәйданчыгын файдалануга тапшыру чарасында котлау сүзләре белән Сергей Миннихан улы, Хәлил Газбулла улы, Әрҗән авыл поселениесе башлыгы
Р.Х. Мөрсәлимов, 23 сайлау округы буенча депутат В.А. Сухих исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева, “Стройподряд“ ОООсы директоры Р.Р. Гайсин мөрәҗәгать итте.
— Хөрмәтле Әрҗән авылы халкы, райондашлар! Бүгенге шатлыклы вакыйга уңаеннан сезне кайнар котлыйбыз. Бу спорт корылмасы hәрвакыт кулланылышта булсын, аннан халык өзелмәсен. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, — дип изге теләкләрен теләделәр алар.
Яңа объектны файдалануга тапшыру символы буларак кызыл тасма кисү, РФ Дәүләт гимнын яңгырату, котлау, рәхмәт сүзләре, алкышлар – барысы да булды бу көнне. Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе диреторы Р.Р. Батыркаевка район администрациясе hәм Земство Җыелышы депутатлары ярдәме белән алынган спорт экипировкасы тапшырылды. Шул ук көнне Барда hәм Сараш авыл поселениеләре балалар командалары арасында иптәшләрчә матч оештырылды hәм ул бардалылар файдасына тугызга бер исәбе белән тәмамланды.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *