Онытылмас вакытлар, онытылмас фильмнар

Рашит МАМАТОВБез, бүгенге өлкән буын кешеләре, совет чорында төшерелгән фильмнарны карап, аларның геройлары рухында тәрбияләнеп үстек. Ул вакытта совет кино сәнгате, чыннан да, халыкны тәрбияләүче дә, оештыручы да иде. В.И.Ленин «Сәнгать төрләренең иң мөһиме — кино сәнгате» дигән сүзләрен юктан гына әйтмәгәндер. Хәтердә, авылга кино килсә, ул көн чын бәйрәм шикелле була, бар халык шатланып, гәпләшә-гәпләшә клубка кино карарга ашыга иде. Сугыштан соңгы елларда тавышсыз кинолар күрсәтелгән вакытлар да истә. Экранда артистлар сөйләшәләр, тик тавышлары чыкмый, астарак сүзләре генә язылып бара иде.
1948-1950 елларда тавышлы кино күрсәтүче проекторлар барлыкка килде. Әмма аңа карап фильмнарның сыйфаты үзгәрмәде, барыбер түбән калды: тавышлары ачык аңлашылмый, экранның яктыртылышы да начар иде. Авылларда ул вакытта электр утлары юк, ток чыганагы булып Л-3 маркалы двигатель исәпләнә, аңа беркетелгән генератор 127 вольт көчәнеш бирә иде. Аппаратлар еш ватыла, аларга запас частьләр табу кыен. Ә Барда кинотеатрында аппаратура әйбәт, кино күрсәтү сыйфаты яхшы, шуңа күрә без, малайлар, Төнгүктән җәяүләп Бардага кино карарга йөри идек. Ул чактагы фильмнарны яратмаган, сокланып карамаган кеше дә булмагандыр. «Повесть о настоящем человеке», «Смелые люди», «Веселые ребята», «Партизанская искра», «Молодая гвардия», «АлександрМатросов»… Зал тамашачылар белән тулы була иде.
Без үскәндә киномеханик эше мактаулылардан саналды. Шул чордагы билгеле киномеханиклар Сараштан Хөсәен абый Тимганов, Фуат абый Шәрипов, Таныптан Харис абый Тәүкәлов булды. Без
аларның кино алып килүен түземсезлек белән көтеп ала идек.
Ни дисә» дә, без, өлкән буын кешеләре, клубларда, мәдәният йортларында булган фильмнарны карап үстек. Аларда сурәтләнгән вакыйгалар, артистларның уены, экраннан яңгыраган матур җырлар безгә тәрбия бирде, матурлыкка соклану һәм мәхәббәт тәрбияләде. Без әле бүген дә шул фильмнарны сагынабыз, чөнки алар чын фильмнар иде.
1956-1957 елларда барыбыз да яратып кабул иткән «Солдат Иван Бровкин» һәм «Иван Бровкин на целине» комедияләре чыкты. Аларны бөтен ил буенча күпме тамашачы карагандыр, ике фильм да искиткеч кызыклы, образлары истә калырлык һәм күңелгә якын иде.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда авыл мәдәният йортларында яңа типтагы сыйфатлы аппаратура урнаштырылды, хәзер инде кино күрсәтү сыйфаты шәһәрдәгедән калышмый иде. Бу киномеханиклар ө чен дә, авыл халкы өчен дә сөенеч булды. Тавыш чип-чиста, көчле чыга, экранның яктыртылу дәрәҗәсе дә искиткеч иде.
Ул елларда кино заллары һәрчак тулы булды. Халык һәр яңа совет фильмын да, чит илдә эшләнгәннәрен дә, бигрәк тә һиндстан фильмнарын көтеп ала иде. Мин үзем кино сәнгатен бик тә яраттым. 1956-1957 елларда Саратовта киномеханиклар мәктәбендә укуым да шуның нәтиҗәсе булды.
Элек әйбәт аппаратура белән күчмә район кинопередвижкасы бар иде. Армия сафларына киткәнче авыллар буенча кинофильм күрсәтеп йөрергә туры килде. Өч ел хезмәт итеп кайткач, янә эшемне дәвам иттем. Кино сәнгате белән бәйле кеше булуым өчен бүген дә горурланам. Район кино челтәре директорлары булып эшләгән М.Гильмушарипов, Алексей Баранов, Камил Вәлиуллин, Назимә Әмирова, Михаил Ефимов, Вениамин Белоусов, Лидия Мусина, Людмила Баженова, Мәҗит Дускаев, Миңгали Балтаевларны бик яхшы хәтерлим һәм һәрчак ихтирам белән искә алам. Безнең Төнгүк авылыннан берничә кеше киномеханик белгечлеген сайладылар һәм бу эшкә күп елларын багышладылар. Алар — Рәмис Маматов, Минимулла Маматов, Исрафил Максиев, Хәмит Максиев.
Еллар үтү белән кино сәнгате тагын да яхшырак фильмнар тәкъдим итте, авылда кино күрсәтү дә яхшырды. Аппаратуралар авыл саен урнаштырылды. Мин үзем кино эшен соңыннан колхоз эше белән бәйләдем. Көндез авыл хуҗалыгы машиналары паркында эшләдем. Урып-җыю чорында комбайнга утыра идем. Барлык машиналарны ремонтлап, кышкы саклауга куя идек. Ел саен районда беренчелекне алып бара идек. Ә кичләрен клубта кино күрсәтә һәм үзешчән сәнгатьтә катнаша идем. Кырык алты ел шулай мәдәният йорты белән колхоз арасында үтеп тә киткән.
һәрберебезгә мәгълүм: видеоаппаратура һәм телевидение көндәлек тормышыбызга кереп киткәч, мәдәният йортларына, кинотеатрларга, кино карарга йөрүчеләр сирәгәйде һәм бу профессия бөтенләй югалып калган сыман калды.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дибез. Районда кино сәнгате тарихын, хөкүмәтебезнең зур бүләкләренә лаек булган бу һөнәр ияләрен — коллегаларым: Павел Глухих, Рәүхәт Тубатов, Мөршидә Акбашева, Гарифен Надыров, Людмила Баженовага һәм башка, бик күпләргә гомер буена зур ихтирам хисләре саклыйм.
II Әрҗәннән Кәлимулла Габдушевны, Уймуждан Гаптрәхим Галинны, Сараштан Гарифҗан Мәсәгутовны, Күчтәнтидән Флера Хисмәтуллинаны, Байавылдан Илгизәр Мусалевны, Бөреҗледән Наил Мәүлетовны, Яңа Казанкадан Фәрит Халитовны, Каенавылдан Исмәгыйль Батыровны, Сөҗәннән Ситдиха Яппарованы, озак еллар Барда киночелтәрендә армый-талмый эшләүчеләр — кино хезмәте буенча инженер Павел Глухих, бухгалтер Нәсимә Сөбхәнгулова, кино челтәренең рәссамы Сәйханә Абдулова, кассир-плановик Зоя Ковальчук, «Космос» кинотеатрының армас-талмас киномеханиклары Фәрит Мәүлекаев һәм Ринат Хөсәенов… Россия киносы елы — безнең хатирәләрне яңарту өчен сәбәп ул.
Кино сәнгате тармагында эшләгән коллегаларым, сезне Россия киносы елы белән ихлас күңелдән котлыйм. Эшегездә һәм гаилә тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим.
Рәшит МАМАТОВ, Россиянең почетлы кинематографисты, 1 категорияле киномеханик, хезмәт ветераны.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *